Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 1969 елда ачыла. Ул Татарстан Республикасында иң борынгы истәлекләрдән санала. Тыюлык – дөньяда иң кыйммәтле тарихи һәйкәл, башка андый һәйкәлләр юк. Биредә Идел Болгарстаны 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итә. Шуңа күрә Болгар дәүләт музей-тыюлыгы Россия мөселманнары өчен дә изге урын санала.
1 июнь көнне иртәнге сәгать 6да Тукай Мәдрәсә шәкертләре Изге Болгар җиренә сәяхәткә кузгалды.
Журналист Рәфис Җәмдиһан автобуста ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән таныштыра башлады. Шәкертләр аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар. Сәяхәтнең иң беренче тукталышы – тыюлыкта яңа сафка баскан мәчет. Мәчетнең аскы катында шәкертләр Болгар тарихына караган рәсем һәм борынгы китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Өске катта исә барысын да таң калдырган экспонат – зәвыклы итеп эшләнгән Коръән китабы булды.
Чираттагы тукталыш –Ак мәчет. Ул тыюлыктан бераз читтәрәк салынган. Ап-ак булып ерактан ук балкып торучы Ак мәчетне күргәч, хәйран булдылар. Нинди могҗиза, нинди матурлык! Мәчет янәшәсендә генә киләчәктә шәкертләр белем алачак мәдрәсә дә бар. Мәчеттән ерак түгел җил тегермәне һәм агачтан авыл йортларына охшатып салынган корылмалар да мондагы төзелешнең киң колачлы булуын күрсәтә. Әлеге корылмаларда “Икмәк музее” ачылган икән.
Биек краннар булмаган вакытта да нинди корылмалар эшли алган безнең бабайлар. Ак пулат, Кара пулат, Кече манара, мунчалар... Һәр адымда тарих, тарих, тарих...
Рәхмәтле, бик рәхмәтле шәкертләр! Сәфәрне оештыручы мәхәллә картларына, иҗтимагый киңәшмә әгъзаларына, алып баручы абый - апаларга. «Тормышлары изге сәфәргә тиң булсын! Безне зурлаган өчен, Ходай Тәгалә үзләрен дә зурласын!»–дигән теләкләрдә шәкертләр.
|