Бүген мәдрәсәдә оештырылган лагерьның беренче сменасы үзенең эшен тәмамлады. Бу сменада 10 кон буе малайлар ял итү (төрле спорт ярышлары, уеннар, конкурслар) белән бер рәттән үзләренә рухи азык алдылар. Алар монда Ислам диненең нигезләре, аның тарихы буенча башлангыч белемнәрен, борынгы бабаларыбызның язма мирасы булган гарәп әлифбасының хәрефләрен һәм аларның үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Кайбер малайлар Коръәннең гарәп хәрефләре белән язылганын тәҗвид белән уку асылына төшенделәр. Балаларга ун көн буе мөгалимнәребез Рәис хәзрәт Арифуллин һәм Нәфисә Шакурова күп көч куйдылар. Балалар лагерь эше белән бик кәнагать булдылар һәм көзгә оештырылачак дәресләргә дә килергә өметләре барын белдерделәр.
|