Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Вторник, 19.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2015 » Август » 21 » 21-08-15 “Мәхәллә йорты” (Мәдрәсә) ачылышына рәхим итегез!
21-08-15 “Мәхәллә йорты” (Мәдрәсә) ачылышына рәхим итегез!
13:30

   Тукай авылы җирлегендә төзелгән «Мәхәллә йорты» (Мәдрәсә)нең ачылуы 29 август көненә билгеләнде.

   Авылыбызда туып-үскән эшмәкәрләр, читтә яшәүче авылдашлар һәм авыл халкы тырышлыгы белән салынган «Мәхәллә йорты» (Мәдрәсә) чын мөселман төсендә, авыл өстеннә нур чәчеп, ямь биреп, балкып тора.

   Бәйрәмебезгә чит төбәкләрдән дә зур кунаклар, күренекле дин әһелләре, милләттәшләребез, мәхәллә йортын төзүгә саллы өлеш кертүче эшмәкәрләрнең дә килүе көтелә.

   Яңа өч катлы дини уку йортында белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: Ислам һәм Коръән өйрәнү өчен зур сыйныфлар, тренажер залы, гыйбадәт кылу бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәсе, ашханә һәм тулай торак. Шунда ук мәҗлесләр, ифтар ашлары үткәреп була, аларга аерым бүлмә ясалган. Барысы да заманча материаллардан, зәвык белән эшләнгән. Бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мәдрәсәбезне җиһазландыру өчен Татарстан Президенты зур өлешен кертте.

   Яңа бинада сабыйлар, мәктәп балалары өчен, яшьләр, апа-абыйлар, әби-бабайлар өчен дә, дин гыйлемен үзләштерергә теләкләре булган барлык халык өчен мөмкинчелек бар.

   Мәдрәсә бөтен авыл халкы көче белән торгызылды. Авылда булган һәр йорт үзенең өлешен кертте.Тукай авылы мәхәлләсенең мәдрәсә бинасын төзүгә, динебезне үстерүгә, милли гореф-гадәтләребезне саклауга, Аллаһ ризалыгын өмет итеп, үзләренең өлешләрен керткән барлык авылдашларыбызга, күрше авылдашларыбызга, читтә яшәүче кардәшләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

   Тукай Чуашстан татарларының бер үзәгенә әйләнеп бара. Авылда мәхәллә системасын беренчеләрдән булып торгызу һәм бу эшләрдә зур уңышларга ирешү, дини белем, мәгърифәт таратуда алдынгы рәттә булу белән генә түгел, Тукай авылы бердәмлеге, халкының милли-дини эшләрдә бер карусыз, иңне-иңгә куеп эшләве - бу алгарышның сәбәбе булып тора. Тукай авылы дәүләт белән мөнәсәбәтләрне җайлап эшләүнең һәм моның уңай нәтиҗәләргә китерәчәген үз мисалында тагын бер кат күрсәтте.

   Хөрмәтле авылдашлар! Сезне “Мәхәллә йорты” (Мәдрәсә) ачылышы тантанасына чакырабыз.

   Чуашстандагы татар-мөселманнар өчен шатлык-куанычлы вә әһәмиятле булган бу чарага рәхим итегез.

   Программада: ачылу тантанасы, өйлә намазы, бәйрәм корбан ашы, читтән килгән артистлар чыгышы, бәйрәм фейерверкы.

   Бәйрәм дәвамында авылыбызның тарихы, көн күреше, мәчет, мәдрәсә, мәхәллә тормышы турында презентация күрсәтеләчәк.

   Ә кичен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан барлык авылдашларыбыз, шәкертләребез, күрше авылдашларыбыз, кунакларыбызга Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансабле чыгышы тәкъдим ителәчәк.

   Бәйрәмгә күрше авылларда, чит төбәктә яшәүче туганнарыгызны, кардәшләрегезне дә чакыруыгыз сорала.

   Бәйрәм 2015 елның 29 августында сәгать 10 да башлана.

 

 

 

 

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 843 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Август 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz