Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 28.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Апрель » 21 » 21-04-15 Авылыбызның дин әһелләрен искә алу
21-04-15 Авылыбызның дин әһелләрен искә алу
19:11

   Авыл халкы аларны хаман да ихтирам белән искә ала.

   Авылның элекке имамы Әхмәтсафин Шакир әйтүенчә, безгә билгеле муллаларның беренчеләреннән Габдерәхимов Габдерәшит була. Ул әтисе ягыннан Шакир хәзрәтнең бабасының бабасы була. Габдерәшит хәзрәт Чистай шәһәрендә мәдрәсәдә укый. 1828 нче елның 26 нчы маенда вафат була.

   1902-03 нче елларда авылда яңа мәчет төзелә. Мулла булып Зөлхитҗә мулланың улы Садритдин (халык телендә «карт мулла»), ул 1912 нче елгача эшли.

   1912 нче елда авылга мулла вазыйфасын үтәргә күрше Чичкан авылыннан Сафьянов Минегали чакырыла. Ул 1937 нче елда хөкем ителә, сөргенгә җибәрелә.

   Яшь мулла-Сафьянов Минегали сөргенгә җибәрелгәч, халык дини йоланы алып бару өчен Бикинеев Гибатдинны сайлый. Гибатдин хәзрәт 1945 нче елның 16 нчы гыйнварында якты дөньядан китә.

   1945нче елның язында рәсми булмаган мәхәллә оештырыла һәм мулла булып Төхфәтуллин Гайнулла сайлана. Аннан соң  Бикинеев Шәйхелислам, Мәхәммәтгалеев Бәдретдин, Әхмәтсафин Шакир имамлыкны алып баралар.

 

Мәхәммәтгалиев Бәдретдин Мәхәммәтгали улы.

   Ул 1914 нче елның 14нче декабрендә Тукай авылында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. 1922 нче елда укырга керә. Ул вакытта мәктәпнең үз бинасы да булмый, алар Мөхәммәтҗан (Мычыр) хәзрәт йортында укыйлар.

   1981 нче елның 23нче сентябрендә авыл мулласы вазыйфасын үтәп килуче Гибатдин улы Шәйхелислам Бикинеев вафат булгач, халык аңа авылда имам вазыйфасын үтәп барырга ышаныч белдерә. Шушы көннән башлап ул яңа туган балаларга Ислам дине кануннары буенча исем куя, яңа өйләнүчеләргә никах укый, вафат булганнарны бакый йортка озата. Дингә иреклек биреп мәчет төзергә рөхсәт булгач, беренче булып ул 100 сум акча бирә (вакыты өчен зур акча була).

   Аның хезмәте авыл күләмендә түгел, Республика алдында да дан-шөһрәт казана. 2002 нче елның 22 нче сентябрендә аңа Чуашстан республикасы президенты Н.В.Федоров авыл халкы алдында рәхмәт хаты тапшыра. Анда мондый сүзләр бар: «Уважаемый Бедретдин Мухамметгалиевич! Благодарю вас за активную и многолетнюю работу по духовно -нравственному воспитанию населения»

   Бу эшне ул 2002 нче елның февраль аена кадәр үтәп килә. Бәдретдин хәзрәт 2005 нче елның 8нче июнендә мәнгелек йортка, бакый дөньяга күчә.
 

Әхмәтсафин Шакирҗан Әхмәтсафа улы.

   1928 нче елда Тукай авылында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Ул беренче белемен авылда башлангыч мәктәптә, аннары Чичкан авылында ала. 1940 нчы елда авылда җиде еллык мәктәп ачылгач аны тәмамлый. Яшьтән үк колхозда эшли, вакыт җиткәч армия сафында була. Аннан соң колхозда һәм Караганда шахталарында көч куя.

   1960 нчы елларда җомга намазларында катнаша. 1990 нчы елда дингә иреклек бирелгәч, авыл мәчетен халыкка кайтару эшендә күп көч куя. Шул елның 12 нче апрель көнендә, мәчетне кайтарып алгач, беренче булып, иртәнге намазга азан тавышын авыл өстенә яңгырата. Бәдретдин хәзрәт хасталанып киткәч, 2002 нче елдан ул имам вазыйфасын үтәп килә.

   2007 нче елда Чуашстан Җөмхурияте буенча «Ел имамы» номенациясендә Фәтхи Бурнаш премиясенә лаек була.

   Шакирҗан хәзрәт 2009 нчы елның 23 нче маенда мәнгелек йортка, бакый дөньяга күчә.
 

Сафьянов Мингаләй Сафьян улы.

  Чичкан авылында яшәүче Сафьян мулланың өч малае туа. Болар-Мәсәлим, Ибраһим, Минегаләй. Малайлар барысы да тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр.

Сафьянов Мингаләй - Сафьян мулланың өченче улы.

Всегда помню о вас,

Не забывайте и вы меня!

   30нчы елларда  Карелия   төрмәсеннән Мингаләй хәзрәт язган соңгы хатының  соңгы юллары...

   80 ел элек язылып, вакыт сынавына чыдый алмыйча шактый таушалып, саргайган кош теледәй хат.  Бу 1934 нче елда, икенче мәртәбә нахакка хөкем ителгән, Минегалиев Бәвәч абыйның әтисе, Мингаләй хәзрәт хаты. Ул 1890 нчы елда, күрше Чичкан авылында дөньяга килә. Яшьтән дин юлына баса.  Уфа шәһәрендә югары белем ала һәм Тукай авыл мәчетенә мулла булып билгеләнә. Яшь муллага гаилә тормышын корып җибәрергә дә вакыт җитә.

   Мингаләй хәзрәткә Буа районындагы Чатказ мулласының акыллы, тыйнак, укымышлы кызы барлыгы мәгълүм  була. Ул заманда кыз белән егет очрашып сөйләшә алмаганнар. Шуңа да карамастан Мингаләй хәзрәт күрешү  юлын таба. Ул хәер соранучы булып киенә һәм Чатказга юл тота. Капка төбендәге хәерчене күреп, әнисе кызын хәер бирергә чыгара. Шулай итеп алар бер-берсен күрәләр. Озак та үтми, хәзрәт яучылар җибәрә һәм ризалык ала. Алар гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы дүрт балалары туа. Мингаләй хәзрәт муллалык вазыйфасын башкара, өендә шәкертләргә дин сабагы бирә, авыл халкына пичләр дә чыгарырга өлгерә. Аның хатыны Бибисафирә абыстай бик күп кешеләрне дәвалый, байтак авыр чирлеләрне үлемнән коткарып кала.

   Тик бәхетле, тыныч тормыш озакка бармый. 1931 елда ”халык дошманы” дигән исем тагып, Мингаләй хәзрәтне биш елга төрмәгә озаталар. 2,5 ел эчендә Ак диңгез каналын төзеп, ул өйгә кайта.Тик дин дошманнары моның белән килешергә теләмиләр. Авыл халкын ул вакыттагы тәртипләргә каршы күтәрелергә өнди диеп, 1937 елда аны кабат кулга алалар. Шул китүдән аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Авылда дүрт бала белән  Бибисафирә абыстай утырып кала. Яшәгән өйне тартып алалар, олавы белән китапларны төяп, чыгып яндыралар.

   Мингаләй хәзрәт гаиләсе кечкенә генә кара мунчада яшәргә мәҗбүр була. Ач, ялангач тормыш... Җитмәсә  “халык дошманының” гаиләсе диеп җәберләүләр.

   Шуларга да карамастан Бибисафирә абыстай балаларын үстереп аякка бастыра. Ике баласы югары белем алалар, укытучылык һөнәрен сайлыйлар.

     Мингалеева Бәйзә Мингаләй кызы 1929 елда туа. Авыл мәктәбендә белем алганнан  соң, 1951 нче елда Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1951 нче елдан алып, илле ел гомерен Тукай мәктәбендә балаларга белем бирүгә  багышлый. Бүгенгесе көндә ул белем биргән укучылар төрле өлкәләрдә тырышып эшлиләр, һәрчак сагынып һәм яратып Бәйзә апаның хәлен белешергә киләләр. Ул һәр иртәсен намаз белән башлап, кичен намаз белән каршылый. Өлкән яшьтә булса да, бер эштән дә читтә калмыйча, киресенчә, һәр эшне үзе башлап эшләп йөри.

   Мингалеев Бәвәч 1930 нчы елның 15 нче апрелендә Мингаләй хәзрәт белән Бибисафирә абыстайның икенче баласы булып дөньяга килә. КДПИ тәмамлаган көннән алып, үзенең тормыш юлын мәктәп, балалар белән бәйли. 1953 нче елда Тукай мәктәбенә укытучы булып кайта. 1953 нче елдан алып, кырык биш ел гомерен Тукай мәктәбендә балаларга белем бирә. Бәвәч абый директор булып эшләгән вакытта ике катлы мәктәп төзелә. Акыллы, кече күңелле, мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белүче сабыр булганлыгы өчен, Бәвәч абыйны авыл халкы да, тирә -  як кешеләре дә ихтирам белән искә ала.

   Ул спортта да алдынгы урында була. Район һәм республика күләмендә  үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Бәвәч абый Казан институтында укыганда Галия исемле кыз белән таныша. Алар гаилә коралар һәм Тукай мәктәбенә укытырга икәү бергә кайталар. Галия апа гомер буе балаларга биология һәм химия фәнен укыта. Алар тырыш хезмәтләре өчен икесе дә “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булалар һәм төрле мактау грамоталары белән бүләкләнәләр. Мингалеева Галия Габбас кызы- Чуашстанның атказанган укытучысы. Авыл халкы аларны бик зурлап искә ала.

 Ике малай тәрбияләп үстерәләр: Иршат һәм Нияз Мингалеевлар.

 

 

Просмотров: 744 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz