 Рабигул-әүвәл
аеның 12нче көне(быел 13нче гыйнварга туры килә) – сөекле Пәйгамбәребез
Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) дөньяга килгән көн. Бу көнне дөньядагы күпчелек
мөселманнар олылап бәйрәм итә.
Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләне Пәйгамбәребез
Мөхәммәд (с.г.в.с.) аша таныдык. Пәйгамбәребез (с.г.в.)
туган көне булу сәбәпле, бездә дә Мәүлид аен зурлап, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен
изге ният белән мәчет-мәдрәсәдә вәгазь сөйләнелә, гыйбадәтләр кылына, олуг шатлык
белән шәкертләр Мәүлид тамашасы әзерли. Мәхәллә халкы өйләрендә мәүлид ашлары
уздыра, Коръән укыйлар, пәйгәмбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр,
фәкыйрь вә ятимнәргә ярдәм итәләр.
Тукай авылы
мәхәлләсе һәм иҗтимагый киңәшмә һәр ел Мәүлид бәйрәмен матур һәм оешкан төстә
узсын өчен зур көч куя, ятимнәргә бүләк әзерли. Әлеге чаралар халыкта, бигрәк тә
яшь буында динлелекне көчәйтүдә, Пәйгамбәребезгә мәһәббәт уятуда матур бер
сәбәпче булды.
Мәүлид ае хөрмәтенә Тукай авылы мәхәлләсе,
иҗтимагый киңәшмә, Тукай мәктәбе белән берлектә авылда зур чара әзерли. Шул мәсъәләләрне
киңәшер өчен 10нчы гыйнварда мәктәп бинасында мәхәлләнең иҗтимагый киңәшмәсе киңәйтелгән
утырышын үткәрә.
Җыенга Мәүлид бәйрәменә, авылыбызның киләчәгенә битараф булмаган барлык
авылдашларыбызны чакырабыз. Башлана 18-00. Рәхим итегез!
Хөрмәтле авылдашлар! Аллаһы Тәгалә барчабыга
да Мәүлид аенда изгелеклар кылып, Рәсүлуллаһ шәфәгатен насыйп әйләсә иде. Аллаһы Раббыбыз
эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлык
бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә,
мәчет-мәдрәсәләребезгә, газиз Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһы Сөбханә вә
Тәгалә муллык вә тынычлыклар насыйп
әйләсен! |