Хөрмәтле Гөлсирә Минсәет кызы Шайдуллина!
Тукай авылы мәхәлләсенең Иҗтимагый киңәшмәсе исеменнән Сезне олы бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Динебез- исламда гыйлем бирү, балларга дәрес вә сабак өйрәтү аеры бер олы дәрәҗәләрдән санала. Остаз-укытучы кеше шәригатебездә олы бер ихтирамга лаеклы кешеләрдән хисаплана. Сез гомерегезне шушы изге юлга багышлап, аңа чын күңелегездән хезмәт иткән кешесез. Сез авылыбыз балаларына туган телнең кадерен, аның "әткәм-әнкәм теле” булуын, Тукаебыз әйткәнчә, бу телдә беренче догалар кылынуын яшь буынга сеңдергән кеше. Бүген дә шушы изге эшегездә дәвамчылык күрсәтеп, татар милләтенә олы хезмәт куясыз. Һәр баланың "әттә-әннә” дигән сүзләр белән теле ачыла. Бу сүзләр белән бала телен ачып кына калмыйча, ул телдә яхшылык-яманлыкны аңлый, тормышын шушы беренче тел аркылы иңгән психологиягә таянып дәвам итә. Чөнки, һәр тел үз психологиясе белән керә. Татар психологиясен туган тел аркылы саклап килгәнсез, аны балаларда тәрбияләгәнегез өчен генә дә сез олы ихтирамга лаексыз.
Сез гомерегез буе тормыш авырлыкларына бирешмәгән сабыр шәхес, үрнәк ана, үрнәк авылдашыбыз булып тордыгыз. Болары өчен дә аеруча олы рәхмәтләр яусын.
Гөлсирә ханым, киләчәктә дә авылыбыз, милләтебез һәм динебез үсеше өчен бергәләп хезмәтләр куярга изге юлда эшләрне дәвам итәргә язсын.
Аллаһы Тәгалә саулык-сәләмәтлек насыйп итеп, балаларыгызның изгелегендә гомер кичерергә насыйп итсен. |