Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Август » 9 » 09-08-15 Нуретдин Садретдинов туган авылында булып китте
09-08-15 Нуретдин Садретдинов туган авылында булып китте
13:07

   Гомер юллары кемне кая гына илтеп ташламый. Менә Нуретдин Садретдин улы Садертдиновның да шундый гомер сукмагы меңгә аерылган.

Бу көннәрдә ул туган туфрагын күреп китте, инде ул авылдан аерылганнан соң танымаслык булып үзгәргән Тукай урамнарын, мәчет-мәдрәсәләрне күрде.

Нуретдин ага кем соң ул диярсез. Әйе, ул танылган галим дә түгел, җитәкче дә түгел. Әмма тукайлар өчен ул ил буйлап сибелгән кадерле авылдашларыбызның берсе.

   “Мин туган нигеземне күрергә кайттым”

   Нуретдин ага Тукайга күршебез Урмай авылы егете, Нижний Тагилда имам булып эшләүче Фәнис хәзрәт белән кайтты. Матур ак сакаллы, кечкенәрәк буйлы, казанчарак сөйләүче бу абзыебыз 1933 елда Тукайда Садретдин Сәләхетдинов гаиләсендә туа. Әбисе Ләйлиҗамал, әнисе күрше Чичкан авылы кызы Сәмига була.

   Әтисе башта Ленинградта тора, ә Нуретдин анасы белән Тукайда. Сугыш вакытында әтисе һәлак була. Кечкенә Нуретдин авылда әбисе Ләйлиҗамал әптәйдә тәрбияләнә.

   Соңрак әнисе кечкенә Нуретдинны әбисеннән алып китә. Гәрчә, Нуретдинның әтисе васыят итеп, улымны бирмәгез дип әйтеп калдырган булса да, әнисе милиция, сельсовет ярдәмендә улын әбисеннән ала. Алар башта Мәскәүдә торалар, 1942 елда ул чактагы Горький шәһәренә күченәләр. 1950 елларда әнисе белән буй җитешкән улы Нижний Тагилга барып урнаша. Шунда Пермь өлкәсе Барда районы кызы белән Нуретдин гаилә корып җибәрә. Төрле эшләрдә эшли Нуретдин ага: Уралвагонзаводта мастер, Сверрдлау өлкәсендә УРАЛМАШта прораб булып та хезмәт куя. Спорт белән шөгылләнә, бокс буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешә.

   Тормыш иптәше белән алты бала үстерәләр.

   “Бүген ике улым Украинада яши, бер улым үлде. Ике кызым Нижний Тагилда, бер кызымннан хәбәр юк”, - ди Нуретдин ага.

   Авылда туганнарыгызны беләсезме дигән сорауга, төгәл җавап бирәлми. Нигезем мәктәп янында иде ди. (Аның бала чагында мәчет манарасы киселеп, бинада мәктәп ясаган булганнар). Бүгенге Гималдинов Кәшаф (чужай) урнашкан нигезне, шунда яшәдек дип күрсәтә. “Хәзер мин туган нигеземне, авылымны күрергә кайттым” - дип юана Нуретдин ага.

   Өзелгән җепләр

   Нуретдин ага туган якларында беренче кат 5-6 ел элек була. Чичканга әнисе элек тә кайтып йөргән икән. Менә шунадгы туганнарын таба. Хәзер алар белән элемтәсен эзми. Тукайда туганнарым кемнәр икәнне белмим ди.

   Шулай да, элегрәк Тукайдан Нижний Тагилга килеп торган Әхмәдулла Шәнгәрәев белән туган тиешлелеген сизенә. “Хәзер җеп очына чыгып булмас инде” - дип өзгәләнә карт.

   “Бабам Сәләхетдин булган, әтиемнең браты Шәйхетдин, сеңлесе Зәйнәп исемле булган. Соңгысы Канаш шәһәрендә яшәгән. Әни ягыннан бабамнын сеңлесе (Чичкан кызы) шулай ук Тукайга кияүгә чыга, исеме Ләтыйфә” - дип санап китте Нуретдин бабай туганлык җеп очларын барларга тырышып.

   Туган як үзенә тарта

   Нуретдин бабай Тукай авылының бүгенге үсеше өчен бик шатлана. “Туган авылымның шулай үзгәрүенә ничек шатланмыйсың инде,” - ди. Нуретдин бабай мәдрәсә бинасын карап йөргәндә күз яшьләрен тыя алмады. Тукай халкы шундый зур эш башкарып чыкканына сокланып йөрде.

   “Әллә тагын кайтып була, әллә юк, - ди Нуретдин бабай.- Быел кайткач та, аякларым авыртып, район бүлнисендә дәваланырга мәҗбүр булдым. Әмма, Тукайны күргәч, яшәреп киткәндәй булам,” - ди 5-6 яшендә авылдан чыгып киткән Нуретдин Садретдинов.

Просмотров: 1128 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Август 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz