Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 21.07.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Январь » 26 » 26-01-15 Тукай мәдрәсәсендә укулар башланды
26-01-15 Тукай мәдрәсәсендә укулар башланды
22:15

   Кешеләрнең җитешсезлекләрен бетерер өчен галәмнәргә рәхмәте буларак җибәрелгән 124 мең пәйгамбәрләрнең иң бөеге, иң югары булганы, һичшиксез, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең Мәүлиде вә Мәүлид-шәриф ае тәмамланды, йөрәгебездән тәбрик итеп, тирән ихтирам хисләребезне юллыйбыз! Мәүлид-туу вакыты яки туган көн дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) Милади белән 571 нче елны рабигул әүвәл аеның 11 еннән 12 нче көненә каршы төн уртасында, Гарәбстанның Мәккә әл Мәкаррамә шәһәрендә туа, 63 ел яшәгәч, янә шул ук айның шул ук көнендә Мәдинә әл Мөнаввәрә шә1әрендә вафат булып дәфен ителә. Мәүлид Шәриф аенда бигрәк тә Мәүлид кичәсендә пәйгамбәребезгә салаватлар уку, ай дәвамында Коръән мәҗлесләре уздыру, касыйдәләр, догалар вә салаватлар уку безнең илдә дә һәм башка мөселман илләрендә дә күркәм гадәт булып башкарыла. Шулай, безнең Чувашстан татар-мишәр мөселманнары Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) нең Мәүлид-Шәриф аенда, аңа багышлап, салаватлар әйтеп, мәчетләребездә, мәктәп һәм мәдәният сарайлары биналарында, тәэсирле вәгазьләр сөйләп, мөнәҗәтләр укып бәйрәмнәр уздыра. Халкыбызда күпчелек шәхси йортларда “Мәүлид ашына” туганнарны, кунакларны, дусларны җыеп мәҗлес ясау элек-электән матур гадәткә әверелеп калган һәм дәвам итә.

   Шушы уңайдан 500 хуҗалыгы, 300гә якын укучылы, 12 кибетле булган Комсомол районы Тукай авылында Пәйгамбәребезне зурлап һәм мәдрәсәдә укулар башланып китүне бәйрәм итеп Коръән  мәҗлесе үтте.  Бәйрәмдә Чувашстан, Мәскәү, Үзәк регион Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сафиуллин, Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Пенза өлкәсе мөфтие Әделша хәзрәт Юнкин, Русия Ислам Университетының ректоры Рафик Мухаметшин, танылган татар шагыйре Рабит Батулла,  Түбән Новгородтан делегация, Чувашстан имамнары, Тукай авыл халкы, књрше авыллардан мљселманнар ќыелган иде. 

   Мәдрәсә 2012 елның җәй азагында төзелә башлады.  Һәм, ниһаять, төзелеп бетте. Мәдрәсә тулысынча авыл халкы акчасына салынган. Ә менә җиһазландыру 2чен Татарстан Президенты зур өлешен кертте.

 

   - Мәдрәсә салу идеясы юктан гына килеп чыкмады, әлбәттә.  Мәчеткә генә күпме кеше укырга йөри. Ә яңа бинада сабыйлар, мәктәп балалары өчен, яшьләр, апа-абыйлар, әби-бабайлар өчен дә, дин гыйлемен үзләштерергә теләкләре булган барлык халык өчен мљмкинчелек булачак. Шулай ук, киләчәктә читтән килгән шәкертләр, мөгалимнәргә яшәп торыр урыннар каралган, - ди төзү эшләрен җитәкләгән Әгъзам хаҗи Шакиров. – Мәдрәсә бөтен авыл халкы көче белән торгызылды. Авылда булган һәр йорт үзенең өлешен кертте. Шуның өчен без авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диде Әгъзам Шакиров.

   Мәдрәсәнең эшчәнлеген алып барыр өчен мөгалимнәр шурасы оешты. Аның җитәкчесе Наил хәзрәт Җамалетдинов. Тәрбия эше буенча киңәшмә рәисе Әгъзам Шакиров.

   Бәйрәм көнне мәдрәсәдә кеше өзелмәде. Мәдрәсәнең матурлыгын күреп, аңа сокланып халык шатланды. Иртән иртүк бабайлар килсә, алардан соң апалар, яшьләр, укучылар килеп мәдрәсәдә кунак булды. Меңәрләгән кеше килде.   

   Яңа 3 катлы дини уку йортында белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: Ислам һәм Коръән өйрәнү өчен зур сыйныфлар, тренажер залы, гыйбадәт кылу бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәсе, ашханә һәм тулай торак.  Шунда ук мәҗлесләр, ифтар ашлары үткәреп була, аларга аерым бүлмә ясаганнар. Барысы да заманча материаллардан, зәвык белән эшләнгән. Бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

   Укыту эшләрен Чувашстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең укыту буенча мөфти урынбасары Наил Җамалетдинов,  Рәис хәзрәт Арифуллин алып баралар. Гөлсирә апа Шайдуллина, Камария апа Зинәтуллина, Назирә апа Ахметсафина укытырга ярдәм итәләр.

   — Мәдрәсәнең тантаналы ачу чарасы, инша Аллаһ, җәй башында булыр дип өметләнәбез, — диде Әгъзәм әфәнде. 

   Авылда авылым дип янып, бөтенесен башлап йөрергә әзер кешеләр бар, эштән курыкмаган авылым дип янып торган кешеләр булганда гына авыл үсәчәк.

   Татар авылы Тукай кебек яшәргә тиештер ул. Үз көнен үзе күреп, иманын саклап, беркем белүн дү каршылыкка кермичү. Тукай авылы мисалын башкалар да күреп алыр дигүн өмет юк түгел. Тукайдагы милли яшәеш күзәнәге башка авылларга да күчәр әле. Чөнки күзәнәкләр гел күбәеп, яңарып тора. Шуңа Тукай авылы аша татар да яңарыш чорын кичерер, яңа чорга керер дип өметләнәбез.

Г.ГИНАТУЛЛИНА.

 

Просмотров: 384 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Январь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz