Узган шимбә көнне Чуашстандагы Тукай авылында бик күркәм вакыйга – мәхәллә йорты ачу тантанасы булды. Тукай авылы мәхәлләсенең эшчәнлеге хакында беренче генә язуыбыз түгел. Монда килгән саен бер яңалыкка, сөенечле хәлгә тап буласың. Менә бу юлы Тукай мәдрәсәсе һәм мәхәллә йортының рәсми ачылышына чакырдылар.
Дөрес, бина маңгаендагы “Тукай мәдрәсәсе” дигән атаманы “Тукай мәхәлләсе” дигән язуга алыштырганнар. Бу төшенчә дөресрәк тә, киңрәк тә. Әгәр тукайлылар сигез ел элек мәхәллә булып оеша алмаган булса, бүген әлеге затлы, заманчыл бина авылны балкытып утыра алмас иде, шәт. Бәлкем, әлеге хәл прокуратура дәгъвасына да бәйле булгандыр. Барча дини белем бирү йортларына да, укыту эшчәнлеге өчен, рөхсәт-лицензия алу мәҗбүри дигән шарт-таләп юллый башлаганнар иде бит. Шөкер, өстәгеләр акылга килеп, башлангыч дини белем бирүче мәдрәсәләргә, ягъни мәчетләр каршында эшләүче дини курсларга мондый чикләү кертмәскә булды.
Илебездә мәдрәсәсе булган авыллар хәзер аз түгел. Ни кызганыч, үзидарәсен корып яшәгәне, авыл исеме янәшәсендә, җисеменә туры китереп, мәхәллә кәлимәсен дә өстәп язганы әлегә бер Тукай гына. Шуңа күрә аларның һәр адымын, игътибарга алып, кат-кат язсаң да артык булмастыр.
Бәйрәм яме кунак белән, диләр. Тантанага ЧР Министрлар Кабинеты Рәисе Иван Моторин, ЧР Иҗтимагый палатасы рәисе Алексей Седленков, Казаннан ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Чараны Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чуашстан Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Кырганов алып барды.
Әлбир хәзрәтнең, әлеге бинаны төзетү 15 миллион сумга төште, диюенә ышанып та бетеп булмый. Гадәттә мондый биналар файдалануга тапшырылгач ике мәртәбә күбрәк бәһа-сумма әйтелә. Шөкер, Татарстан җитәкчеләре дә төзелешкә саллы гына ярдәм күрсәткән икән. Моны ишетү күңелгә сары май булып ятты. Иң мөһиме: төзелешкә авылдагы һәр гаилә хәл кадәри өлешен керткән. “Мондый эшне халыкның үз теләге белән генә тормышка ашырып була. Уртача һәр гаиләдән 20 мең сум акча керде. Ике меңгә җитәр-җитмәс авыл халкы 11 миллион сумын үзе җыйды”, – дип белдерде бу уңайдан Әлбир хәзрәт. Инде күркәм нәтиҗәләр дә бар: мәдрәсәдә 270 мәктәп баласы 14 төркемгә бүленеп башлангыч дини гыйлем ала икән. Үсеп килүче буынга әби-бабаларыбыздан килгәнчә дини тәрбия бирү бит бу. Шуңа күрә гаҗәп тә түгел: бәйрәмгә таякка таянган өлкәннәрдән алып сабыйларга хәтле килгән иде. Шунысы кызык: тантанадан тәэсирләнгән РФ Мөселман эшкуарлары берләшмәсе рәисе Марат Кабаев янәшәдә спорт мәйданчыгы булдырырга, Ринат Закиров мәхәллә йортында музыка мәктәбе дә ачарга тәкъдим итте. РИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин үз чиратында мәдрәсәгә мөгаллимнәр һәм дәреслекләр җибәрергә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, бинаның аскы катында яхшы гына спорт залы җиһазландырылып куелган инде.
Мәхәллә йортын ачу тантанасыннан соң, биредә үк “Татар мәхәлләсе” дигән темага “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү үткәрелде. Кунаклар Тукай мәхәлләсенең, мәхәлләнең фикри үзәге, башказаны булган Иҗтимагый киңәшмә эшчәнлегенә зур бәя бирделәр. Аның авыл халкы, җирле хакимиятләр, дәүләт белән уртак тел табып эшләвенә сокландылар. Шунысы аеруча куанычлы: бүген күп җирдә, авылда яшьләр калмый, бәбиләр бик аз туа, дип чаң каксалар, соңгы елларда Тукай авылы халкы ел саен 17-18 кешегә артып бара. Әйтик, узган ел салада егермегә якын яңа гаилә барлыкка килгән, 36 нарасый аваз салган. Мәктәптә өч йөзләп бала укый. Авыл халкының тырышлыгын – урамнарга таш түшәтүләрен, кое казытуларын, парк ясауларын, кыскасы, эш сөючәнлеген күреп дәүләт тә ярдәм кулы сузган – балалар бакчасы төзеп биргән, мәктәпне төзекләндерүдә булышкан. Тукай авылында бүген 12 кибет, ит эшкәртү, такта яру цехлары, фермерлык хуҗалыклары, иттән ярымфабрикат ясау ширкәтләре эшләп килә.
“Түгәрәк өстәл” эшчәнлегенә йомгак ясап, Әлбир хәзрәт: “Бүген һәр авылда мәхәллә бар дип әйтергә мөмкин. Әмма ул төрле авылда төрле дәрәҗәдә. Һәр авыл үзенчә өлгерә”, – дип белдерсә дә, чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Тукайдагы кебек тулы канлы мәхәллә булып яшәү өчен, хәмердән баш тартырга, дини гыйлем-тәрбия бирүне тергезергә, эшкуарлар катлавы барлыкка китерергә, авыл җирләрен мәчет-мәхәлләгә беркетергә; авыл зыялыларын, эшкуарларны, дин әһелләрен, депутатларны бер йодрыкка – Иҗтимагый киңәшмәгә туплап эшләтүгә ирешергә кирәк.
Сүз уңаеннан. Башка авылларыбыз да колагына киртләп куйсын иде. Биредә Тукайга караган биш йөз гектардан артык җирне авылдагы һәр йортка тигез итеп бүлгәннәр дә, мәхәлләгә беркетеп, җирдә эшләргә теләге булган фермерларга арендага биргәннәр. |