Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 28.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2015 » Апрель » 12 » 12-04-15 Авылыбызның тарихи вакыйгаларына багышланган корбан мәҗлесе
12-04-15 Авылыбызның тарихи вакыйгаларына багышланган корбан мәҗлесе
18:52

Тыйнак халкым минем, жыйнак халкым,

Изге жирем, газиз Ватаным!..

Бүгенгеңне синең аңлар өчен

Үткәннәргә барып кайтамын...

                                                 (Л.Лерон.)

   1941нче елның 22 май иртәсеннән авылыбыз мәчетенең манарасын кисеп, эшеннән тукталуына 50 ел узганнан соң, янә азан тавышының тирә - якка таралуы һәм авыл халкын намазга чакыруыннан Тукай авылы халкы өчен яңа тормыш башлана. Ул вакытта 13 яшьлек Әхмәтсафа углы Шакир ярты гасырдан соң азанны аңа әйтү насыйп буласын белми иде әле.

   1990 нче елның 12нче апрель иртәсе.
   Азан... Тирән йокыга талган табигать уяна. Авыл өстенә бәрәкәт яудырып, моңлы азан тавышы тарала.
   Авылыбызда янә ярты гасырдан соң беренче мәртәбә азан тавышына 25ел тулу сәбәпле һәм халкыбыз өчен зур хөрмәткә лаек булган Сафьянов Минегали хәзрәткә 125 яшь тулу уңаеннан барлык имамнарны (Зөлхиҗҗә хәзрәт, Садертдин хәзрәт, Гибатдин хәзрәт, Гайнулла хәзрәт, Шәйхелислам хәзрәт, Бәдретдин хәзрәт, Шакир хәзрәтләрне) искә алу йөзеннән мәдрәсәдә корбан мәҗлесе булып узды.

   Мәктәп бинасында дәвам иткән кичәне Наил хәзрәт Җамалутдинов алып барды. «Гөлстан» мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзерге вакытта ЧГПУның 1нче курс студенты Госман кызы Зөһрә Гибатдинова җитәкчелегендә авылыбызның элекке традицияләрен: балага дини исем бирү, аны дөрес тәрбияләү, әби-бабаларны,           әти-әниләрне хөрмәт итү, милли ризыкларыбызны онытмау һәм милли киемнәребезне кире кайтару йөзеннән әзерләнгән шәкертләр чыгышын халык бик яратып кабул итте.

   Тукай мәктәбебезнең элекке директоры, күп еллар буе физика фәнен укытып, лаеклы ялга чыгып, авылыбыз тарихы турында күп кенә материаллар туплаучы Гаяз Җамалетдин улы Җамалетдинов кыскача гына мәчет тарихы белән таныштырды. Тукай мәктәбе укытучылары һәм Иҗтимагый киңәшмә исеменнән балалар тәрбияләүдә зур өлеш керткән укытучыларыбыз  Гаяз абый белән Мөршидә апаны алтын туйлары белән котлап, буләк тапшырылды.

    Сталин репрессиясенә дучар булган һәм динебез өчен гомерен корбан иткән Сафьянов Минегали хәзрәткә 125 яшь тулу уңаеннан кичәдә 50 ел гомерен мәктәптә балалар укыткан аның кызы, хөрмәтле Бәйзә апа, үзенең чыгышында авыр балачак хатирәләрен искә алды.

   Минегали хәзрәтнең тормыш юлын тасвирлап, аның оныкчыгы,  6нчы сыйныф укучысы Мингалеева Айзилә чыгышын халык бик зур игътибар  белән тыңлады.

   Якынлашып килүче 9 нчы Май- Җиңү бәйрәмен искә алып, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган һәм исән кайтып, бакый дөньяга китүчеләр рухына дога кылынды.

   Кичәне йомгаклау өлешендә Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов мәдрәсәнең олы яшьтәге шәкерт - апаларга Коръән китабы тапшырды.

   4 сәгатькә якын сузылган кичә мәдрәсәдә корбан мәҗлесе белән тәмамланды.

Просмотров: 772 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz