Бүген, 5 - нче апрель көнне, Тукай авылы мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмәсе чираттагы утырышын уздырды.
Киңәшмәне Рәис хәзрәт Арифуллин Коръән уку белән башлады. Район җыелышы депутаты, мәдрәсәнең попечительлар шурасы рәисе Әгъзам хаҗи Шакиров март аенда үткән эшләр белән таныштырды һәм хисап ясады. Наил хәзрәт Җамалутдинов балалар белән нинди тәрбия эшләрен алып баруын санап чыкты.
Утырышта киләсе айга планнар каралды.
Авылыбыз өстенә янә ярты гасырдан соң беренче мәртәбә азан тавышы сибелүенә 25ел тулу сәбәпле һәм авылыбыз өчен хөрмәтле булган Сафьянов Минегали хәзрәткә 125 яшь тулу уңаеннан барлык имамнарны (Гайнулла хәзрәт, Шәйхелислам хәзрәт, Бәдретдин хәзрәт, Шакир хәзрәтләрне) искә алу кичәсен уздыру соравы каралды.
12 нче апрель көнне, өйлә намазыннан соң, мәктәп бинасында уздырылачак бу кичәгә авылыбызның барлык халкы чакырыла. Кичә дәвамында мәдрәсә шәкертләре дә үзләренең чыгышларын күрсәтәчәкләр. |