Мөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсен - (14 еннән 15 енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Быел Бәраәт кичәсе 1-2 июньгә туры килә.
Әлеге кичә - гөнаһлардан котылу, иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган чор. Бу вакытта Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтен, язмышын билгели, дип кабул ителгән. Шунлыктан мөселманнар бу кичәдә дога кылалар, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака өләшәләр, һәрдаими гыйбәдәттә, изгелеккә булырга тырышалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам болай дигән: "Шәгьб
...
Читать дальше »