Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 26.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Май » 16 » 16-05-15 Рәҗәб аеның 26-27 көннәре - Миграҗ кичәсе
16-05-15 Рәҗәб аеның 26-27 көннәре - Миграҗ кичәсе
14:39

   Рәҗәб аеның 26 көненнән 27 көненә каршы – Миграҗ кичәсе.

   Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә – Мигъраҗ кичәсе диләр.

   Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бу төндә Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды. Пәйгамбәребез Мәсҗидүл-Аксадан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтте. Шуның аша үткән вакытта, һәрбер күктә олуг пәйгамбәрләр белән очрашты. Алар рәсүлебезнең киләсен белеп тордылар, "Сина Пәйгамбәрлек килдедәме инде?”- дип сорадылар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрбер күктә фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрде. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә иде. Икенчеләре рөкугта иделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр "Әттәхият”тә бар.

   Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәламгә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелде, Аллаһы Тәгалә намазны фарыз итте. Җиде кат күктәге фәрештәләрнең кылган гыйбадәтләре ике рәкәгать намазга сыйган.

   Аллаһ Пәйгамбәребез аша безгә намазны фарыз кылды. "Мин нинди бүләк белән китәм”- дип сорагач, "Өммәтеңә илле вакыт намазны фарыз итәм”, дигән Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең жавабын ишетте. Кайтканда Рәсүлебез галәйһиссәләмга Муса галәйһиссәләм очрады һәм киңәш биреп: "Аллаһыга кайт, минем өммәтем шулкадәрле гамәлне күтәрә, башкара алмады, җиңеләйтүне сора”, диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм киңәше белән тугыз тапкыр Аллаһ хозурына барып, намазны җиңеләйтүне сорады һәм илле вакыт намазны биш вакытка гына калдырды. Муса галәйһиссәләм: "Тагын сора”,- дигән. "Бәндәләрнең бу гамәлне күтәрә алмаслар”. Ләкин Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: " Юк, тагын Аллаһ каршына кайтырга оялам,”- диде. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: " Бер бәндә бер изгелек кылса, ул изгелек кылган шикелле әжерле булыр»,- дип фәрман бирде. Ягьни биш вакыт намазыбызны укысак, иншә Аллаһ, илле вакыт укыган кебек әҗерле булырбыз. Шунлыктан бу кичәне гыйбадәттә, изгелектә үткәрергә тиешбез.

   Бу кичәне билгеләп үтү авылыбызның гадәтенә кереп бара. Менә быел 8 нче ел инде Миграҗ кичәсен каршы алу үткәрелде.

   15нче май көнне мәчет аксакаллары һәм мәдрәсәдә укучы шәкертләр икенде намазына мәдрәсәгә җыелдылар һәм Миграҗ кичәсен мәдрәсәдә уздырдылар. Ифтардан соң Рәис хәзрәт аларга тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ясих намазыннан соң бергәләшеп бәйрәм намазы укыдылар һәм иртәнге намазга чаклы гыйбадәттә булдылар.

   Алдагысы елларда бу гадәт янә дә кабатланыр һәм анда катнашучы мөселманнарның саны тагын да артыр дигән өметтә калабыз.

 

 

Просмотров: 996 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Май 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!