Кардагы учак
Бу авылны миңа 1980 нче елларда күрергә туры килде. Бу адым саен “Аллаһ юк” дип әйтелә торган атеизм еллары иде. Совет законнары белән үскәч, беренче карашка бу авыл миңа сәер булып тоелды.
Беренче көннән үк Токай (Тукай) авылы мине кунакчыллыгы белән шак каттырды.
Зәйнәп апаның күршеләре һәм туганнары минем белән танышкач кунакка чакырдылар. Мин башта каршы килгән идем, ләкин Зәйнәп апа әйтә: “Әгәр син каршы килсәң, безнең гореф-гадәтләрне хөрмәт итмәгән буласың”. Ризалашырга туры килде. Кунакка барыр алдыннан, ул миңа яулык бәйләргә, озын күлмәк кияргә һәм үземне ипле тотарга кушты.
Күршеләргә кергәч, күрдем: башка хатын-кызлар да мин киенгәнчә киенгәннәр икән. Болар берничә кеше торалар икән. Монда әтиләре, әниләре, киленнәре белән уллары һәм аларның балалары. Бер йортта берничә килен яши, ләкин аларда талашу юк. Мин кунакка барган өйләр берничә бүлмәдән тора. Иң зур бүлмә кунаклар өчен билгеләнгән. Анда мөселман бәйрәмнәрендә кешеләр җыелалар: ифтарга, Корбан һәм Рамазан бәйрәмнәрендә. 1980 елларда шул бәйрәмнәрне берничә көн үткәрделәр.
Спиртлы эчемлекләр белән ир-атлар да, хатын-кызлар да дус булмадылар. Хатын-кызлар чит ирләр белән күрешмиләр, хәтта күтәрелеп тә карамыйлар. Икенче көнне мин бу авылның Ислам кануннары белән яәзвен аңладым.
- “Нигә син болай эшлисең?” – дип сорадым намаз укучы ападан. “Мин гөнаһларымны кичерелүен, сәләмәтлек, бәхет сорыйм”, - дип җавап бирде. “Аллаһ бирәме соң?” – дип сорадым. “Ихлас күңел белән сорасаң бирә”, - диде ул.Караңгылана башлагач кешеләр ифтарга җыела башладылар. Күбрәк ялгызларны, ятимнәрне мәҗелескә дәшкәннәр. Рамазан аенда барысы да ураза тота.
Күп еллар үтте, ә Тукай авылы күңелемә якыная гына барды. Бу бит безнең гореф-гадәтләр!
Әйе, динне берничә йозак эченә бикләп куярга тырыштылар, ләкин кайбер авылларда аны бетерә алмадылар. Чувашиядә урнашкан Тукай авылы шикелле авыллар күбрәк булсын иде. Алар кардагы учак шикелле кирәк.
Ләлә Әхмәтова
№07(14), июль, 2007 ел.“Ислам info” газетасыннан |