Халыкның җәмгыяви, ягъни социаль активлыгын ничек уятырга?
Үзем өчен дип кенә түгел, үзебез өчен яшик дигән теләк-омтылышны ничек
кузгатырга? Чуашстан Республикасындагы милләттәшләребез бу сорауга җавап тапкан
кебек. Быелгы "Шыгырдан укулары”нда катнашкач, моңа тагын бер кат ышандым. Быел
ул "Мәхәллә тарихыннан ил тарихына” дигән темага багышлап үткәрелде.
Алдагы
көнне уздырылган, инде өченче мәртәбә җыела торган "Шыгырдан диалогы” авыл
икътисады җыены күтәргән мәсьәләләре,
чыгыш ясаучыларның колачлы, төпле фикерләве белән истә калды. Җыенга килүчеләр
Шыгырдан, Татар Согыты, Тукай авылларында булып, милләттәшләребезнең көн
күрмеше, хуҗалык итү рәвеше белән танышты. Былтыр укулар вакытында Шыгырдан
авылында яңа төзелгән, 90 сабыйга
исәпләнгән "Сандугач” балалар бакчасын күреп аһ иткән идек, быел Татар
Согытында яңа гына сафка баскан урта мәктәп бинасын күреп шаккаттык (дөрес,
мәктәп диварларында бер генә татарча сүз дә язылмау, китапханәсендә бер генә татарча китап булмау
күңелгә тиде тиюен). Мөгаен, киләсе елда Тукай авылында ике катлы мәдрәсәне
күрсәтеп гаҗәпләндерерләр. Ул берүк вакытта иҗтимагый киңәшмә – мәхәллә йорты
булып та эшләячәк, күп вазыйфалы бина булачак. Тукайда узган ел менә дигән
мәктәп төзеп бетерелеп файдалануга тапшырылган иде. Анысы дәүләт ярдәмендә
тормышка ашырылса, мәдрәсә халык акчасына, җирле малтабар егетләрнең иганәсе
хисабына салына. Түбә астына кергән, тышкы эшләре беткән инде аның. "Тукай
мәхәлләсенең бәрәкәтле эшчәнлеге нәтиҗәсе бу”, – дип аңлатты моны "Шыгырдан
укулары” вакытында авыл тарихы буенча берничә китап әзерләгән пенсиядәге
укытучы Гаязетдин Җамалетдинов.
– Җирле
иҗтимагый үзидарәләрне (ҖИҮ) булдыру кирәклеге турында 2003 елны 131 нче
федераль закон дөнья күрде. Ул безгә зур мөмкинлекләр ачты. Әлеге закон
нигезендә без иҗтимагый киңәшмә, рәсми рәвештә әйткәндә, ҖИҮ оештырдык, – дип
сөйләде безгә Комсомол район советы депутаты, 2008 елны әлеге Тукай авылының
иҗтимагый киңәшмәсе рәисе булып торган Әгъзам Шакиров. Шунысы кызык: әлеге
киңәшмәдә район администрациясе юристы, авыл советы рәисе, җирле имам-хатыйб,
мәктәп директоры, эшкуар егетләр дә әгъза булып тора. Шуңа күрә Тукайда гына
түгел, Шыгырданда, Татар Согытында да, авыл советларына караганда иҗтимагый
киңәшмәнең абруе зуррак бездә, дип сөйлиләр икән, моңа беркем гаҗәпләнми. Чөнки
монда беркем дә түрә буларак үз ихтыярын такмый, авыл өчен мөһим, зарур булган
эшләрне бергә җигелеп, киңәшләшеп эшли. Әйтик, 2010 елның коры җәендә Тукай
авылында кое казытуны, авыл урамнарына таш түшәтүне иҗтимагый киңәшмә
оештырган. Елга буенда Тукай паркы булдыру да – мәхәлләнең зур горурлыгы.
Әйтергә
кирәк, Татарстаныбызда да ҖИҮләр булдыруга ныклап тотынмакчылар. Сентябрь
ахырында ТР Дәүләт Советы Президиумының Чистайда булган күчмә утырышы нәкъ менә
шушы мәсьәләгә багышланды. Дөрес, анда кайберәүләр, кемнең нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеген
аңлап бетермичә, ҖИҮдә эшләүчеләргә акча түләү мәсьәләсен күтәргән. Югыйсә
берәү дә иҗтимагый эшчәнлеге, үзебез өчен дип тырышып йөргәне өчен акча сорамый. ҖИҮләр зур проектларына,
әйтик, күпер салу, урамнарны асфальтлау, саега барган инеш-елгаларыбызны
чистарту, тирәнәйтү кебек эшләргә генә акча сорарга мөмкиннәр. Хәер, соңгысын дәүләт ярдәменнән тыш башкарып чыгу да мөмкин
түгел. Бәлкем, мәдрәсә салу өчен дә акчалата ярдәм сорарга кирәктер. Дин
дәүләттән аерылган дисәләр дә, тәртипле, әхлаклы балалар үстерү, рухи
казанышларыбызны халыкка җиткерү өчен кирәк бит бу гыйлем йорты. Авыл җирендә
генә түгел, шәһәр җирендә дә ҖИҮләр оештыру, әйләнә-тирәбезнең чисталыгын гына
кайгыртмыйча, милли-мәдәни тормышыбызны да җанландырып җибәрү булыр иде.
Дөрес,
Казаныбызда мәхәллә оештыру омтылышы булган иде булуын. Тәгаен алганда, галим
Илдус Әмирханов Дәрвишләр бистәсендә мәхәллә оештырырга тырышып йөргән иде.
Әмма бюрократик киртәләр артык күп булып чыкты. Җирле иҗтимагый үзидарә – җирле
мәсьәләләрне хәл итүгә киң җәмәгатьчелек итүне җәлеп итү ысулы ул. Кайберәүләр
хәзерге җәмгыятьтә индивидуализм чиренең киң җәелүенә капиталистик мөнәсәбәтләр
урнашуны сәбәп итсә дә, революциягә чаклы халкыбыз мәхәллә булып яшәгән бит.
Димәк, халыкны уята, кузгата гына белергә кирәк. Тагын бер
мөһим мәсьәлә – җир мәсьәләсе бар. Соңгы вакытларда республикабыз авылларында җир пайларының тиешенчә рәсмиләштерелеп
хуҗаларына тапшырылмавы, аларның шикле кешеләргә, таныш-белешләргә арзан гына
бәягә яки бөтенләй бушлай таратылуы җәһәтендә низаглар чыгып тора. Татарстан
җитәкчелеге, мондый хәлгә юл куймас өчен, җирне күмәк хуҗалыклар карамагында
калдыру фикерен алга сөреп килде. Дөрес, хәзер күмәк хуҗалыклар юк диярлек. Эре
инвесторлар элеккеге колхоз җирләрен үз җирләре дип исәпли. Кыскасы, тора-бара
җирләребезнең кем кулында калачагы күпләргә анык түгел. Чуашстанда, тәгаен
алганда, Тукай авылында мондый ыгы-зыгыга, җир тирәсендә бәхәс-дәгъваларга юл
калдырмас өчен, пай җирләрен, юридик зат буларак, мәчеткә теркәгәннәр. Шулай
итеп беркем дә җирен сата алмый, үзләрендәге фермерларга арендага гына биреп
тора ала. Чынлап та, революциягә кадәр
булганча, җир мәхәлләнеке булырга тиеш. Ул бездән балаларыбызга, оныкларыбызга,
шушы нигездә яшәп калачак авылдашларыбызга калырга тиеш.
Гражданлык
җәмгыяте булып яшәргә телибез икән, бүгенгебезне генә түгел, киләчәгебезне дә
кайгыртырга тиешбез. Шуңа күрә ҖИҮләр хакимиятнең таянычы булырга тиеш дип әйтү
– мәсьәләне бер яклы гына кую ул. ҖИҮләр – хакимиятләрнең, хакимиятләр ҖИҮнең
таянычы булганда гына аңлашып яшәргә була. Шуңа күрә биредә кем кемгә баш иеп
барырга тиеш дип сүз куерту акылсызлык булыр иде. Әгәр халык иҗтимагый киңәшмә
әгъзаларын депутат итеп сайлый икән, ҖИҮ активистлары дәүләт белән идарә итүдә
катнаша дигән сүз бу.
Чыганак: Ватаным Татарстан |