Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Июнь » 22 » 22-06-15 Чыгарылыш сыйныф укучылары белән күрешү
22-06-15 Чыгарылыш сыйныф укучылары белән күрешү
11:17

   Авылыбыз, Аллаһыга шөкер, тулы канлы тормыш белән яши. Мәхәлләбезнең күп кенә матур эшләре һәм гадәтләре бар. Шуларның берсе һәр ел ЕГЭ ларны биреп бетергэч, мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын мәдрәсәгә кунакка чакыру.

   Кичә мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия апа Зинәтуллина белән мәдрәсәгә очрашуга килделәр. Укучыларны тормыш юлына озатырга, үзләренең хәер-фатихаларын бирергә мөфтиебез Альбир хәзрәт Крганов һәм милли лидерыбыз Фәрит әфәнде Гыйбатдинов та килде. Шулай ук очрашуда авыл имамнары, мәдрәсәнең мөгаллимнәре һәм Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары катнашты. Килгән кунаклар барысы да укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Бик матур һәм эчтәлекле сөйләшүләр булды.

   Фәрит Гыйбатдинов үзенең чыгышында укучылыр өчен бүгенге көнне яраткан һөнәрләрен сайлап, зур уку йортларына керергә  мөмкинлекләр күп икәнен билгеләп үтте. Киләчәктә илебезгә файда китерә торган үзләре сайлап алган эшлэрендә зур уңышлар теләде.
   Рәис хәзрәт, авылыбызның имамы Рифкать хәзрәт, Иҗтимагый киңәшмә рәисе Фәйзрахманов Рамил, авылыбыз эшмәкәрләре Гайнетдинов Миназим, Айсын Рафик, мөгәллимәләребез Шәйдуллина Г.М, Әхмәтсафина Н.К. Зиннәтуллина Г.Х укучыларга киләчәктә зур уңышлар, барлык изге теләкләренең тормышка ашуын, әти-әниләренә карата мәрхәмәтле булуларын, чын дусларының кадерен белеп, авыр чакта бер-береңә ярдәм итә белүне, туган якларына карата булган мәхәббәтнең сүнмәвен һәм киләчәктә матур гаиләләр корып, яшәүләрен теләделәр.
   Альбир хәзрәт Кргановның укучыларга биргән үгет-нәсихәте, киңәшләре барысын да уйланырга мәҗбүр итте һәм аның киңәшләрен укучылар һәрвакыт тормышта кулланырлар дип уйлыйбыз.

   Мәхәллә исеменнән укучыларга бүләкләр тапшырылды.

   Бәйрәм ифтар белән тәмамланды.

Просмотров: 658 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июнь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz