Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Суббота, 20.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

Тукайда туй
Тукайлы Арча ягы Тукай авылы халкыннан ничек аерыла? Соңгысында диннәрне тыючыга һәйкәл салмыйлар.
(Сәяхәтнамә)
 

 РОССИЯ БАШЛАНДЫ

Чуашиянең Комсомол районы Тукай авылына Казаннан Урмай автобусы бара. Юл Кайбыч районы аша уза. Мәлки, Тәрбит, Чүти кебек авыллардан соң бер озын торак башланды. Юл кырыендагы йортлары һич бетмәс кебек иде. “Бу Россия”, - диделәр. “Россия совхозы” булып чыкты. Ул Комсомол районы үзәгенә хәтле барып тоташты.

ИҖТИМАГЫЙ АВЫЛ КЛУБСЫЗ ЯШИ

Авыл Мәүлет бәйрәме белән котлаган татарча матур язулар белән каршы алды. Татар телле, татар җанлы Тукай булса да, исеме Казан арты шагыйренә багышланмаган. Атамасы унҗиденче гасырдан ук килә. Биредә иске мәчет клуб булып торган. Туксанынчы елларда авыл картлары аны мәчет итеп кире кайтарткан. Аннары зур итеп яңа мәчет һәм мәдрәсә дә салынган. Эчендә китапханә дә, газеталар да бар. Ә клуб? Тукайлылар клуб булуын да тели кебек, тик аны салучы хөкүмәт күренми.

Ә милли йолалар клубсыз да үтәлеп килә. Аннан башка да фикерләшеп, күмәкләшеп яшиләр. Тукайлылар авылны яратып яши. 2000 елларда 358 йортлы булса, 2008 елда ул 500гә якынлашкан. Ярдәмләшү йоласын да элек мәхәллә картлары саклатырга тырышкан. Бүген исә эстафета яшьләрдә. Тукай Иҗтимагый шурасы ("Киңәш") белән дә дан казанды бит. Ул 2007 елдан рәсми рәвештә эшли. Авылдагы күмәклек кызыксыну уяткан, мондый шура Шыгырдан һәм Урмайда да эшләп килә.

ИНТЕРНЕТТА БАРЫСЫ ДА БАР

Тукай авылы шурасын Әгъзәм Шакиров җитәкли. Ул җәдит укытучы кебек тирән кара түбәтәй һәм кара пәлтә кигән кыяфәттә каршы алды. Наилә ханым белән Азат һәм Юныс исемле иманлы балалар үстерәләр. Өе дә башкаларныкы кебек: төзек, иркен, бик чиста. Бакчасында алмагачлары да гаскәр кебек тезелеп утыра. Ә җылы өй залына намазлык җәелгән, ул идәннән алынмый да. Иң кадерле китабы - Коръән. Шкафына татарча, төрекчә, гарәпчә, инглизчә, чуашча китаплар тезелгән. Тик әти белән уллар беренче чиратта Интернетка тартыла. Авыл бит хәзер кем өйләнгән, туган, ни булган, мәхәлләдә ни бар, дип Tukaevo.ucoz.ru сайтына керә. Мәскәү, Питердагы эре кибетләрне сыйфатлы хәләл ит белән тәэмин итүче цех хуҗасы Әгъзәм Шакиров бер дә тартынмыйча уллары белән бергә инде Инетта да мәгърифәт тарата. Шул ук сайтта Чуашстан, Татарстан, Ислам галәме хәбәрләре, дини вәгазьләр дә урын алган. Шура иң зур эшләренең берсе дип авыл газетасы “Нурлы иман”ны чыгарып һәр гаиләгә таратуны да күрә. Ул даими рәвештә айга ике мәртәбә нәшер ителә. Аны чыгаруда җирле мәгърифәтчеләр Мөршидә һәм Гаязетдин Җамалетдиновлар күп көч куйган.

ӨЧ ТУЙНЫҢ БЕРСЕ ГЕНӘ СИНЕКЕ

Әгъзәм Шакиров, кешенең өч туе була, ди. Бәби, никах һәм саубуллашу туе. Никах туен гына кеше үзе оештыра һәм ул аны онытылмаслык итәргә тырыша. “Ярдәмгә Буадан сатириклар, җырчылар чакырыла. Әмма аларның көлкесе тозсыз кебек тоела”, -ди тукайлылар. Бу юлы мәгънәле дә һәм аракысыз да, йола буенча да, яңача да булсын, дип Казаннан мине чакырдылар. Ә бит авылда үз туй йолалары да булган. Моннан 15-20 еллар элек олы туй атна-ун көнгә сузылган. Башта кыз ягында карт кодалар өч төн кунган, аннан соң яшьләр нәсел-нәсәбәдә йөргән. Киленне кияү өенә кыз ягыннан 12 гаилә-пар атлы чанада озата барган, дип тә сөйлиләр. Бүген атлар юк инде, зур ак туй йорты каршына машина тула. Тик борынгылык рухы бар. Без шаһит булган Рөстәм һәм Гөлия Миңнәтуллиннар туена бала итәкле күлмәкләр, альяпкычлар ябынып килгән хатыннар бар иде. Тик ханымнар бик тыйнак: ирләре каршында авыз күтәреп җырларга, биергә тартыналар. Шулай ук урамда да, гадәттә, ир туганнар яки дуслар - ирләрне, кызлар кызларны биергә чакырды. Хезмәт сөючән һәм тыйнак, бәрәкәтле тукайлылар мутлыктан читтә калган.

ЕГЕТЛӘР - УҢГА, КЫЗЛАР СУЛГА

Тукайдагы туй шартлы рәвештә икегә бүленгән. Гөлия ягында башта никах укылган. Анда беренче булып ирләр чакырылган, аннары - хатыннар. Кичен кыз ягында яшьләр мәҗлесе ясалган. Бер-ике атна үткәч, ЗАГСта рәсми теркәлү һәм егет ягында икенче яшьләр өчен бәйрәм ясалды. Ә икенче көнне егет өенә урта яшьтәге парларны җыеп “кырымчык” мәҗлесе үткәрелде. Өченче көнне исә өлкәннәрне туплап, Коръән укытырга булганнар. Шушы форматта март аеның ике атнасында гына да дүрт туй узган. Рамазан, Мөхәррәм айларында исә туйлар туктап тора икән.

Тукайда без булган туйда ир-ат заты - бер якта, ә хатын-кызлар икенче якта утырды. Кызлар яулыктан иде. Туйны Чаллыдан күчеп яшәүче Фатыйх хәзрәт Нуруллин дога илә башлап җибәрде. Ә Урмай йолдызы Фәнис Садретдинов авылдашларын җырлап сөендерде. Казанда банкетларда җырлап арыган Сәүбән Закирны да көчле тавышы өчен үз иттеләр. Ул: “Бу туйда эшләмәдем, ял иттем. Хыялдагы чын татар туенда булып, аралашып ләззәт алдым”, - диде.

УРМАЙ МОҢЫ ИМАНЛЫ

Буш вакытта Урмайга юл алдык. Ул җыр фестивальләре белән данлыклы авыл. “Мишәр” исемле ансамбльләре дә бар. Анда Чуашия татарларының элеккеге иҗтимагый үзәге, бүгенге милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов һәм шәкертләре яши. Гыйбатдинов районда сәнгать мәктәбен дә җитәкли. Бу авыл халкын бик мәдәниятле дип сөйләделәр. Күпләр кризис дип матди проблемалар турында борчылып яшәгәндә, Гыйбатдинов рухланып мәдәни проектлар турында сөйли. “Арт-мәдхия” кебек яңа исемле фестивальгә әзерләнүен дә әйтте. Нәүрүзне дә онытмыйлар. Урмайда Мәүлет бәйрәме узачак. Без булган көнне исә Согыт дигән авылда бәйрәм иде. Хәер, ул Чуашиядәге башка авылларда һәм Чабаксарда да узган.

СОГЫТТА АК КАР ҺӘМ ЯШЕЛ СОЛДАТ

Согыт урамы, техника азрак йөргәнгәме, кар эчендә утыра иде. Авыл да картларча тыныч яши кебек. Согытны йолалар сакланучы авыл, дип атадылар. Күзгә ике яңа мәчет күренде. Башкалары да булырга мөмкин. Авыл дини, борынгы бит. Берсе туксанынчы елларда салынган икән. Шунда Чуашстан мөфтие Әлбир Кырганов белән очрашу булды. Авыл уртасында динне кысрыклаган чордан калган “бүләк” - солдат сыны бар икән. Ул яшел һәм сары төсләргә буялган. Бер мәчет абзыйсы аны потка ошатты, әллә алып куяргамы, дип сорады. Үзара киңәштеләр дә “кемнедер рәнҗетү кирәкмәс, шунда торсын” - дип килештеләр.

Клублары исә иске, агач. Хөкүмәт яңасын тиз генә салмас кебек. Китапханә эшли. Анда Казаннан кайткан басмалар бар. Стенада Уфада басылган “Әссаләмегалайкем, милләттәшләр” дип язылган календарь да эленеп тора. Ә иске агач клубта Мәүлет бәйрәме узды. Сәхнәдә исә төрле авыллардан килгән балалар намаз укыды, әдәп һәм мәрхәмәт турында чыгышлар ясады. Бәйрәм мөфтигә ияреп салават әйтеп тәмамланды.

КАЛА КЕБЕК САЛА

Согыттан кире татар авыллары яныннан узып кайттык. Алар янына ислами “капкалар” куелган. Авыллар ак йортлары, ялтыравык түбәләре белән дә аерылып тора. Берсе шәһәр кебек җәелгән. Шыгырдан бу. Урам арты урамы тезелгән. Йортлары төзек, еш кына ике катлы, бер-берсенә ошаган. Яңа урамнарны проект буенча туры итеп, ихаталарны иркен итеп салганнар. Бу ит сатучылар яки эшмәкәрләр авылы. Халкы күп, холкы кыю һәм әрсез булгач, байлык та бар, матур итеп мәктәпләрен дә, мәдәни һәм спорт корылмаларын да салып куйганнар. Юл аша гына чуаш авылы Батыр да урнашкан. Татарлар анысына да күчеп йорт салгалый. Тик күпчелек юл аша чыгып йорт салырга теләми, йоласы шундый, ди. Егерменче елларда Шыгырдан Чуашстанда милли татар районы үзәге булып торган. Бүген авыллар башка районнарга таратылган.

БОЛГАР РУХЫ ЧУАШСТАНДА КАЛГАН

Чуашстан татары күп эшли, аз эчә, чөнки дингә береккән. Шыгырданда да “Гөлстан” мәдрәсәсе эшли. Инде җиденче мәчет салына. Аны аз да түгел, күп тә түгел, Болгарның җәмигъ мәчете калыбы белән салалар. Казан тарихчылары егерме еллар элек урдачылыкка авышып болгари тарихтан бизде. Болгари мираска Чуашстанда һәм күрше Ульянда гына кадер зур. Ник Болгарны яратасыз дисәң, ул безгә электән үк изге җир иде, диләр. Әйе, мәктәптә чуаш тарихы итеп болгар тарихын укыталар, шуңа күрә дә яхшы беләләрдер. Ә бит авыл картлары һәм муллалары замана тарихчыларын гына түгел, иске татар китапларын да укыган. Алар өчен авторитетлырак булган Мәрҗани белән Фәхретдин болгар тамырын танытканын беләләр. Казанлылар - Свияжскига, Раифага, ә алар Болгарга гыйбадәткә йөри. Хәер, Яр Чаллы милләтчеләре һәм Уфа мөфтияте дә инде егерме ел Болгарда бәйрәмнәр ясый. Чаллы мәчетен дә болгарча сала башлаганнарына ун елдан артык вакыт узды. Ә Чуашстанда аны тиз салганнар, түбә астына кертеп яталар. Урмай авылында да шундый мәчет салыначак. Анысы кара пулатка карап ясала.

АЛАР "ӘРЧӘ"ЛЕЛӘРГӘ ОХШАМАГАН

Чуашстанның бу ягы кешеләрен мишәр дип тә атыйлар. Телләре Казанарты Тукаеныкы түгел. Һәм казанлы галимнәр Арзамас (“ц” дип сөйләшүче) яки Темниководан (“ч” дип сөйләшүче) чыгып таралган мишәр татарларына Чулман буе болгарлары нигә икән, дип сорый. Мишәрне хәзәргә яки угызга ялгау, кыпчак, урдалы итеп күрү дә бар. Алар тарихы серле шул. Ә Чуашиядә һәр авыл үз тарихын өйрәнә. Шәҗәрәне, ерак туганнарны алар яхшы таный. Һәм Болгар тарихы да мишәргә зыян салмый. Мишәр татары үзенчә яши, ни кирәклеген үзе хәл итә. Шуңа күрә мишәрне Казан татары кебек урыслаштыру авыр. Ә бит тарихлары җиңел булмаган.

Онытмагыз: Чуашстандагы күп татар авыллары да шул ук чукындыру конторалы Казан губернясына кергән. Татарстанның кайбер районнары Нократ (Вятка) яки Уфа, Ырынбур губернясында качып калганда да алар Канашевич, Малов, Ильминский конторына бәйле булган. Бу якта чуаш белән мукшыны чукындыру зур тизлектә барган. Мишәрләрне дә чукындырып газаплаганнар, ләкин алар кире кайтып барган. Сталин чорында да манаралар киселгән. Әмма бу як татары "мазохист" түгелләр, садистларны данламый. Җәберләгән, куган, тараткан, изгән, үтергән, сугыштырган, салым салып ачтан кырган Сталинга Арчадагы кебек һәйкәл салучы күренми. Бер мамадышлы карт залим Сталин бюстын бакчага куйган, ди. Чуашстанда исә бакчада яшелчә, җимеш үсә. Алар көньяк кунакларына арзанга бәрәңге төяп җибәреп тә газапланмый. Сыер сөтен дә биш сумнан сатмый, итен дә үзе сатмыйча башкаларга тапшырмый. Бар булганын үзе табарга яки сатарга, күмәкләшеп йорт алып барырга тырыша.

Гамил НУР, "супер-тамада".

www.beznen.ru

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе

 

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100