Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Среда, 24.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   


بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ

                                                

 

Раббым - АЛЛАҺ, динем - Ислам, китабым - Коръән, кыйблам -кәгъбәтуллаһ, өммәтем –Мөхәммәт.  Әлхамдүлилляһ, мин мөселман!

 

Мөбәрәк Пәйгамбәребезнең хәдисе: "Бер бала Коръән укып, аның белән яшәсә ягъни гамәл кылса ,кыямәт көнне шул баланың ата-анасынның баш очына кояш нурыннан да  яктырак булган  таҗ (корона) кигезерләр. Әгәр бу баланың ата-анасына шундый хөрмәт булса, Коръән укучыга нинди хөрмәт булыр икән?!”

 

"Бер кеше Коръән укыса, хәрамнан тыелып, хәләл белән көн күрсә Аллаһы Тәгалә ул кешене җәннәткә кертер һәм үзе белән җәһәннәмгә китәргә тиешле 10 кешене дә җәннәткә алып керер.”

 

"Бишектән алып – ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз!”

 

Хөрмәтле авылдашларыбыз!

 

Динебез - Ислам  гыйлемгә, белем алуга шулай  игътибар бирә.  Билгеле булганча,  авылыбызда   дин - Исламга,  үз балаларыбызга   яхшылык,  изгелек сеңдерә торган,  дөнья-ахирәт өчен булган гыйлем йорты - мәдрәсә бинасын төзергә ниятләдек.

 

Авылыбыз мәхәллә җыенында бу хакта карар кабул ителде.  Халыгыбыз  бу эшне үз өстенә алып төзергә ышандырды.  Мәчет картларыбызның хәер-фатихасы белән, бу олы эшкә инде алдагы айларда тотынмакчы да булабыз. Мәдрәсәбезнең проекты эшләнелде.  Аның рәсеме киләсе көннәрдә мәчет каршында эленеп куелыр, Аллаһы теләсә.

 

Гомер-гомергә, татар халкы,  үзенең хәләл малланнан өлеш чыгарып,  садакаи җария,  зәкәт, гошер өлеше итеп,  малларын   мәчет-мәдрәсәләр төзергә, аларны тәрбияләргә тоткан. Шулай итеп,   динне, милләтне,  әдәп-әхлакны сакларга,  Аллаһының рәхмәтен алырга тырышкан. 

 

Авылдагы төзеләчәк мәдрәсә бинасы да халык төзелеше булачак.  Шуңа күрә,   хәлдән килгәнчә, ярдәм итүегезне сорыйбыз.

 

Шул максатта,  садакаларыгызны,  башка төрле ярдәмләргезне  авылдагы хәзрәт-имамнарыбызга,  яки мәчеткә турыдан-туры китереп тапшыруыгызны сорыйбыз.  Моннан тыш, якын көннәрдә, һәр урамда йорттан-йортка кереп,  садака  җыючы махсус кешеләр дә йөриячәк.  

 

Аллаһы Тәгалә   башлаган эшләребезне тәмамлап, аларның хәерен күрергә,   әҗер һәм савапларына ирешергә насыйп итсә иде.  Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисендә болай диелә: "Хәлеңнән килсә галим бул, яки укыт, яки укы,  я аларны яратучы булып,  бу эшкә булыш.  Әмма бишенчесе булма (бу эшләргә каршы булма)- һәлак булырсың!”

 

 

Тукай авылы  мәхәлләсе җыелышы исеменнән

имам-хатыб Наил хәзрәт Ямалутдинов

имам-наиб  Рифкат хәзрәт Хабибрахманов

 

 

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100