Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 19.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Июль » 23 » 23-07-15 Мәдрәсәдә балалар өчен мөселман лагере эшли башлый
23-07-15 Мәдрәсәдә балалар өчен мөселман лагере эшли башлый
16:04

   Һәрбер иманлы кеше үз баласына яхшы тәрбия бирергә тырыша, киләчәктә аның шәфкатьле, тәүфикълы кеше булуын тели. Әгәр дә без Корьән аятьләренә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтенә күз салсак, Ислам диненең тәрбиягә зур әһәмият бирүен аңларбыз. Һичшиксез, балаларны динебез кануннары буенча тәрбияләү, аларны укыту һәм иманлы кешеләр итеп үстерү, безнең җилкәләребезгә йөкләнгән зур фарыз гамәлдер. Раббыбыз моны раслап Корьәндә хәбәр итә: «Ий кешeләр, балаларыгызны һәм хатыннарыгызны укытыгыз, аларга хәлегездән килгән тикле күркәм тәрбия бирергә тырышыгыз, үзләрен дингә, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтегез, шуның белән сез аларны һәм үз-үзегезне тәмугъ утыннан саклап калырсыз, – дип Раббыбыз адәмнәргә нәсихәтен бирә.
   Мөселман кеше боларны исендә тотып баласына яхшы дини тәрбия бирергә тырыша. Бүгенге көндә авылыбызда балаларның дини тәрбияне гаиләдә генә түгел, мәдрәсәдә алу мөмкинчелеге дә бар. Әле җәй көннәрендә һәр елны мөселман лагеры эшләп килә.

   Менә 25 июль көнне, малайлар өчен, Тукай мәдрәсәсендә көндезге мөселман лагере эшли башлаячак. Балалар биредә иртәнге 10.00 сәгатьтән көндезге 15.00 сәгатькә кадәр булачак. Ул 10 көн дәвам итәр дип көтелә. Уку-укыту, тәрбия эшләрен Рәис хәзрәт Арифуллин алып барачак. Балалар лагерьда ял белән укуны берләштерәчәк. Ял итүчеләр өчен намаз уку тәртибе, Коръән уку кагыйдәләре, шәригать кануннары, әдәп-әхлак буенча дәресләр үткәрү каралган. Шулай ук күңел ачу чаралары да оештырылачак. Бу уңайдан балалар өчен төрле хәрәкәтле уеннар, концертлар, конкурс-бәйгеләр, кызыклы очрашулар, экскурсияләр үткәрү күздә тотыла.

Просмотров: 614 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!