17 август көнне Шыгырдан авылында җәйге лагерьларны ябу тантанасы булып узды. Ул «Шәкертләр бәйрәме» буларак үткәрелде. Чарада шәкертләргә дини сораулар бирелде, төрле конкурслар үткәрелде.
Бу бәйрәмдә дә Тукай шәкертләре сынатмады, икенче урынга лаек булдылар һәм телевизор белән бүләкләнделәр.
Ярышлардан соң, Һәйкәл ачылу хөрмәтенә, тантаналы линейка булып узды. Чарада Чуашстанның вакытлыча президент вазифасын үтәүче Михаил Игнатьев, Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин, Чуашстанның Диния Нәзараты рәисе, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов та катнаштылар.
Линейка ахырында һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Бәйрәм концерт белән тәмамланды.
|