Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 19.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2011 » Август » 13 » 13-08-11 Чувашстанда татар иле
13-08-11 Чувашстанда татар иле
14:47
 
   Ошбу йылның июль айында Тукай мәхәлләсе чакыруы буйынча миңа кабат Чувашстан җиренә сәяхәт кылырга туры килде. Анда беренче баруым 2009 йылның октябрь айында булды. Әлбәттә мине иң кызыксындырганы -Чуашстан җирендә Тукай мәхәлләсе тирәсендә ойыша башлаган татар иленең бүгенге хәле һәм үсеш перспективасы белән танышу иде. Бу хакта мин инде 2009 йылда ук "Врата веры” исемле сүрәтле рисаләмдә язып чыккан идем. Инде менә ике йылга якын вакыт үтте. Шуннан соң нәрсә булган, нинди гамәлләр кылынган икәнлеген беләсе һәм шуның турында бәян итәсе килде.

      Төп чаралар Тукай мәчетенең йегерме йыллык хәтирәсе тирәсендә ойыштырылган иде. Әлеге тантана 23 июльгә билгеләнгән булгач, безне таныл-ган нәкеш остасы Нәҗип Нәккаш белән берлектә 22 июльдә ук килеп алдылар һәм Комсомол илчәсенең олы юлда бина кылынган, заманча зәвык белән комплекслы итеп эшләнгән кунакханәсенә урнаштырдылар. Моны әйтеп китү-емнең сәбәбе шунда ки, әлеге кунакханәнең хуҗасы татар йегете Җамалетдин (гарәпчәдән "гүзәл дин” дип тәрҗемә ителә) икән. Ул Чувашстанда татар иле-нең үсешенә зур йәрдәм күрсәтә диләр. Шуңа күрә мин бу кунакханәне борын-гы татар гадәте буйынча "Җамалетдин кунакханәсе” дә дип тә атар идем.


     

      Мөфти котлавы

      Нурлыҗиһан апа үзенең ире Әнвәрбәк абый белән берлектә ун иманлы бала үстергән икән. Аларның сигезе бүген дә әле исән. Боларның үзләренең дә инде 25 баласы һәи 7 оныгы бар. Күпкенәләр кавеме чыннан да күп кенә икән. Болар барысы бергә үзләре бер мөселман ыруын тәшкил итәләр. Аларны шушы тантанага кил-гән Чуашстан динийә нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие һәм Үзәк динийә нәза-рәте рәисенең беренче урынбасары, Рәсәй Җәмәгәт палатасы әгъзасе


     

      Мөфти котлавы

      Әлбир Хәзрәт Крганов котлады һәм Күпкенәләргә үзенең рәхмәтен белдер-де. Калган кунаклар да үзләренең котлавын җиткерделәр. Тантанага кил-гән авыл халкының саф мөселманча зә-выклы кийенүе, үзләренең тыйнак һәм түбәнчелек белән тотуы барлык кунак-ларны сөйендерде һәм аларга карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре уятты. Күпкенәләр киләсе йылга мәчет кар-шында мәдрәсә бинасын төзергә дә вәгъдә иттеләр. Мөфти яңа сайланган имамга рөхсәт кәгазе тапшырды.


     

     Кыр бишеге балаларын сыйлау

      Иң нык сөйендергәне, мәчет ачу танта-насында балаларның күплеге булды. Димәк, Кыр Бишегендә мөселман мо-хите тирәнәйеп, тамырга китеп бара. Өч буын, бердәй булып, ата-баба йолалары нигезендә традицион йәшәешен торгы-зырга тырыша. Әлбәттә инде балалар да сый-хөрмәтсез калмый. Аларга дәү абы-йлар пылау пешерә. Җәйге эсседән мә-чет диварына ышыкланып, алар хәләл ризыклар, тәмле күчтәнәчләр белән сыйлана. Апа-әбиләр исә шыпырт кы-на, алар өстеннән күзәтчелек итә.


     

      Мөфти Албир хәзрәт һәм Илдус Әмирхан Тукай мәчетен ачуга 20 ыйл тулу хатернасмәсе тантанасында

      Куйылган вакытка безне кунакка чакырган Тукай авылына да килеп җиттек. Монда сәгать икедә Тукай мәчетен ачуга 20 йыл тулуга багышлан-ган бәйрәм тантанасы башланды. Сәхнә искиткеч матур итеп бизәлгән, халык озын эскәмийәләргә тезелеп тыгыз итеп утырган. Барысы да сабыр гына кунак-ларны көтә. Алар килеп җиткәч Уфа ис-лам университеты шәкерте Рәис Ари-фуллин бик матур итеп Коръән сүрәлә-рен укыды. Шул тынлыкта кинәт Бәд-ретдин хәзрәт Мохаммәтгалинең элек-трон тәлинкәгә язылган тавышы яңгырады

      Моннан йегерме йыл элек сөйләнгән бу вәгазь мәҗлес халкын тетрәтеп җибәрде. Ул вакытта мәчетнең имамы булып торган Бәдретдин хәзрәтнең һәр сүзе ачык, фикере мәгънәви төзек, бүгенгечә аңлайышлы иде. Моннан алты йыл элек бакый дөньяга күчкән хәзрәт яңа буыннарга мөрәҗәгать итә кебек иде. Бакый белән фани дөнья кушылды. Күпләрнең күзенә йәш кунды.

      Бәдретдин хәзрәтне тыңлаганнан соң бер төркем кунаклар сәхнәгә чакырылды.


     

      Мөфти Әлбир Крганов тукайлыларны бәйрәм белән котлый

      Тукай мәчетен ачу юбилеена килгән кунаклар арасында Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Комсомол илчәсе шурасы рәисе Евгений Карпеев, Чуашстан Дәүләт шурасы вәкиле Кыяметдин Мифтахетди-нов, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарийәте рәисе Рамик Гадельянов, Ру-сия ислам университеты мөдире Рәфыйк Мохәммәтшин, нәкыш остасы Нәҗип Нәккаш, Уфа һәм Мәскәү Ислам универ-ситетлары вәкилләре Әхмәт хәзрәт Гари-фуллин һәм Илдар хәзрәт Әләүтдинов, Чуашстан имамнары бар иде. Кунаклар


     

     Илдус Әмирханның котлау сүзе

      барысы да тукайлыларны олы бәйрәм белән котладылар. Аларның кылган гамәлләрен Русия татарлары өчен үрнәк була ала дип таптылар. Мин дә мондый олы тантанада сүзсез калмадым. Та-тарның бүген мәхәллә корып йәшәве Ру-сийә шартларында тарихи зарурлык дигән фикерне әйттем. Әгәр мәхәллә тормышы бөтен татар дөньясында урнашса, тирән тамыр җибәрсә, аның милләт буларак йәшәү перспективасы күпкә артачак һәм ул яңа үсеш алачак дигән фикерне әйттем.


     

     Мәдрәсә юлында тәкүбир әйтү Алгы планда: мөфти Әлбир Крганов, казый, Кыр Бишеге мәчете имамы Сәйетзадә хаҗи Гимайев, Илдус Әмирхан һәм Әгүзам Шакиров

      Шулай да мине иң тетрәндергәне бөтен авыл һәм кунаклар белән бергә тәкъбир әйтеп булачак мәдрәсәгә таш кую чарасы булды. Бу минем өчен йырак балачагыма кайту да, халкыбызның иң көчле йоласының яңаруы да, мәдрәсәгә мәдхийә уку да булды. Чөнки безнең ба-лачакта гайет көннәрендә урам тутырып бөтен авыл белән бергә тәкъбир әйтеп авыл зиратын зыйәрәт кылу гадәте әле бетмәгән иде. Ул вакытта әти-әниләр без-не йокыдан уятып шушы йөрешкә җибә-рә торганнар иде. Без олыларга кушылып алар артыннан ийәрә торган идек. Бала тавышлары чыгарып алар белән бергә ихлас күңелдән тәкъбир әйтә торган идек.

     Шушы вакыйгалар күңелгә нык уйылып калган күрәсең. Шуңадыр ахры күңе-лем тулды. Бәгырым йомшарды. Йылый алмаган күзләрем йәш белән тулды.


     

     Авыл белән тәкъбир әйтү

      Тәкъбир әйтеп авыл белән урам йөрү ул вакытта халыкны берләштерүнең иң үтемле чарасы иде. Шуңа күрә дә җәһ-лийәт чорында иң беренче шушы йола бетерелде. Алла сүзе ишетелмәс булды. Димәк Тукай авылы картлары бу йоланы онытмаган һәм аны халыкка кайтарган. Шуңа күрә дә авыл йаңадан төзекләнгән, халкына нур иңгән. Татар иленең бер ка-мил күзәнәгенә әйләнгән. Йә, раббым, ка-бат ул халык күңеленнән чыкмасын иде. Яңадан җәһлийәт чоры кайтмасын иде.


     

     Тукай мәдрәсәсенә таш кую

      Шушы сөйенечле тәкъбир әйтү сәбәбе яңа мәдрәсә төзү нийәте белән бәйләнгән. Бу минем үзем өчен дә зур әһәмийәткә ийә. Чөнки ислам ул дөньяви белемгә җан өрүче илаһи гыйлем. Коръ-әндә йөзләгән мәртәбә "глм” тамырыннан ясалган сүзләр очрый. Беренчеләрдән булып моңа мәшһүр әмрикан галиме Франц Роузенталь игътибар итә. Ул үзенең "Гыйлем тантанасы” исемле фундаменталь хезмәтендә Коръән тоташ "глм” тамырына нигезләнгән дигән фикерне әйтә.


     

     Мәдрәсә ташы янында мөфти чыгышы

      Шуңа күрә китапның айырым бүлеклә-рен ул "Ислам ул – гыйлем”, "Ислам ул – нур”, "Ислам ул – фикер”, "Ислам ул – җәмгыйәт” кебек бәйәләмәләр белән атый. Совет галиме академик А.В. Са-гадеев та марксистик күзлектән булса да бу хезмәткә югары бәйә бирә. Дөрес, бу китапны укуы җиңел түгел, әмма анда Коръәннең фәнни квентэссенцийәсе са-лынган. Матдәви фикер калыпларыннан һаман да чыга алмаган дөньяви урыс-татар фәне бу югарылыкка җитмәгән әле.

           Бәлки тукайлылар арасында да әлеге китапны укучылар юктыр. Әмма алар гамәли яктан ниндидер илаһи сиземлек белән Коръән гыйлеменнән чыгып эш итәләр. Исламның гыйлем, нур, фикер, җәмгыйәт икәнен яхшы аңлыйлар.

            Мәхәлләдә, әлбәттә, күптән инде мәчет каршында мәдрәсә эшләп килә. Анда шәкертләр (сабый балалардан алып олы апайларга кадәр) Коръән гыйле--ме, ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Әмма тулы канлы илаһи җәмгыйәт кору өчен бу гына җитмәвен беләләр һәм шуның өчен дә Коръән гыйлеменә нигелән-гән тирән һәм күпкырлы белем бирүче югары уку йорты булдырырга телиләр.


     

     

      Чынлыкта мәхәллә ул матдәви ихтыяҗларны гына канәгатьләндерүче колхоз сыйфатындагы күмәк хуҗалык түгел. Мәхәлләнең төп максаты ул - адәм баласының ана карынына салын-ганнан алып, ахирәткә күчкәнчегә кадәр рухи-әхлаки, матди-мәдәни, социаль-ик-тисадый тормышын көйләү; дөньялыкта иман белән йәшәйешен тәэмин итү, мәңгелек ахирәткә әзерләү. Әмма моңа бары тик һөнәр ийәсе, кәсеп итүче адәми зат булып кына түгел, гыйлем һәм мәгъ-рифәт ийәсе булып кына ирешеп була.


     

     Мәдрәсәгә таш кую мизгеле

      Моны безнең бабаларыбыз яхшы аңлаганнар һәм шуңа күрә дингә, гый-лемгә, мәгърифәткә зур игътибар бир-гәннәр. Тукайлылар үзләрендә нәкъ шу-шы сыйфатларны торгызырга тыры-шалар. Әнә Тукай да бит: "Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”, дип әйткән Ялган безне яхшыга илтмәс, җәннәткә кертмәс. Шуңа күрә, Тукай әйтмешли, булачак Тукай мәдрәсәсе һәр тарафка мәгърифәт нурын таратсын иде.


     

     Илдус Әмирхан мәдрәсә ташы янында

      Моны вәгазь итеп түгел, гыйбрәт итеп сөйлим. Чөнки без бүген матдәви муллыкта йәшибез. Ә илаһи чишмәбез сайыганнан сайыгая бара. Менә-менә тәмам кибәргә тора. Шуны белгәнгә кү-рә без, бер төркем мәгърифәтчеләр тук-санынчы йыллар башында Казанда, Та-тарстанда мәгърифәт байрагы күтәрдек. Динне торгыздык, мәктәп-мәдрәсәләр, хәтта университетлар ачтык. Ул вакыт-та алар күзәнәк хәлендә генә иде. Әмма төшләре сәламәт иде. Каршы көчләр булмаса, алар әкрен генә үсеп, шыксыз үрдәк бәбкәсеннән гүзәл аккошларга әйләнгән булырлар иде. Тик алай бул-мады. Берәү дә аларның үсәсен көтәргә теләмәде. Аларга бүген ук аккош кирәк иде. Астан һәм өстән, уңнан һәм сулдан аларны мыскыл итү, таркату башланды. Мөстәкыйль дәүләт корабыз, Сорбон-налар, Оксфордлар, Гарвардлар ачабыз


     

     Мәдрәсәгә багышлап корбан чалу

      дип безнең илаһи гыйлемгә, дөньяви белемгә нигезләнгән уку йортларына, халык үзидарәсенә корылган мәхәл-ләләргә үсеп китәргә бирмәделәр. Нәти-җәдә, тегесе дә, монысы да булмады.

     Дөрес, безнең башлангычтан фай-даланып, аларның тышкы формаларын алдылар, ярым-йорты белемнәре белән ректорлар булып киттеләр. Әмма эчке яктан аларда илаһи гыйлем дә, дөньяви белем дә булмады. Шуңа күрә йегерме йыл эчендә болардан бер генә галим дә, илаһи гыйлем ийәсе дә чыкмады.


     

     Булачак Тукай мәдрәсәсе нигезе

      Бүген Чувашстан татарлары бер-нәрсәне дә сүтми-ватмый мәхәллә юлын сайладылар, тарихи җирләрендә татар иле төзиләр, мәчет-мәдрәсәләр ачалар, рухи һәм дөньяви тормышларын көй-лиләр. Төзеләчәк мәдрәсәдән дә илаһи кыйбласы булган Сорбонналар үсеп чы-гар дигән өмет бар. Әгәр нигезе нык, кыйбласы туры булса. Нәкъ шундый нийәт белән мәдрәсә нигезендә корбан чалынды. Ихлас күңелдән Коръән укыл-ды. Бөтен авыл халкы белән берлектә килгән кунаклар тәкъбир әйтте. Алла гына кабул кылсын. Иң зур теләгем - зур өметләр багланган бу мәдрәсә күп кенә башка мәдрәсәләр кебек җәһли гарәп вәсвәсәсенә (схоластикасына) батма-сын иде, чын мәгънәдә илаһи гыйлем, дөньяви белем, нурлы мәгърифәт үзәге булсын иде. Мәдрәсәләр, университетлар имамнар түгел, ә иманлы, белемле, мәгърифәтле белгечләр, галимнәр әзерли. Имамнарны исә мәхәллә сайлый.


     

     Авыл болынында "Шәкертләр бәйрәме” сәхнәсе

      Мәчетне олылау, мәдрәсәгә нигез салу чаралары үтәлгәч, халык бердән булып инеш буйындагы болынга агылды. Кар-ты-йәше, бала-чагасы, хуҗасы-кунагы. Анда аларны бәйрәм тантанасы көтә иде. Ул "Шәкертләр бәйрәме”ннән баш-ланды. Матур итеп бизәлгән сәхнәгә бер-бер артлы бийүчеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары менде. Аларның барысын да милли кийем, туган тел, йә-шлек матурлыгы бизи. Күп кенә йәшләр читтә укый. Күбесе Казанда. Бүген исә барысы да Тукайга бәйрәмгә кайткан.

     Йәшләр барысы да татар рухында мөселманча кийенгән. Бернинди азып-тузып йөрү юк. Табигать чиста, саф. Тийешле урыннарга бәдрәфләр куйылган. Сый-хөрмәт өчен бик зур чатыр корылган. Өстәлләр ризык белән тулган. Болар-ның барысын да авыл халкы китергән. Моны күргәч мин чит илләрдәге "швед өстәлләре”н искә төшердем. Әмма "тукай өстәлләре” минем күңелемә якынрак булды. "Швед өстәлләре”ндә милли ашлар, хәләл ризыклар мин күрмәдем.


     

     "Мишәр” ансамбле чыгышы

      Миңа үземә күбрәк "Мишәр” ансамбле чыгышы ошады. Аны ойыштыруга күпме көч куйылган, күпме борчулар булган. Анда кем генә юк. Йәше-карты, йегете-кызы, бала-чагасы. Барысының да үз кийеме, үз музыкасы, үз уйын коралы. Карыйм-карыйм да, уйлап куям – гасыр-ларга сузылган изелүдән, кимсетелүдән соң каян килгән татарга бу йәшәү куәте. Аз гына җылытып җибәргәч тә, умырзая чәчәге шикелле кар сулары белән килеп чыга бит татар. Моңа мин генә түгел, чит ил кунаклары да гаҗәпләнә


     

     Тукай халкы тамаша "залында”

      Шундый ку-нак белән мин бәйрәмдә очраштым. Ул миңа сез ничек сакланып калдыгыз соң ди. Кыска сорауга кыска җавап бирдем: дин, тырышлык, сабырлык, дип. Ул бу җавапка канәгатьләнеп, миңа үзенең визиткасын бирде. Кабат очрашу өчен.

     Тамаша залына әйләнгән болында халык бихисап иде. Әйтерсең Казанның сабан туйы. Әмма кийенү, холык бөтен-ләй башка. Халык тамашага түгел, бәй-рәмгә җыйналган – чын халык бәйрәменә.


     

     Тукай апалары

      Бигрәк тә миңа болын кырыйындагы агачларга "сөйәлеп” утырган авыл апай-ларының (бездәгечә, "абыстайларның”, әбиләрнең түгел) карлыгачларча тезелеп утыруы ошады. Алар көне буйына мәй-даннан китмәде. Бары вакыт-вакыт өйлә-ренә кайтып, хуҗалыкларын, мал-мөл-кәтләрен карап киләләр. Бу апайлар гаилә учагын тотып торучылар. Бөтен өй эше алар кулында. Монда да алар чатырда аш-су әзерләделәр, мәҗлес халкын сыйладылар, өстәлләрне җыйдылар.

           Айырым рәвештә балалар тәрбийәсенә тукталып үтим. Монда чын мәгънәсендә балалар гаилә чәчәкләре. Әмма шушы вакытта ук алар мәхәллә балалары, җыйып әйткәндә - милләтнең киләчәге. Шуңа күрә дә алар игътибар үзәгендә. Юк, алар даими күзәтүдә түгел. Кем дә аларның иреген кысмый. Шулай булса да, зәррә тирәсендә әйләнгән электрон кебек үз орбиталарыннан чыкмыйлар. Үзләренең урыннарын беләләр, вазыйфаларын аңлыйлар. Беренче булып олыларга сәлам бирәләр. Әлбәттә, бу татар милләтенең борынгыдан килгән табигый гадәте. Әмма соңгы дәвердә бу гадәт онытылып бара иде инде.


     

     

      Тукайлыларның инануынча, бала-лар сабый чактан ук милли мохиттә, ислам рухында тәрбийәләнергә тийеш-ләр һәм моны алар эшлиләр дә. Дини, милли тәрбийә алмаган бала иртәме-соңмы милләттән киселә. Әбиләр тәр-бийәсе булганда бу куркыныч кими. Йәһүдләрдә шундый әйтем бар. Алар болай ди: йәһүд ул әбисе йәһүд булган кеше түгел, ә оныгы йәһүд булган кеше. Тукайлылар моны да белә булса кирәк.


     

     Тукайның кыз балалары

      Әлбәттә, бала тәрбийәсенең ниге-зе ул карын-күкрәк, оя тәрбийәсен эче-нә алган гаилә тәрбийәсе. Әмма кош ойасыннан чыккач әллә ни йырак кит-ми, очарга өйрәнә. Бала да оясыннан чыккач, башлангыч җәмгыйәви тәрби-йәсен мәхәлләдә, яки дини, милли, кан кардәшләр мохитендә ала. Ягъни мәхәл-лә тәрбийәсен ала. Тукайлылар бу тәр-бийәне мәхәллә мәдрәсәсе, милли сән-гать, тирә-як мохит аркылы бирәләр. Канатлары ныгып җиткәч кенә йырак-карак, очып китәләр.


     

     Тукай малайлары

      Әмма һәр ялда, һәр бәйрәмдә бер җепкә тезелеп очып-очынып туган якларына кайталар.

     Мине һәрдаим борчыган тагы бер мәсьәләгә тукталып үтим. Ул да булса татар-мөселман җирлегендә балалар бакчалары ачу ихтыяҗы. Тукай авылында да бу мәсьәлә йыш күтәрелә.

     Башта шуны әйтеп үтик. Татар-ның традицион тәрбийә системасында балалар бакчасы төшенчәсе юк. Аның урынына оя тәрбийәсе төшенчәсе бар. Бу тәрбийә ата-ана, әби-баба, якын кардәшләр мохитендә бара.

     Әмма бүгенге көндә билгеле сәбәпләр аркасында традицион гаилә институты җимерелгән. Димәк оя тәрбийәсе баскычы да юкка чыккан. Моны бер тукайлылар көче белән генә чишеп булмый. Чөнки мәсәьләнең чишелеше тәрбийәви проблемаларга гына түгел, социаль проблемаларга килеп төртелә.

     Шуңа күрә дә Тукай авылында балалар бакчасы ачуга ихтыяҗ бардыр. Әмма, минем фикеремчә, ул оя тәрбийәсе максатына мөмкин кадәр якын һәм мәхәллә тәрбийәсенең бер өлеше булсын иде. Бу очракта гаилә тәрбийәсе берникадәр дәрәҗәдә өлкән буын катнашындагы күмәк тәрбийәне эченә ала.


     

     Түгәрәк өстәл артында мөфти Әлбир Крганов һәм Илдус Әмирхан

      Шәхси минем өчен "Балаларга рухи-әхлакый һәм милләтпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә мәхәлләнең роле” дигән темага багышлынган "түгәрәк өстәлдә” катнашу әһәмийәтле булды. Гомер буйы халык идарәсе, мәхәллә, милли мәгариф, гаилә институты проб-лемалары өстендә эшләгән кеше була-рак, миңа бу мәсьәлә бик якын иде.

     

     Чөнки "түгәрәк өстәлдә” күтәргән мәсьәлә мәхәллә системасының иң әһә-мийәтле вазыйфаларының берсе булып санала. Шуннан башка мәхәлләнең максаты халыкның социаль ихтыяҗын канәгатьләндерүгә генә кайтып кала.

     "Түгәрәк өстәл” утырышын мөфти Әлбир Крганов алып барды. Ул проблемаларны төгәл итеп куйды һәм һәркемнең аларны чишүдә үзләренең тәкъдимнәрен әйтүләрен сорады. Шун-нан соң фикер алыш башланды. Байтак кына файдалы тәкъдимнәр әйтелде.

     Шулай да "түгәрәк өстәл” проблемаларның куйылышы, аларны чишүнең юлларын табарга тырышу белән тәмамланды. Чөнки күптөрле бәйрәм чараларыннан соң җәмәгать берникадәр дәрәҗәдә арыган иде һәм нигездә фикер алышу белән генә чикләнде. Әмма проблемалар күтәрелде, фикерләр әйтелде. Димәк бу мәсьәләләргә кабат-кабат кайтасы бар әле.

     Эш шунда ки, бүгенге көндә мәдрәсә сертификатлары патша Русийәсендәге кебек үк дәүләт мәгарифе тарафыннан танылмый. Бу исә аларның социаль базасын чикли, илаһи гыйлем бирү дәрәҗәсенә күтәрелергә бирми. Чөнки шәкертләр ике мәгариф системасында берюлы укый алмыйлар. Нәтиҗәдә мәдрәсәләр өстәмә курслар рәвешендә генә эшләргә мәҗбүр. Шуны белгәнгә күрә туксанынчы йыллар башында без мәдәрәсә сүзен мәктәп, көллийәт, институт, университет төшенчәләре белән алмаштырдык һәм аларны дәүләт белем стандартлары калыбына кертәргә тырыштык. Бу йүнәлештә шак-тый уңышларга да ирештек. Милли мәгариф концепцийәсе төзеп аны "Татарс-тан мәгарифе” канунына керттек. Әмма дәүләтче милләтчеләр һәм соңга табарак хакимийәт каршылыгы аркасында канунның бу матдәсе эшләмәде. Хәтта танылган академикларыбыз да, дин дәүләттән айырылган дип, безнең концепцийәне кире какты. Тукайлылар бу хакта хәбәрдәр булсын дип язам.


     

     Тукай мәхәлләсенең "башканы” Әгъзам Шакиров

      Әлбәттә, мәхәллә ул өстән идарә итүгә түгел, ә астан килә торган үзида-рәгә, ягъни халык идарәсенә нигезләнә. Әмма аның да конкрент оештыручыла-ры, башлар йөрүчеләре, даими кайгыр-тучылары бар. Мәхәллә концепцийәсе буйынча аның өч идарә субъекты бу-лырга тийеш. Берсе аның мәхәллә башы (ягъни башканы) – башлап йөрүчесе, эшне ойыштыручысы, икенчесе – мә-хәллә имамы – илаһи йүнәлешне тоту-чы, йолаларны башкаручы, өченчесе – иҗтимагый киңәшмә - халык идарәсе вазыйфаларын башкаручы.


     

     Мәхәллә төзегән болын күперендә Әгъзам Шакиров һәм Илдус Әмирхан

      Тукайда бу структура инде бар дийәргә була. Иң беренче мәхәлләнең иҗтимагый киңәш-мәсе ойыша, ротацийә рәвешендә аның рәисе сайлана. Бүгенге көндә бу вазый-фаны Миңназыйм башкара. Имам вазыйфаларын Наил Җамалетдинов үти. Мәхәллә башы әлегә гамәлгә кертел-мәгән. Минемчә бүгенгә бу вазыйфаны Әгъзам Шакиров башкара. Ул мәхәллә-нең умыртка баганасы. Аның ныклы йәшәйешен, үсешен тәэмин итә. Һәр йыл сайын нинди дә булса капиталь бе-рәр эш башкара. Әлбәттә, үзе әйтмеш-ли, халык йәрдәме белән.

     Әнә быйыл да ике зур эш башкарылган. Инеш аркылы авылны болын белән тоташтыручы сән-гатьле итеп эшләнгән күпер салынган. Әйләнеч юл туры юлга әйләнгән.

     Әгъзамның горурланырлык эшләреннән берсе – мәчет койысын ясау. Кырык дүрт метр тирәнлектә казылган бу койының саф суы эчеп туймаслык. Шушы су белән мәчетнең бөтен су-торба системасы "туклана”. Аның түбәсе дә матур итеп ябылган, Мәккәдәге шикелле. Суын да эчеп карагач, мин бу койыны Тукайның "зәм-зәм” чишмәсе дип атарга булдым. Бәлки бу шулайдыр да әле. Чөнки изге чишмәләр ул Мәккәдә генә түгел, татар җирләрендә дә бар. Изгелек ул Алла яраткан, адәми зат тарафыннан бозылмаган табигый сафлык билгесе. Шуңа күрә дә шушы суны эчкән кеше рухи яктан да, җәсади яктан да чистара.

     Әгъзам кунакларны авыл урамнары буйынча үзе йөртергә ярата. Чөнки авылны төзекләндерүдә, юлларын төзүдә аның өлеше зур. Өйләр матур, төзек, бизәкле. Барысы да дийәрлек таштан салынган. Музей экспонаты рәвешендә берничә агач өй дә сакланган. Өйләр зурлыклары буйынча бер бересеннән әллә ни айырылмый. Тукайда безнең авллардагы шикелле байлар һәм ярлылар бистәләре юк. Шуңа күрәдер дә ахрысы аның белән олысы-кечесе ихтирам белән исәнләшә. Ул халыктан чыккан яңа буын татарларының табигый лидеры.


     

     Тукайның "зәм-зәм” чишмәсе

      Тыныч, аз, әмма туры сүзле, тырыш һәм максатчан бу азамат ир белән аралашкач, мин шундый фикергә килдем: әгәр һәр татар авылында шун- дый беррәр ир генә табылса, татар күп-тән инде ийәрүче милләттән ийәртүче милләткә әйләнер иде. Әлбәттә, халык та Тукай халкы кебек иманлы булса.

     Дөрес, анда да әле проблемалар күп. Берничә буынны гарипләгән җәһ-лийәт дәвере эзсез калмаган. Әмма анда җөхүдкә бирешмәгән ил агайлары, учак апайлары калган әле. Алар илаһи ми-расны урта буынга тапшыралар. Ә ала-рдан бу мирас кече буынга – балаларга күчә. Шуңа күрә дә Тукайда олыларга ихтирам зур. Алар һәрвакыт түр башы-нда. Алга таба да шулай булсын иде. Авылда картлар йорты беркайчан да булмасын иде. Картлык хөрмәткә, бала-чак бәхеткә туйынсын иде.

     Безнең Чувашстандагы татар иленә сәяхәт Кыр бишеге, Тукай авыллары белән генә бетмәде. Безгә иртәгә Чичкан авылында мәхәллә мәчетенең йегерме йыллык юбилей тантанасы үткәрелә дип хәбәр иттеләр. Әлбәттә, безнең дә бу тантанадан каласыбыз килмәде. Иртәгәсен Әгъзам безне шунда алып китте.

     Анда мәчет имамы Чуашстан мөселманнары казыйы, мөфтинең беренче урынбасары Сәйетзада хаҗи Гимайев булганга кызыксынуым тагы да артты. Сәйетзада хаҗи олы шәхес. Штурманнар мәктәбен тәмамлап һәрби очучы булган. 1990 йылны Чичканга кайтып дингә бирелгән. Олы йәштә булса да, 2002 йылда Казанның "Мохаммәдийә” мәдрәсәсен бетергән. Чувашстан мөсел-маннарының зур ихтирамга лайык аксакалы. Дин эшендә мөфтинең таянычы.


     

     Чичкан авылы мәчете

      Чичкан электән ук мәчетле авыл. 1863 йылда мәхәллә кешеләре хисабына янган мәчет урынына яңа мәчет салына. Әмма 1936 йылда мәчет ябыла. Имам-нар йәшерен рәвештә эшли башлыйлар.

     Таштан салынган бүгенге мәчет 1991 йылда эшли башлый. Ике вагон кирпечне үз акчасына Равил Сабирҗа-нов китерткән. Бүген ул инде исән тү-гел. Әмма халык бүген дә аңа рәхмәтле. Мәчетнең имамы итеп 1996 йылда Сәйетзада хаҗи Гимайев сайлана. Ул бүген дә анда имамлык итә.

     Без килгәндә мәчет мәйданы халык белән тулган иде инде. Бәйрәмчә ки-йенгән Чичкан авылы апалары, авыл агайлары сабыр гына кунакларны көтәләр.


     

     Чичкан авылы апалары

      Мөселманча кийенгән бер төркем Чичкан кызлары мөнәҗәтләр әйтеп кунакларны каршы алып тора.

     Шундый күренешне миңа ике йыл элек Урмай, Шыгырдан авылларында күрергә туры килгән иде. Әле менә Кыр Бишеге, Тукай, Чичкан авыллары.

     Халыкның ике ярым процентын тәшкил иткән татарлар Чуашстанда ту-лы бер татар илен төзеп киләләр дисәм әллә-ни арттыру булмас. Һәрхалдә эш шуңа бара булса кирәк. Мин бу милли хәрәкәтне татар юлы дип атар идем.


     

     Чичкан авылы агайлары

     Агачка сөйәлгән Әгъзам Шакиров

      Миңа йыш кына Казанда шундый гайеп ташлыйлар. Йәнәсе мин вак эш белән шөгыльләнәм. Татарга мәхәллә түгел, дәүләт кирәк диләр. Алар йәнәсе глобаль рәвештә, бөтен татар дөньясы күләмендә эшлиләр. Мәхәлләгә искелек калдыгы, мәчет тирәсе дип карыйлар. Динне дә йә инкарь итәләр, йә аңа та-тарның бер милли компоненты итеп карыйлар, йә үләргә күп калмаган карт-ларның ихтыяҗы дип саныйлар. Алар өчен гаилә дә, ыруг-кабилә дә юк. "Ирекле” шәхес һәм дәүләт кенә бар. Дәүләт милләт белән тәңгәлләштерелә.

      Ә бит милләт ул – рухи-мәдәни берлек. Дәүләт шул берлекне саклаучы корылма гыны. Рухи-мәдәни берлек булмаса милләт булмый. Милләт булмаса дәүләт кирәкми дә. Ул айырым социаль төркемнәрнең ихтыяҗына гына хезмәт итә. Менә безнең Татарстан бар. Ул мөстәкыйлҗ дәүләт санала.


     

     Чичкан кызлары

      Аның үз президенты, үз парламенты, үз премь-еры, үз мөфтийе, үз әләме, үз туграсы, үз мәдхийәсе, үз дәүләт теле бар. Бар-лык идарә системасы гел татардан гына тора дийәрлек. Әмма болар берсе дә милләткә эшләми. Чөнки асылда милләт тә юк, дәүләт тә юк. Безгә милләт бар, аңа үсеп китәргә Мәскәү бирми диләр. Монда берникадәр хаклык булса да, ни-гездә бу дөрес түгел. Чөнки милләт бу-лып түгел, өч кешелек мәхәллә булып та ойыша алмыйбыз. Моңа үзебез кар-шы киләбез.


     

     Чичкан кунаклары

      Дәүләтче милләтчеләргә халык түгел, шәхси хакимлек кирәк. Мәскәүлеләргә дә, казанлыларга да. Мә-хәлләчеләргә исә хакимлек түгел, халык кирәк. Шуңа күрә дәүләтчеләр мәхәл-ләләргә каршы. Мәскүдә дә, Казанда да. Мәхәлләләр нигезендә ил туа. Татарлар өчен "татар иле”, урыслар өчен "урыс иле”, чуашлар өчен "чуаш иле”. Димәк глобаль эш дәүләт кору түгел, мәхәл-ләләр ойыштыру, шул нигездә ил төзү. Дәүләтче милләтчеләр бутамаса, халык-лар буталмас, үзара фетнә тумас. Алар түрәгә түгел, имамга буйсынырлар.


     

     Мөфти Әлбир Крганов Чичкан халкык бәйрәм белән котлый

      Шуңа күрә дә мәхәлләчеләрнең беренче чираттагы иң төп эше, мәчетләр төзү, алар тирәсендә мәхәлләләр ойыштыру. Моның өчен илаһи гыйлемгә һәм дөньяви белемгә ийә имамнар, намуслы эшмәкәрләр, иманлы галимнәр кирәк. Әкрен генә аларның да саны арта бара. Шундый имамнар исемлегенә мин, беренче чиратта, Чувашстан мөселман-нары мөфтийе Әлбир хәзрәт Кргановны кертәр идем. Унсигез йәшендә мөфти булып сайланган бу гүзәл шәхес барлык мөселман мәхәлләчеләрнең имамы бу-лып танылырга лайык.

     Мин аның һәр чыгышын диккать белән тыңладым һәм үземнең тормышка ашмаган хыялларымның тормышта чагылышын аңарда таптым. Мин аны гади халыкка гына түгел, түрәләргә дә имам булырлык шәхес итеп күрәм. Миндә ул имамлык иткән Чуашстандагы татар-мөселман илендә ниһайәть чын халык имамнары туар дигән өмет уянды. Хәйер, алар инде туып та килә шикелле.


     

     Нәҗип Нәккаш исем тугралары яза

      Мине кызыксындырган мәсьәләләрнең тагы берсе – исем мәсьәләсе. Исем бит ул йәшәү туграсы. Шуңа күрә дә без исемнең җисемгә туры килүен телибез. Минем фикеремчә, татар-мөселман мә-хәлләләрендә исем саф татарча булырга тийеш. Шундый ук фикердә Нәҗип Нәккаш та булган ахры. Ул бәйрәмгә үзенең исем туграларын алып килгән. Кемнең исеме туграда бар, шул кеше ул туграны ала. Кемнең юк, ул аңа гаҗәйеп матур каллиграфийә белән айырым кәгазьгә аның исемен язып бирә.


     

     Чичканда өйлә ашы

      Чынлап та, исемнәрнең күбесе татарча, мөселманча. Әмма байтак кына читтән килеп кергән исемнәр дә бар. Бу җәһлийәт заманының йогынтысы. Әмма Чуашстан мәхәлләләрен ойышты-ручыларының берсе булган Рәфис Җәмлехан фикере буйынча бу вакытлы күренеш. Чөнки бу мәсьәлә дә аларның игътибар үзәгендә. Вакыты белән исем кушу һәм аны теркәү дә мәхәллә вазый-фасына керәчәк ди ул. Элек бу шулай булган да. Мулла биргән исем генә, бүгенгечә әйтсәк, лигитим булган.


     

     Күктә ниләр бар икән

      Гомумән, Чуашстан мөселман-нарының башы ниһайәть җирдән күккә күтәрелә башлады. Бу картларга гына түгел, йәшләргә дә, хәтта балаларга да кагыла. Кыйбласы турыланган халык-ның инде биле дә турая башлады. Хәзер ул түрәгә түгел, бер Аллага бил бөгә. Ә Аллага инанган халык иртәме-соңмы милләт булып ойышыр, дәүләтле дә бу-лыр. Моның өчен үзара талашырга ки-рәкми, мәхәллә булып ойышырга гына кирәк. Имансыз халык дәүләтле булса да, бер-берен дә, башкаларны да изә.

     Кайвакытта Казандагы һәм Татарстандагы күп кенә танышларым миңа әйтәләр: менә син Чувашстанны күрәсең, ә Татарстанны күрмисең. Монда да бит шундый ук процесслар бара, хәтта зуррак масштабта. Беләм, күрәм, моны таныйм. Чөнки Татарстан буйынча да сәяхәт итәм. Әмма бер айырма бар.

     Татарстанда мәхәллә хәрәкәте туксанынчы йылларда ук башланган иде. Әмма хакимийәт тә, милли хәрәкәт тә, зыялылар да, галим-голәмәләр дә моны якламады. Киресенчә, "глобаль” фикер йөртеп мәхәлләчеләрне кимсетте. Әлеге хәрәкәт чит төбәкләрдә, айыруча Чуашстанда башлангач кына, көнчелек чыгып моңа игътибар туды. Әлбәттә, "глобаль” күзлектән чыгып. Барысы да сөйли, өйрәтә башлады. Әмма берәү дә мәхәлләнең илаһи асылына төшә алмады.

     Дөрес, мәчет-мәдрәсәләр ачыла, эшмәкәрлек җәйелә, әмма болар барысы да шәхси милеккә, сәүдә-ширкәткә әйләнеп бара. Ә иң куркынычы, мәхәллә исеме астында шәхси биләмәләр, яңа байлар, "затлы” кавемнәр барлыкка килүе мөмкин. Ә Чуашстанда мәхәлләләрне түрәләр түгел, халык ойыштыра.

     Әмма Казанда да инде халык мәхәлләләре тарафдарлары арта башлады. Ә иң куанычлысы, йәшләр арасыннан. Шуларның берсе – керәшен йегете, мөселман кардәшебез Саша Долгов турында берничә сүз әйтәсем килә.


     

     Илдус Әмирхан йәш фикердәше журналист Саша Долгов белән

      Саша Долгов Казан универси-тетының журналистика факультетын тәмамлап килә. "Татар заманы” сайтын ойыштыручыларының берсе, "Азатлык” радиосы хәбәрчесе. Тирән мәгълүмат-лы, кыю фикерле, өметле шәхес. Мәхәл-лә хакында ул болай уйлый: татарның иреккә чыгуының ике юлы бар – берсе мылтык, икенчесе мәхәллә. Мылтык безне бетерә, мәхәллә коткара, ди.

     Аның фикеренчә бүгенге көндә Чуашстандагы татар авыллары мәхәллә системасы белән йәши. Аларда чын та-тар тормышының күзәнәге ярала дип саный һәм шушы күзәнәкнең башка татар авылларына да күчүен тели.


     

     Фәрит Гибатдинов - Чувашстан татар иленең "мәдәнийәт башканы”

      Язмамның ахырында Чувашстан-дагы татар илен коручы ике шәхес турында да берничә сүз әйтәсем килә. Берсе аның Фәрит Гибатдинов, илнең барлык мәдәни чараларын ойштыручы, ягъни татар иленең "мәдәнийәт баш-каны”. Урмай авылы сайтын төзүче. Комсомол илчәсе татар милли мохтәри-йәтенең беренче рәисе. Язмамда мин аның рөхсәте белән шушы сайтның материалларын да файдаландым. Башка төбәкләрдәге мәхәлләчеләргә аның тәҗрибәсе бик файдалы булыр иде.

     Икенчесе – Рәфис Җәмлехан. Аны мин илнең "мәгълүлмат башканы” дип атар идем. Мөфтийәт исеменнән чыккан барлык материаллар дийәрлек аның кулы аша үтә. Мин аның мәхәлләләр ойыштыру буйынча күпкырлы эшчәнлеге турында "Врата веры” исемле рәсемле рисаләмдә язып чыккан идем. Әлеге язмамда исә аның татар теленә җитди мөнәсәбәте хакында берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Бәйрәм тантанасы вакытында мин ул язган шигарьларга, игъланнарга, рәхмәт хатларына игътибар иттем. Алар барысы да мәгънәви һәм грамматик яктан искиткеч камил итеп язылган. Сүзләрне бернинди вату-сындыру юк. Мин аларны Казан урамнарындагы мәгънәсез калькалар белән чагыштырып карадым. Айырма җир белән күк арасы. Монда гаҗәпләнәсе дә юк. Ул мәктәптә укыганда ук матур шигырьләр яза иде. Гаҗәпләндергәне шул – ничек итеп йөзләгән татар шагыйре, татар язучысы, татар теле академиклары булган Казанда "татарча” язулар йөрәкне әрнетә, ә Чувашстанда бер гади ми-шәр баласы язган язулар күңелне сөйендерә. Чөнки Казанда күп нәрсә формаль төстә башкарыла, а монда һәр нәрсә ихлас күңелдән эшләнә.


     

     Рәфис Җәмлехан –Чувашстан татар иленең "мәгълүмат башканы”

      Шулай да кайсы Чуашстан татарын Казан турында сорама, һәрбересе аңа мөккибән киткән. Казан алар өчен Мәк-кәгә тиң. Мин аларны аңлыйм. Үземнең дә Казаннан читтә йәшәгәндә күңелем Казанга ашкына иде. Хәтта аңа багыш-лап шигырьләр дә яза торган идем. Ә Казанга кайткач күңелем сърелде. Чөн-ки бөтен хыялларым Казанда сынды.

     Тикмәгә генә Тукай әйтмәгәндер: "Һәр тарафка нур чәчәсең, үз өйәзең кап-кара”. Әлбәттә, моңа Казан гайепле түгел. Чөнки менә биш гасырга якын инде аның күген кара болыт каплаган. Илаһи нур үтмәслек булган. Шул бо-лытны таратмый торып, читтә йәшәгән татарларга бик авыр булыр. Шуңадыр да аларның күңеле Казанга тартыла.

     Казанлыларның төп бурычы - ру-хи-мәдәни мәркәзебезнең күген чистар-тып, үз көчләре белән җәһлийәт кол-лыгыннан чыга башлаган читтәге мил-ләттәшләребезгә йәрдәмгә килү. Әмма бүгенгә әле зур дәрәҗәле галимнәребез дә "карап карыйк, моннан нәрсә чыгар дип аларның проблемаларына "Тукай эксперименты” дип кенә карыйлар. Бу һаман да шул кара болыт шәүләсе.

     Минем өчен исә Тукай феномены эксперимент түгел, ә татарның табигый рәвештә аякка баса башлавы. Ислам дине дә бит Мәккәдә тамыр җибәрә алма-ган. Мәдинәдә җибәргән һәм бернинди каршылыксыз Мәккәне биләп алган.

     Чуашстандагы татар иле турында сөйләгәндә, язганда миңа кайбер әңдәмәшләрем артык күпертәсең дип тә җибәрәләр. Бәлки анысы да бардыр. Әмма мин аның башлап йөрүчеләре белән сөйләшкәндә, аларның нийәтләре нәкъ шундый икәнен сизәм. Әгәр кайбер эшләр тоткарлана икән, бу аларның гайебе түгел, гайеп безнең битарафлыкта. Бездә нийәт юк. Нийәт булмагач гамәл дә юк. Аларның нийәтен исә булмас эш дип кабул итәбез. Артык тирәнгә кереп киткәч, саташу дип саныйбыз. Шуңа күрә мин аларның нийәтләренә куәт бирергә, кечкенә генә гамәлләрен дә киләчәк җимешнең орлыгы итеп күрергә тырышам. Бары тик ул орлык сәламәт һәм камил сыйфатлы булсын.

     Кызганыч ки, Татарстанда әлегә аның шытымнары юк, шуңа күрә игътибарым да күбрәк шытым бирә торган җиргә йүнәлгән. Кайчан булса да аның орлыклары Татарстан җиренә дә килеп ирешер дип өметләнәм.

     Тик шуннан соң гына бөтен татар җирендә татар заманы башланыр.

      Илдус Әмирхан, 9 август 2011 йыл

      "Татар заманы” электрон гәзите өчен

 
Просмотров: 1563 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
1 Юлтый  
0
Барыгызга да Башкыртстаннан күп сәләмнәр!
Зур рәхмәт, Илдус әфәнде. шундый төпле материалыгыз өчен. Безнең аныдыйны беренче күрүебез. Баксаң, алар байтактан билгеле икән. Шулай инде, тик арбалы да атлы гына заманнарда "Тәрҗеман" тиз арада ботендөнйага тарала алган, ә интернет заманында шундый кирәк әйберләрне еллар буе ишеткән-күргән юк.
Бу яңалыкка икенче яклап караганда, аптыратырлык хәлләр туа: бер тирәдә халык, шул ук татар, үз "илен" күтәрү дәрәҗәсенә җитә язган, икенчесендә исә, тормыш бернинди үзгәрешсез бара, яг"ни, шул ук эшсезлек, эчкечелек, хәерчелек, динсезлек, җавапсызлык, күпләп үз-үзләренә кул салу...
Мин үзем авыллардагы бу авыр вәзгыйәттән чыгу юлын "Якташлык" системасын кулланып булыр иде дип уйлап, шушы гамәлгә булдыклы авыл агайларын, укытучыларны, авылдан чыккан зыялыларны, һәм имамнарны якынайтырга кирәклеген алга сөрә идем. Минемчә, башта авылда сайт ачарга, һәм бергәләп эш итәрлек кече генә булса да төркем оештырырга кирәк иде. Әммә бүгенге көндә мәктәпсез, мәчетсез авыллар, ә кешеләренең байтагы агулы аракы эчәргә әвәс икәннәре, һәм урыны белән авыр холыклы, җинайәти кешеләр кулы астына эләгүләре дә билгеле. Ничек кенә булмасын, минем бу идеям гамәлгә ашудан ерак иде әле...
Сез мине канатландырдыгыз. Тагын бер мәртәбә Рәхмәт.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!