2015 елның 1нче мартында Тукай авылы мәхәлләсе иҗтимагый киңәшмәсенең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәне яшь имамыбыз Рәис хәзрәт Арифуллин Коръән укудан башлады. Аннан соң сүзне Наил хәзрәт Җамалутдинов алды. Ул ватан белән туган җирне сөю турында сөйләде һәм мәдрәсәнең укыту эшләре белән таныштырды. Шуннан соң сүзне район җыелышы депутаты, мәдрәсәнең попечительлар шурасы рәисе Әгъзам хаҗи Шакиров алды. Ул мәдрәсәдә үткән айдагы эшләр белән таныштырды һәм хисап ясады. Утырышта мәхәллә тормышына кагылышлы күп сораулар каралды һәм киләчәккә максатлар куелды.