Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 09.06.2023

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Октябрь » 5 » 05-10-15 Тукай мәдрәсәсендә укулар башланды
05-10-15 Тукай мәдрәсәсендә укулар башланды
19:15

   Аллага шөкер, бүген Аллаһы Тәгаләне танырга теләгән кешеләргә гыйлем ишекләре һәрьяклап ачык тора. Дини китаплар, гәҗит-журналлар да бихасап күп бастырыла. Безнең районыбызның да күп кенә мәчетләрендә дини укулар оештырыла.

   Бүген Тукай мәдрәсәсендә укулар башланды. Биредә шаригать нигезләре, балаларга ата-аналарны, олыларны, кечкенәләрне ихтирам итәргә, гаиләдә ничек үз-үзен тотарга һәм шулай ук хәрамның, хәләлнең нәрсә икәнен танырга, борынгы бабаларыбызның язма мирасы булган гарәп әлифбасының хәрефләрен һәм аларның үзенчәлекләрен  өйрәнәчәкләр. Кайберләре Коръәннең гарәп хәрефләре белән язылганын тәҗвид белән уку дәресләрен алачаклар.

   Дәресләрдә  укуларны Наил хәзрәт Җамалутдинов һәм Рәис хәзрәт Арифуллин алып бара.

   Ир балалар һәм кыз балалар группалары бар. Понедельник, среда ир балалар өчен, вторник, четверг кыз балалар өчен дәресләр булачак. Шәкертләр биредә  14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр булачак.

   Дини белемнәрен артырырга теләкләре булганнарны Тукай мәдрәсәсендә көтеп калабыз.

Просмотров: 1274 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Октябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2023 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz