Мөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсен - (14 еннән 15 енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Быел Бәраәт кичәсе 1-2 июньгә туры килә.
Әлеге кичә - гөнаһлардан котылу, иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган чор. Бу вакытта Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтен, язмышын билгели, дип кабул ителгән. Шунлыктан мөселманнар бу кичәдә дога кылалар, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака өләшәләр, һәрдаими гыйбәдәттә, изгелеккә булырга тырышалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам болай дигән: "Шәгьбан аеның 14-15нче кичен (Бәраәт кичәсен) гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичәне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: "Юкмы гафу сораучы, аны гафу итим. Юкмы ризык сораучы, аны ризыкландырыйм. Юкмы кайгылы вә авыру кеше, шифасын бирим. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар, бирим”, - дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам әйткәнчә, Бәраәт – догалар һәм теләкләр кабул була торган бер кичә. Бу мөбарәк кичәне мөмкин кадәр үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә әнә шундый мөмкинлек бирәдер, шул рәвешчә яраткан бәндәләренә олы рәхмәтен саладыр. Шөкер итик тә, догада, гыйбадәттә булыйк.
|