Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Май » 9 » 09-05-15 Бөек җиңүнең 70 еллык бәйрәменә багышланган Коръән мәҗлесе
09-05-15 Бөек җиңүнең 70 еллык бәйрәменә багышланган Коръән мәҗлесе
21:56

   Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

   Боек Ватан сугышында җиңүҗир йөзендәге иң көчле hәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы hәм даны ул. Һәр буынның үз язмышы, үз сынаулары. Безнең әби – бабаларыбыз да бик күп сынаулар аша үтеп, Бөек Ватан сугышында дөньяны зур афәттән коткарып калып, туган илебезнең бәхетле тормышы хакына фидакарьләрчә хезмәт иттеләр.

   Җиңү таҗын якынайту өчен бик күпләр көч куйды.

  Бүген 9 нчы май көнне мәхәллә йортында Бөек Ватан сугышына багышланган Корбан мәҗлесе булып узды. Анда күп кенә сугыш чоры балалары җыелган иде. Иртәнге якта, зур ашханә бүләмесендә, башта йөздән артык авыл аксакаллары, аннары, авыл әбиләре, чакырылган кунаклар корбан мәҗлесендә катнашты. Мул иттереп төзелгән табын бу чаралар белән генә тәмамланмады, мәжлестә Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган һәм исән кайтып, бакый дөньяга китүчеләр рухына дога колынды.

   Бөек Җинү көне белән котлап, казый Сәетзада хәзрәт, Әгъзәм хаҗи Шакиров, Рифкат хәзрәт, Рәис хәзрәт үзләренең сүзләрен җиткерделәр.

   Сәетзада хәзрәт сугыш чорында үзе күреп кичергән вакыйгалар белән таныштырды.

  Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

 

Просмотров: 616 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Май 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz