Көннәр арты көннәр үтсә дә, һәр көн күңелдә тирән уелып кала, күпме күңелле чаралар, нихәтле очрашулар... Менә кичәге көн дә нәкъ шундый булып истә калыр. Атналар буе укыганнан соң, мәдрәсә шәкертләре физкультура-сәламәтләндерү комплексына, басейнга юл тоттылар.
Хәзерге чорда балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия. Яшь буынның сәламәт булуы өчен тырышу - һәркемнең изге бурычы.
Балалар өчен бассейнга бару үзе бер бәйрәм. Алар монда рәхәтләнеп вакытны уздырдылар. Суда уйнап, чумып, коенып, сәламәтлекләрен ныгытып, ял итеп кайттылар
|