Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 19.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Август » 30 » 30-08-15 “Мәхәллә йорты” (Мәдрәсә) ачылышы
30-08-15 “Мәхәллә йорты” (Мәдрәсә) ачылышы
12:29

   Авылга җитәрәк, олы юлдан мәчет һәм мәдрәсә манарасы, кояш нурларында җемелдәп, җитеп килүче төннең чулпан йолдызы кебек елык-елык килеп торалар.

   Менә 29 август көнне мәдрәсә- мәхәллә йортының рәсми ачылышы узды. Тукай халкының куанычын уртаклашырга күп санлы кунаклар җыелган иде. Чарада Мәскәү Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Албир хәзрәт Крганов, Чуашстан хөкүмәт башлыгы Иван Борисович Моторин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, Чуашстан халык депутаты Мифтахетдинов Кияметдин Садретдин улы, Россия Федерациясе Герое, генерал-лейтенант Николай Федорович Гаврилов, ЧРның Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит әфәнде Гыйбатдинов, Чуашстан дәүләт советы депутаты Петр Степанович Краснов, халык шагыйре, Татарстан халык депутаты Рәзил Исмәгыйл улы Вәлиев, Чуашстан Иҗтимагый палатасы рәисе Судленков Алексей Алексеевич, Россия Илсам университеты ректоры, академик Рафик Мөхәммәтшин, Комсомол районы башлыгы Евгений Иванович Карпеев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Алексей Александрович Самаркин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Мордовия мөфтие Зәки хәзрәт Айзатуллин, Пенза өлкәсе мөфтие Аделша хәзрәт Юнкин, Татарстанның Габдулла тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, танылган шагыйребез, язучы Ркаил Зәйдулла, авылдашлар, күрше авылдагы милләттәшләр, башка өлкәләрдә яшәүче Тукайдан чыккан кешеләр һәм кунаклар катнашты.

   Алдагы сәхифәләрдә әйтелгәнчә, Тукай авылында ике катлы, подвалын да санасаң, өч катлы мәдрәсә бинасын моннан өч ел элек авылда узган мәхәллә җыенында төзергә каралган иде. Совет чорында клуб төзергә дип ниятләнелгән урынны, авыл халкы мәдрәсәгә дип тәгаенләде. Шул ук елны төзелеш эшләре башланды.

   Бүген әлеге мәдрәсә дүрт укыту бүлмәсеннән, барлык уңайлыклары булган зур ашханә, пешерү бүләмләре, конференция залы, укытучылар бүлмәсе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, киенү бүлмәләре, кунаклар өчен кунак-ял бүлмәсе һәм күпләр кызыгырлык мәчет бүлмәсеннән гыйбарәт. Моннан тыш, мәдрәсәнең подвал өлешендә гаҗәеп зур спорт бүлмәсе дә бар.

   Бу бинаны төзергә авылның һәр йорты (500 дән артык) өлеш кертте, һәр йорттан кимендә бишәр-унар мең акча тупланды. Күп эшләр өмә белән эшләнелде. Шулай итеп, ике ел эчендә Тукайда мең квадрат мәйданы булган мәдрәсә - мәхәллә йорты калкып чыкты.

  Мәдрәсәне тантаналы төстә ачканнан соң, авыл халкы, мәдрәсә һәм мәктәптә әзерләнгән бәйрәм мәҗлесенә җыелды. Мәдрәсә ачу уңаеннан оештырылган чараның бу өлеше дә бик күркәм булып узды.

   Төштән соң “Авыл җирлегендә татао мәхәлләсе: тарихи традицияләр, яңарыш проблемалары һәм перспективасы” дигән конференция узды.

   Кичен бәйрәм концерты узды. Анда Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров, Чулпан Ахметзянова, Сиринә Зәйнетдинова, Вәис Бәйрәмов, Рәзидә Шәрәфиева, Ильяс Халиков, Гүзәл Мостафина, “Казан” бию һәм җыр ансамбле үзләренң чыгышлары белән халык күңелен яуладылар.

   Концерттан соң бәйрәм фейерверкы җибәрелде.

 

 

Просмотров: 878 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Август 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!