Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Среда, 16.06.2021

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

КОНДЫРЛЫ ҺӘМ ЧАКАНЛЫ

ЕЛГАЛАРЫ БУЕНЧА

КЕЧКЕНӘ СӘЯХӘТ

    Чурачык һәм Тукай авыллары арасындагы чик.      Бу чик үзенә күрә үзенчәлекле, чөнки ул ике авыл арасындагы гади чик кеә түгел ә вакытында  ике губерна арасындагы чикне тәшкил иткән. Бу чик Казан һәм Сембер губернасалары арасындагы чик. Ул.Казан губернасы Чүил (Цивиль) өязе Кишәле (Кошолей) волосте һәм Сембер губернасы Буа өязе Мурат волосте арасындагы чик тә әле ул. Күршедәге Чичкан, Чурачык, Урман асты Чурачыгы  Сембер губернасына кергән. Бу чик Чаканлы елгасы ярына җитә һәм елга буенча түбәнгә дәвам итә һәм Каен асты елгасы буенча югарыга менә. Каен асты (Хурнай /чув./, Напольно Сюрбеево /рус./), Җезби (Хыр хери /ч./, Сюрбей Токаево /р../) авыллары Кишәле волостена кергән.

(Хәзерге Комсомол элгәре татарча Олы Кишәле (Большой Кошолей /рус./, Аслă Каçал) исеме белән йөргән).  Элегәре Каен асты авылы Каен асты елгасының (Бу елга Чаканлы елгасының уң як кушылдыгы. Дөрес, бу елгаларны зур елгалар белән чагыштырып булмый, ә инде безнең якларда кечкенә инешне дә, чишмәне дә елга дип сөйлгәнлектән, шулай атыйбыз инде.) сул ярына урнашкан кечкенә бер чуваш авылы була һәм алар яңа урынга (хәзерге урынына) күчеп китәләр. Ул авыл Каен асты елгасы һәм Чаканлы елгалары кушылган урыннан 200-300 метр гына югарырак булган. Мин яшьрәк вакытта (илленче елларда) да шундагы чокыр-чакырларны йорт урыннары дип сөйлиләр иде картрак бабайлар.

     Чаканы (Чаканлы) елгасы буенда урыны-урыны белән сазлыклы урыннар була, аларның кайберләре хәзер дә саклана һәм анда кара башлы камышлар үсеп утыра. Камышларның кара чәкәннәре (чәчәкләре) чуваш телендә “чакан” дип атала. “Чакан” сүзе хакында Ашмарин үзенең “Словарь чувашского языка” исемле күп томлы хезмәтендә дә язып үтә. Менә шул “чәкән –чакан” сүзеннән бу урынны “чәкәнле – чаканлы”, ягъни “камышлы” дип йөртеп, бу елгага “Чаканлы” исеме кушыла дип фарызлап була. Инде “Чаканлы” сүзе җирле диалектта үзгәрешләргә дучар булып ул “Чаканы”, я булмаса “Чакалы” дип язылган документлар да очратырга мөмкин. Чаканлы һәм Каен асты елгалары тоташкан җирдәге “борын”да 4-5 га җир Тукай авылыныкы була. Моны 40-50 еллар картасында ачык күреп була. Сугыштан соңгы елларда да анда я булмаса тары чәчеп, я булмаса бәрәңге утыртып ул җирне колхоз файдалана иде. Инде 50 еллар ахырына колхозларда төплечә тракторлар эшли башлагач, ул җир шулай кала.

      Инде Чаканлы елгасы белән бераз түбәнгә таба сәяхәт итсәк, Ядъгәр һәм Җезби авылларына алып бара торган “Чаканлы күпере”нең калдыкларына юлыгасың. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, Чаканлы елгасы Күпердән эстәге өлештә үзенең агым юлын үзгәртә. Әгәр ул шул үзәнлектә Ядъгәр басуы кырыеннан ук акса, соңгы 15-20 ел дәверендә 7-8 метрга Тукай авыл ягына таба күчә.  Ул күпер 1960 елларда сафтан чыга, ә аңаргачы аны ремонтлап, кирәгендә яңадан ясап торалар. Ул күпернең ике ягы дамба белән өелгән була. Тукай авылыннан күпергә алып баручы юлның ике ягы канаулы булып, юлның ике ягында чирәм үсә. Дөрес, ул вакытларда техника да аз була. Төп транспорт булып арба һәм чана була, я булмаса җәяүлеләр җәйлеген ике тәгәрмәчле кечкеә арба, безнең мишәр телендә “мәдәк”, ә башка авылларда “Уф, Алла”, ә кышлыгын кечкеә чана белән кирәк-яракны тартканнар, хәтта урманга утынга да барганнар. Шулай да халык ул вакытта юлларга зур игътибар биргән. Чаканы күпере белән авылны туп-туры юл  тоташтыра. Сугыш беткән  (1945) елларда авылның кырый йорты булып Хабибрахманов Рифкатьлар хуҗалыгы була. Менә шул кырый хуҗалыктан юл туп-туры күпергә тоташкан була.

      Күпердән чыккач юл икегә аерыла. Берсе Ядъгәр авылына илтсә, икенчесе; 4-5 км ераклыкта булган Җезби авылына илтә. Җезби юлы кыр юлы гына була һәм ул Җезби авылы янындагы кырдагы кечкенә генә куаклык янына килеп чыга (Хир-хыва – Кыр-куак, кырдагы куаклык, Хыр-хыва булса нарат куаклыгы дип тә була; бәлки икенче варианты дөресрәктер, чөнки бу буйларда нарат агачлары үсә). Ул кырларны сукалап чәчкәч юл беткәч, халык аны үзенчә генә сала торган була. Күпер бетеп, елга аша җәяүле юлы гына калгач, халык юлны яңарта һәм Каенасты елгасы буенча менеп, Ядъгәр һәм Җезби (“Красный маяк” һәм “Восток” колхозлары) чигеннән Җезби янындагы Хир-хыва елгачыгы буендагы асфальт юлга чыга

    Ядъгәргә китә торган юлның да 400-500 метры кыр юлы гына була, ә калган өлеше, Ядъгәргә җиткәнче ике ягына канау казып ясалган юл була.

     Сәяхәтебезне дәвам итеп, күпердән түбәнрәк булган урыннарга күз салсак; монда баткак-сазламык урыннарга тап булабыз. Монда күбесенчә вак камышлар үсә.  Мондый сазламык елганың ике яры буенча Кондырлы елгасына койган урынгача бара. Элек бу урыннарны “Куак” дип йөрткәннәр, бәлки монда вакытында зур агачлар үсмәсә дә вак куаклар үскәндер; әле бу сүз кулланышын алтмышынчы елларда да ишетеп була иде.

     Инде параллель рәвештә Чаканы елгасының уң як яр буена да күз салыйк. Хәзерге Урманасты (халык телендә Урманасты Чурачыгы шулай йөртелә инде, Подлесные Чурачики /рус,/. Вăрман хери Чурачăк) күпереннән түбән таба тешкәч тә, бер-ике елга башы –ерынты  бар. Заманында елгага якын урыннарда күәтле үлән үскән. Басулар хәзерге кебек елга ярына якын итеп үк сукаланып чәчелмәгән. Елга буйларында көтү йөрерлек урыннар булган. Менә шундагы  чирәмлекне муллага биргән булганнар. Ул урыннан мулла ел саен печән чабып алган. Ул урынны соңгы елларгача “мулла чалуы” дип йөртәләр, дөрес. хәзерге буын бу исемне белми инде. Инде вакыт узу белән, буыннар алмашу белән сөйләмнән ул термин төшеп кала. Сугыш һәм аннан соңгы елларда да “1-Август” колхозы аннан ярыйсы ук печән җыеп ала иде.

   Бу урыннардан түбәнрәк төшкәч, торфсыманрак туфрак катламы бар. Бу җирдән, 1980-2000 елларда Урмай һәм Тукай авыл халкы, кирпечтән өелгән өйләрнең диварының (стена) ике арасына тутру өчен алалар. Хәтта 1950 елларда бу урыннарда кыш көннәрендә дә җир астыннан төтен пыскып тора иде, моны җир составында булган торф яна дип сөйлиләр иде. Инде тагын түбәнрәк төшкәч, ярыйсы ук мәйданы булган чирәмлек бар. Халык монда терлеген куа, каз-үрдәкләрен куа. Авылда терлек саны күбәеп, авылда ике көтү барлыкка килгәч, авылның, мәчет тыкрыгының Ядъгәр ягы өлеше, көтүе шуннан чыга. Монда кучкалыклар күп, халык сөйләвенчә, имештер мода элек урманлык булган һәм бу кучкалыклар агач тебе дип сөйләүләр бар, түбәнрәк баткаклык урын бар. Бу урын кеше атлап үткән вакытта да селкенеп тора. Халык күп йөри торган урында- Чаканлы елгасы буенда 2004 елны Җамалетдинов Имам  кое казыта, аңа бетон боҗралар белән Җамалетдинов Айрат, Айсын Рәфис булыша, Камалетдинов Зәгир эстен такта белән каплый.

Кыр(Полевая) һәм Яшеллек (Зеленая) урамнары чатыннан  Колмак арты һәм Дуслык (Дружба) урамнары юл тотсак монда да үзенә күрә кечкенә генә тарихи мизгелне искә төшереп була.  Сугышка кадәр чорда авыллар арасындагы юллар бик матур була. Аларның ике ягы да канауказып ясалган була, шул исәптән Ядъгәр авылына бара торган юл да бик матур була. Халык ул юлны Чаканы юлы, я булмаса Ядъгәр юлы дип йөртә. Менә шул юлның Чаканлы елгасы ягы (юлның сул ягы)басуның бер өлеше Гөбнә базары чиркәвенеке булып саналган   

  Татар халкы башка халыклар белән чагыштырганда элек-электән чиста халык булып саналган. Шунысын да әйтергә кирәк, Тукай авыл халкы да үзенең йорт-җир тирәсен чиста тота, тик йорт тирәсендә булган чүп-чарны авыл читенә чыгарып түгә, шунлыктан да Чаканлы елгасы читендәге чирәмлектә зур ике “тирес тавы” барлыкка килгән. Нинди генә чүп-чар юк инде анда. Күпме әйтелсә дә, бигрәк тә кышлыгын, төзелештән калган чүп-чарларны, йорт тирәсендә җыелган чүп-чарларны шунда түгә. Хәтта бу хакта 2004   елда “Каçал” ен” газетасыннда Район ветринария станциясенең баш врачы Велимухаметов мондый юлларны яза: “Тукай. Тукай авылында соңгы елларда яшь яңа эшмәкәрләр, Казан базарларында ит сатучылар барлыкка килде. Алар үзебезнең тирә-як авыллардан сыер, бозау, сарык терлеген сатып алып эшкәртеп, Казанга алып китәләр. Тукай авылына билгеле, аннан аяк, колак, тояк кебек хәзинәләр урамнарда һәм басу-кырларда аунап кала инде. Шуңа күрә авыл хакимияте бөтен эшмәкәрләрне  җыеп катгый рәвештә сөйләште. Хәзер авыл читендә чүп-чар өчен махсус урын булдырылды. Мондый хәлләр бөтен авылларда да бар. Чисталык үзебез өчен, торган җирләребезне яман чирләрдән саклыйк. / “Вакыт”,     №24,10.07.2004 ел/. (Бәлки уйларсың, монда юк-бар язылган дип. Юк. Тарих булгач, киләчәк буын дөресен белсен. Гафу ит, Күңелеңә охшамаса укуыңнан тукта!).   Газетада бу мәкалә дөнья күргәч тә, мәктәп коллективы моңа битараф калмый һәм ата-аналарга, авыл халкына мөрәҗәгать кабул итә. Менә ул:

“ТОРГАН ҖИРЕБЕЗ ЧИСТА БУЛСЫН!

Авылның мөхтәрәм бәндәләре, уйлагыз, Без тормыш куабыз, байлык җыябыз дип афәткә бармыйбызмы икән?

Күп кенә очракта без бакчаларыбызда җиләк-җимеш, яшелчәсен үстереп алабыз. Бу саваплы эш. Ә кайберләребез, ярты метр җир өчен тавыш чыгарып талашып ятабыз, бакчаларыбызны рәтләп чистартмыйбыз, аннан тиешле уңышны ала алмыйбыз. Мондый очракта да Аллаһы Тәгаләнең кисәтүенә басым ясап үтәсе килә. Ул: “Җир анагыз өчен низаглашмагыз, даулашмагыз, бүлешмәгез”, - дип кисәтә. Моның белән зур гөнаһ эшлибез.

Яз җитте. Әгәр дә яз җитү белән зиярәт көне үткәрү турында уйлашсак та бик урынлы булыр иде. Халык: “тереләрнең кадерен бел, үлеләрнең каберен бел”, - ди. Аллаһы насыйп итеп, үзегезнең үзебезнең мәңгелеккә бара торган йортыбызны, әби-бабаларыбыз яткан зиратыбызны зиярат кылып, чистартып, матурлап, мәрхүмнәрнең каберен күркәмләп, әрвахлар рухына дога кылып кайтсак, икеләтә саваплы булыр иде. Ул да таркау ятса, анда да пычраклык – ваемсызлык хөкем итсә, Аллаһы Тәгаләнең каршысында ни дип җавап бирербез. Монда да уйланырлык нәрсәләр күп. 1960 елларда зур тырышлык  күрсәтеп, Минегали бабай Әхмәтҗанов җитәкчелегендә зират койма белән әйләндереп алынды. Тирә-як авыллар өчен безнең зират үрнәк итеп күрсәтерлек булды. Ә бүгенге көнне нәрсә күреп була. Мәңгелек йортыбызны хуш исле чәчәкләр, үзебезнең догаларыбыз белән хөрмәтләү урынына, череп баручы тирес исе белән сыйлыйбыз түгелме? Безнең су чыганаклары – кизләүләребез ни хәлдә соң? Монда да уйланырлык  нәрсәләр бик күп. Монысын һәрберебез уйлап, табышмакка җавап тапса, уңышлырак булыр.

Мөхтәрәм авылдашлар, җирләребезне кадерлик. әйләнә-тирәләребезне чистартыйк, мөмкин булган җиргә агач утыртыйк, йорт тирәбезгә җимеш агачы утыртсак, саваплы булыр.

Безнең ата-анабыз кебек кадерле Җир –Анабыз бар. Җирне кадерләп нәрсәләр генә эшлибез соң без? Тукай авыл халкына килгәндә күбебез тарафыннан бу үтәлми. Дөрес, һәрбер йортка керсәң дә ишек алдыннан алып эчкә кергәч тә ялт итеп тора. Җир анабыз каршысында булган зур бурычыбыз – аны чиста- пөхтә тоту, ә без - җирдән печәнен чабабыз, агачын кисәбез, аңа нинди генә чүп-чар ташлыйбыз, аны җыештырмыйбыз. Бу бит Җир-Анабызны мәсхәрә итү. Район администрациясе газеиы “Каçал ен”нең 17 апрель санында район ветстанция начальнигы Рөстәм Велимухаметов “Яши торган урынны пычратмыйк” исемле мәкаләсендә Тукай авылы халкының югарыда әйтелгәннәрнең киресен эшләвен тәфсилләп язып биргән. Авыл тирәсендә чүп-чар өемнәреннән башка бернинди матурлык күрмисең. Әгәр уйлап карасаң, алар бит тагын чир чыганагы да булып санала. Соңгы вакытта авылда күп кенә гаиләләр терлек сую белән шөгелләнә башладылар. Дөрес, кешегә тормыш нужасын куу өчен бер шөгел кирәк. Шуңа да карамастан, иптәшләр, юллардагы, елгалардагы, кыр-басулардагы эчәкләрне һәм йорттан чыккан чүп-чарларны бергәләшеп бер урынга гына салырга тырышыйк.

Бу эшләрне бергәләшеп эшлик”.

      Менә шулай, Чаканы елгасы буенча булган кечкеә сәяхәт тәмам.

Инде янәдән дә, Чурачык белән Тукай авыллары арасындагы чиктән икенче сәяхәтебезне башлыйк. Кондырлы елгасының уң як ярында  4-5 метр биеклектәге ярлар. Чиктән алып “Күл” башына кадәр булган җир мәйданы “Заветы Ильича, соңрак “Труд” колхозы җирләре. 4-5 метр биеклектәге ярлар дәвам итә. Елганың ага торган өлеше әллә ни киң түгел – 1,2-2 метр киңлектә. Ел фасылларына карап ул үзгәрә. Елга буенда үзәнлек, анда башлыча каз үләне үсә. Аылның, хәзерге Новая урамы турыннан, халык телендә “Күл” дип йөртелгән елга башы тәшкил итә һәм ул ярыйсы ук мәйданны били. Кондырлы суы көньяктан агып килеп Астагы урам (Мәчет урамы - Ленин урамы) башына җиткәч, кинәт кенә ( чама белән   90ºка ) үзенең агышын көньяк-көнчыгышка юнәлтә, ә инде 300-400 метрлар аккач та, агымын яңадан төньякка юнәлдерә. Үзенең агым юлында булган “киртәләрне”-

ярларны һәр елны ишеп-җимереп бара.  Сары яр борылышында буа була  (ул урынны халык хәзер дә “буа” эсте дип йөртә) һәм анда су тегермәне булган. Авыл тарихына багышлап язылган к хезмәттә бу хак та да бераз язылган. Сары ярдан 40-50 метр түбәнрәк елга борыны бар. Анда кечкенә генә бер күлчек тә бар. Нинди эссе җәйдә дә ул күлчек кипми. Менә шул күлчектән 1-2 метр гына югарырак бер кое бар. Элгәре ул коены халык “Марҗа” кизләвә дип йөргән. Югарыда сагынылып үткән су тегермәне Иванов фамилияле бер рус кешесенеке булган. Ул бу урынны күпмедер вакытка арендага алган булган һәм тегермән тезеп үзенең хуҗалыгын булдырган. Аш-су хәзерләргә һәм эчәргә чиста су булсын дип кое казыта. башлыча бу коедан хуҗабикә су алганга, аны “Марҗа кизләве” дип йөрткәннәр. Инде буыннар алмашу белән ул исем сөйләмнән төшеп кала, бәлки Кизләү тыкрыгында яшәүче картыраклар искә алса гына. Әгәр дә бу кизләүдән калкурак урында басулар башланып киткән булса, 1950 еллар ахырына “Гвардеец» колхозы үзенең каралты-кураларын бу якка (халык телендә - Аръяк) күчерә башлый. Монда колхоз идарәсенең бинасы, иске келәтләрдән иген склады ясала. Марҗа кизләвеннән ерак түгел авылның горурлыгы булган – Зур кизләү урнашкан. Элекке картларның сөйләвеннән, халык аны 1897 елда ясый, аңа агач чан салалар Суы бик саф, тәмле һәм салкын. Аның суы мул булып улагыннан агып тора. Бәйрәм вакытларында мәҗелесләргә чәй кайнату өчен хәтта Чичкан авылыннан да су алырга килгәннәр. 110 ел дәверендә ул берничә мәртәбә тезәтелә. Соңгы юлы 1960 елда аңа бетон боҗра салалар. Ясау эшләре вакытында суның кечле килүеннән котылу өчен аның үзәгенә агач бәреп калдыралар һәм аның суы әзәя. Кизләү яныннан текә яр башлана. Кизләүдән 100 метрлар түбәнрәк бер су ерынтысы бар. Улюгарыдан бе үзәнлек булып килә, язгы сулар һәм кечле яңгыр сулары шуннан елгага ага һәм ярны ишеп бара. Бу үзәнлекне халык “кыярлар” елгасы дип атаган. Инде бу исемне дә белүчеләр бик аз. Бу үзәнлекнең үзенә күрә уңай якларын исәпкә алып, “Алга” колхозы идәрәсе үзәнлекнең ярына ике подвал ясата һәм соңрак бәрәңге сортлау җайланмасы ясатыла. !991 елда Тукай бригадасы “Алга” колхозыннан аерылып, “Тукай” колхозы оешкач, барлык корылмаларны да монда төзеп, колхозның үзәге шунда оештырыла.

        Бу ерынтыдан түбәнрәк тагын бер ерынты бар. Аны халык “Ырымбаш” елгасы дип йөргән. Бу хакта  авторның авыл тарихына багышлангае китапчыгында  язу бар.

      1960 елларгача Урмай белән Тукай арасындагы юл монда булмый. Ырымбаш елгасыннан түбәнрәк тигезлек китә. Бу кече кашның итәге булып тора. Менә шул  тигезлектәге бер калкулыктан авыл халкы мич чыгару өчен,  мичлек кирпеч сугу өчен балчык ала, инде ул күмелеп беткән. Иңкүлекнең зиратларга якынрак урынында авылның төп күпере була.Күпердән юл кече кашка менә, әгәр ул юлның бер ягында биек булмаган яр булса ( “Гвардеец» колхозы “Алга” колхозына  кушылгач, бу ярдан колхоз кирәк-ярагы өчен комлы таш чыгара башлыйлар. Бу эш дистә еллар дәвам итә), икенче ягында – уң ягында ерынты була. Моннан басудан тешкән сулар аккан. Бу юл бик җайсыз була. “Каш” итәгендәге тигезлек “Кыр кәрәкә”се дип исем йөрткән елга башына кадәр бара. Күбебез белмәскә дә булдыра: “Нәрсәне аңлата соң “каш” сүзе? “Татар теленең аңлатмалы сүзлегенеә III томында мондый аңлатма укырга мөмкин: Каш – кашлак – калкып. чыгып торган , калкып (рельеф турында) ; калку – күтәрелеп торган, калкып торган, калкулык – тирә-як белән чагыштырганда биегрәк булып, күтәрелеп торган урын. Диңгез өсте тигезлегеннән 200 метр чамасы биек булган урын.  Бу урыннарда елганың яры биек түгел, ә тигезлекнең уң ягыннан ярыйсы ук биеклектә текә булмаган сырт бара (Сугыштан соңгы елларда – җигүдә үгез һәм сыерлар кулланылганда, юлны кыскарту йөзеннән ындыр табагына йөрү өчен турыдан юл бар иде. Инде юлны тагын да кыскарту йөзеннән “Үләксә базы” исемен йөрүче сырттан да турыдан юл бар иде. Дөрес, бу юллардан шуграк егет-малайлар гына йри иде), ул хәтта  “Кәрәкә” күле янына җитә. “Кыр кәрәкесе” исемен йөртүче урын бер ерынты. Аның Кондырлы елгасына тоташкан җире буаланып, анда кечкенә генә күл барлыкка килә. Бу буа эстеннән дә олаулылар йөри иде, яр ярыйсы ук текә булса да. Инде сыер, үгез, ат чорлары бетеп техника чорына күчкән чорда бу юллар үзләренең әһәмиятен югалталар. Инде качып-посып йөргән очракта гына аларны юлаучылар искә төшерә. Анда камыш үсә. Авылда терлекләр саны аз булган чорда, сугыштан соңгы елларда да анда кыр үрдәкләре бала чыгара, җәйлеген торналар булмаса да челәннәр күренгәли. Шул урында, ни сәбәптәндер, Кондырлы суының тебе каты – батмый һәм монда гомер-гомергә көтүнең елганың бер ягыннан икенче якка кичеп йөрү урыны булган. Шушы урыннан түбән киткәч, елга буе баткак, монда яр буенда су чыганаклары (кизләү) да күп. Кайдан казысаң да чылтырап кизләү бәреп чыга. Кәрәкә күленә каршы якта ярыйсы гына Кәрәкә сырты исемен йөртүсе сырт бар. Кәрәкә ярыннан һәм Кыр кәрәкәсе яры буенда ташлар да күп, тик алар элгереп җитмәгән, хәтта авыл халкы  1950-60 елларда чыгарып та карый, тик алар бик тиз эрүчән була.

     Менә Кондырлы елгасының уң як ярына да кечкенә сәяхәт ясап алдык, инде янәдән сәяхәтебезне башлап, Кондырлы елгасының сул як ярына күчик. Чурачык ягындагы чиктә “изгеләр кабере” исемен йөрткән каберлек бар. Риваятьләрдән күренгәнчә, күршедәге Чурачык авылы чуашлары яз җиткәч, Тукай кырына басып кереп иген чәчкәннәр һәм ике авыл арасында тавыш, шау-шу, гауга чыккан һәм бу тавышлануларны бетерү йөзеннән Тукай авыл халкы бер мәетне шунда җирләгән һәм шуннан соң бу гаугага чик куелган. Инде архив документларыннан күренгәнчә бу чик , ике авыл арасындагы чик кенә түгел, ә губерналар арасындагы чикне тәшкил иткән; шулай булгач, алар шундый мөһим чик аркылы чыгып шундый эшне эшләргә булдырдылар микән? Халык бу риваятне инде күп еллар сөйләп килә һәм хәзер дә моның шулай булганлыгына ышана. Бу каберне авыл халкы тәрбияләп тора: аның тирәсен чардуган белән әйләндереп алган, анда булган чүп-чарны чистартып тора. Узган-барган кеше шунда туктап үзенең белгән сүрәләрен укый, догасын кыла. Соңгы мәртәбә бу зиратны тимер чардуган белән Хисаметдинов Галәлетдин (кыпыр) әйләндереп ала.

     Зираттан түбәнрәк урнашкан чирәмлекне, монда күл булмаса да, авыл халкы “Зур күл яны” дип йөртә. бәлки күл янындагы чирәмлек белән чагыштырган да мәйданы зуррак булгангадыр. Күл урнашкан, Кондырлы елгасының уң ягындагы чирәмлекнең зур мәйданы Чурачык җире булып санала. 1950 елларгача бу чирәмлектән колхоз терлекләргә печән чабып ала. Шул җир мәйданыннан ярыйсы ук зурлык та дүртәр кибән печән ала. Ул елларда колхоз хекүмәткә печән бирергә тиеш була һәм ул печәннең күпмедер өлеше шунда тотыла. Соңыннан, колхозлар берләштерелгәч бу чирәмлекнең ул кадәр кирәге калмый һәм башлыча ат көтүе йөртелә; ә инде соңыннан, тәрбия җитмәү сәбәпле бу чирәмлекне шайтан таягы (татарник) басып китә һәм авыл халкы хуҗалыкта булган чүп-чарны шунда түгә башлый. Авыл күперен язгы ташу алып киткән елларда “Алга” колхоз идарәсе Кондырлы елгасы аркылы вакытлыча күпер ясатып куя. Инде Чурачык ягыннан йорт салу өчен урыннар бирелә башлагач, ул җир ташландык урынга әйләнә. Шул чирәмлектән авыл ягына атлагач, Новая урамы башында бер кечкенә генә сырт бар. Вакытында мич чыгару өчен моннан авыл халкы сары балчык ала. Ул сырттан түбәнрәк тешкәч чирәмлек. Чирәмлектә вакытында Багаутдинов Галәлетдин казыган бер кое бар, халык аны Гальау кизләве дип йөртә. Гальау кизләвеннән ерак түгел сыртны халык элегрәк “Балчык” базы дип йөрткән, чөнки авыл халкының күбесе мич чыгару өчен һәм кирпеч сугу өчен сары балчык ала. Бу балчык составы буенча кирпеч сугу өчен бик кулай балчык санала. Балчык базы яныннан авылга киң юл була. Инде ул яр ел саен әкрен генә ишелеп бара. Бәрәңге бакчалары башыннан җәяүле сукмагы гына калган (2006), ә вакытында моннан машина белән дә йөрергә мөмкинчелек булган. Яр ишерелеп килгәнче, монда бер кое була, аны халык “Теге оч кизләве” дип йөргән, ул кизләү 1980 елларда юкка чыга. Дөрес ул кизләүдән су улактан акмый. Суны чиләк белән генә алалар. Язгы ташу вакытында аш пешерү, чәй кайнату өчен суны аннан барып алган (бар авыл халкы да дип була), чөнки әле 1950 елларгача авылда коелар бик аз иде. Моннан 10 метрлар чамасы бер ерынты бар. Элегрәк ул ел саен зураеп барып авыл башына ук килеп җитә. Инде шул тирәдәге хуҗалыклар чүп-чарларны шунда түгеп, агачлар утыртып ул ерынтыга зураерга ирек бирмиләр. Шулай ук һәр елны аз-азлап ишерелеп барып магазин артындагы яр да магазин нигезенә килеп җитә язган. Суның (бигрәк тә язгы ташу вакытында) басымы  Астагы урам башынндагы ярга зур булганлыктан, ул яр һәр елны ишелеп-җимерелеп бара.  Бу яр кырыеннан элгәре ат юлы булган һәм аннан келтә ташыганнар. Әкренләп яр җимерелеп – ишелеп моннан ике хуҗалык башка урынга күчәргә мәҗбүр була (Садртдинов Зартдин /алакый/, Гинетуллин Хайдәр /макмый/). Елга үзәне буенда  тигезлектә каз үләне үсә. Без сабый чакта да (1940-60) күлгә су коенырга йөргәндә шул текә ярдан йөргән, инде изге йөрәкле кайбер малайлар йөрергә уңай булсын дип баскыч ясыйлар иде. Инде ул яр чүплеккә әйләнгән. Кемнең хуҗалыгында нинди чүп-чар бар шунда ташый. Кизләүгә җиткәнче бәрәңге бакчалары очында бер күл сыман су җыелып тора торган урын бар. Инде ул кибеп бара. Кизләү тыкрыгына җиткәнче 3-4 метр биеклектәге текә яр бара. Тыкрыктан узып түбәнрәк тешкәч тә бер култык бар. Анда да вакытында кечкенә күл була (“Галимҗан бабай күле” дип йөртелә иде), инде “плотина” төзегән вакытта ул күл күмелә). Плотина урынында текә яр була. Плотина (1984-86 еллар) төзелгән еллардан Кондырлы су буен тал куаклар басып ала, алар ел саен югарырак китеп үсәләр.Имештер, Кондырлы елгасының агым юлы, моннан ничәдер йөз еллар элек, мәчет урамыннан тэбәнрәк агып, зиратлар тҗирәсе янына чыккан икән

дигән фаразлар бар. Дөрестән дә, Күпер (Габайдуллин) урамындагы сырттан астарак урнашкан берничә хуҗалыкның бәрәңге бакчасы юеш-сазламык тора. Яңгырлы елларда анда хәтта су җыелып ята.

    “Плотина”дан түбәнрәк авылның элекке күпер урыны булган. Ул зиратлар янындагы елгачыкка җиткәнче була. Бу күпер авылдан чыгучы урамннан түбәнрәк урнашкан була. Зиратлар янындагы елгачык хәзер дә бер баткак урынны хәтерләтә һәм аннан кечкенә генә инеш суы агып тора. Бу елгачыктан алып  “Үләксә базы” күлчегенә кадәр биек булмаган (4-5 метр биеклектә) яр бара.  Нилектән бу сулык “Үләксә базы” дип аталган,  бер кем дә җавап биргәне юк. Вакытында (50 елларга кадәр) бу күлчектә балалар су коена.  Шушы сулыктан тирән яр башлана, халык аны “Сары яр” дип йөртә. Шушы яр кырыеннан хәзер дә халык мич чыгарырга балчык ала. 200-250 метр түбәнрәк киткәч, яр сөзәгәя һәм аланлык башланып китә. Шушы алан башланган җирдән бер ерынты башлана һәм ул Кондырлы елгасы буенча бара. Бу ерынты  Кондырлы суына тоташкан урында буаланып кала һәм ул күл формасы булып кала. Бу күлнең тирәнлеге, вакытында 2-3 метрга җиткән. Элегрәк басуларны көзлеген сукалап калдырмаганлыктан, язгы ташу вакытында басудан туфрак акмаган. Инде колхозларга техника килгәч, басулардан туфрак агып бу күл һәм аның янәшәсендә булган Кече Кәрәкә һәм тагын   бер “күл” дуен-ләм белән күмелә. Ул күлләрнең икесе бетенләйгә бетә, “Зур Кәрәкә” исемен йөртүчесенең дә якын елларда тагын бер күлчекнең җир йөзеннән китүен көтергә генә кала. 1980 елларгача яшҗ җилкенчәк су коенырга шул күлләргә йөргән һәм балык та күп була, башлыча такта – кәрәкә балык. Менә шул кәрәкә балык исеменнн чыгып чыгып күлгә “Кәрәкә” күле исеме бирелгән дә инде. Монда өч күл янәшә булып, берсе зурлар күле, ә икенчесе кечрәкләр күле дип йөртелә.

Халыкның әйләнә-тирәгә салкын каравыннан, аның ваемсызлыгыннан  күпме байлык, күпме табигать матурлыгы юкка чыга бит.

     Менә шулай кечкенә генә экскурсия тәмам. Вакыт узар. Киләчәк буын моны белмәс, ә инде без үзебезнең белгәннәребезне мирас итеп калдырырга уй тотып яздык. Бәлки, кем дә булса укып кимчелекләрне тапса гафу итсен безне. Болар барысы да тарихыбызны киләчәк буынга җиткерү йөзеннән язылды.

       Сезгә җиткерер өчен моны яздылар элекке география укытучысы Мөршидә Хидиятулла кызы һәм авылның тарихы белән кызыксынучы Гаязетдин Җамалетдин улы Җамалетдиновлар.

    2006 ел.

 

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июнь 2021  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2021 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz Rambler's Top100