Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Суббота, 22.07.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2012 » Март » 19 » 19-03-12 Тукайдагы беренче мәхәллә җыены, яки Баш мөфти фәрманы белән башланган үсеш
19-03-12 Тукайдагы беренче мәхәллә җыены, яки Баш мөфти фәрманы белән башланган үсеш
12:36

   Чуашстанның Комсомол районы татар дөньясына  Тукай һәм  Урмай авыллары белән танылды.  Урмай авылы мәдәни яңалыклары белән матбугатта шактый еш  яктыртылса,  Тукай исә  бүгенге татар дөньясында татар милли җәмгыятен төзеп ятучы авыл буларак даими мисалга китерелә. 

   Менә Тукай халкы, бу көннәрдә мәхәллә җыенын уздырып, авылдагы  милли идарә - мәхәллә системасын лигитимләштерде.  Шулай итеп,  яңа чор татар җәмгыятендә тиңе булмаган хәл – беренче тапкыр   мәхәллә җыены узды.

                                                       Әзерлек

   Татарда бит элек-электән  корылтайлар җыеп,  ил-көн язмышын хәл итү кебек гадәт булган.  Әмма,  совет чорында бу  гадәт юкка чыкты.  Совет иле таралганга да   20 ел узып китсә дә,  татар халкы  үзенең яшәеш системасына  яңадан бик авырлык белән кайта.  Шулай да,  бу көннәрдә Чуашстанда  прецидент булдырылды. Әлеге чара  Тукай авыл мәхәлләсе рәисе, имам-хатыйп Наил хәзрәт Җамалетдин тәкъдиме белән узды.

 Тукай авылы мәхәлләсе җыены дип аталган  чара  авылның  мәктәп бинасында узды.  Чөнки, авылда   клуб ише   урын юк, шуңа күп кенә чаралар  монда уза.  Әлеге җыенга  әзерлек тә  бер айлап барды.  Көн тәртибен билгеләүдән алып,  халыкны әлеге җыенга әзерләү, белдерүләр ясау,  аңлату, чакырулар   тарату...

 Көн тәртибен  исә, авылда  2007 елдан бирле мәхәллә каршында эшләп килүче  Иҗтимагый киңәшмә үз утырышларында билгеләде.  Аның беренче  өлеше  авыл имам-хатыйбы  Наил хәзрәт Җамалетдин,  имам-наиб Рифкат хәзрәт Хәбибрахманов, мәхәллә казначее Миңназыйм  Баһаутдинов  хисапларыннан һәм чыгышларыннан гыйбарәт булып, икенче  өлештә исә  рәсми вәкилләрнең чыгышлары  каралган иде. Авыл җирле үзидарәсе башлыгы  Минзает  Зәйнуллин, авылдан сайланган район депутаты  Әгъзам хаҗи Шакиров, мәхәллә Иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Миңназыйм Гайнуллин, мәктәп директоры Әмина Баһаутдинова һәм җирле медпункт   табибы Гөлсем Сафиуллина хисап тотарга булдылар. Моннан тыш,   җыен каравына   өченче мәсьәлә дә чыгарылды.  Монысы   авылда   былтыр  нигез салынган   мәдрәсә бинасын төзү  барышы.

   Шундый  көн тәртибе белән,  авыл имамнары  җомга вәгазендә чыгыш ясады,   һәр урамга белдерүләр  эленде,  һәр йортка  чакырулар   җибәрелде. Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр  хакында чыгыш ясаучылар  әзерләнде.

                                                               Яңа тарихтагы беренче җыен 

   Шимбә көнне  авыл мәктәбенең спортзалында  алма төшәрдәй дә урын юк иде.  Авыл халкы  мәхәллә җыенына  теләп, ихтыярый рәвештә килгән генә түгел, ә аларның күпчелеген тормыш алып барган ир-атлар тәшкил итте.

   Халык тупланган  арада моннан  егерме елдан артык элек төшерелгән видео күрсәтелде. Әлеге  видеода авылда совет торгынлыгыннан соң  торгызылган мәчет ачу тантанасында  Бәдертдин хәзрәтнең бик кайнар, хисле һәм үтемле вәгазе төшерелгән.

   Халык җыелгач, мәхәллә каршында эшләп килүче  балалар бакчасына йөрүче нарасыйларның кечкенә генә чыгышлары булды.  Алар  мөнәҗәтләр,  шигырьләр сөйләделәр. Шунысын искәртеп үтү  кирәк, бу авылда садик юк,  мәчет янындагы  мәдрәсә бинасы  мәхәллә һәм өлешчә дәүләт ярдәме белән балалар өчен көндезге якта  садик буларак кулланыла.

                                                                                    Беренче өлеш. 

   Соңрак,  Коръән укылды, дога кылынды.  Беренче итеп сүзне Наил хәзрәт алды.  Ул,  авылдагы мәчет һәм мәхәлләнең эшчәнлеге белән таныштырды. 

   "Мәхәллә дигән нәрсә безнең өчен яңа әйбер түгел.  Элек тә әби – бабаларыбыз мәхәллә булып,   системалы рәвештә  яшәгәннәр. Шуңа күрә. Тукайда мәхәллә системасы    торгызылуы ул табигый хәл. Башка татар авыллары да безнең тәҗрибәне куллана башлады.  Бездә исә, мәхәлләбез тулы бер системага әйләнеп  килә.  Менә бүгенге  мәхәллә җыелышыбыз шуның мисалы. Ә  мәхәлләнең үзәге булып. Элек тә, хәзер дә мәчет торган” –дип чыгыш ясады  Наил хәзрәт.

   Ул,  2007 елдан башлап  авылда дини мәгариф торгызылганлыгын, Иҗтимагый киңәшмәнең мәхәллә тормышындагы  ролен сурәтләп күрсәтте.

   Наил хәзрәттән соң, авылның  имам – наибе (монда шундый вазыйфа да  бар) Рифкат хәзрәт, Диния нәзарәте тарафыннан быел кертелгән мәхәллә документлары турында сөйләде.  Аларны күрсәтеп, халыкны шулар белән таныштырды.  Инде ул документлар мәхәлләдә  бирелә башлаган икән инде.

   "Хәзер бөтен республика  буйлап  мәхәлләләрдә  балага исем кушу,  никах уку таныклыклары кертелде,  аларны теркәп бара торган китаплар булдырылды. Исем кушканда, никах укыганда таләпләр артты.  Шуңа күрә балаларыбызга  исемнәр сайлаганда, үзебезне татар-мөселман исемнәре булына игътибарны күбрәк бирергә кирәк”-диде хәзрәт.

   Авыл өчен әлеге  мәсәлә бик актуаль.  Чөнки,  Тукайда   ел саен  үлүчеләргә караганда туучылар   бермә-бер артык.  Никахланучы парлар да  ел дәвамында берничә дистәне тәшкил итә.

   Мәчет казначее  Миңназыйм Баһаутдинов исә,  2011 елда   кергән садакалар хакында хисап тотты.  Ни күләмдә кереп,  алар кайда тотылганын сөйләде.  Авылдагы  мәчеткә кергән садакалар   мәчетне тотып баруга гына китмичә,  иҗтимагый эшләргә дә шактый күп тотыла.  Мәсәлән,   мәчет янында авыл халкы  чиста су белән  тәэмин ителү максатында, тирән скважиналы  кое казытылган иде.  Ул үзе генә дә  ике йөз мең сумнан артып китте.  Әлеге чыгымны  мәчет күтәрде.

                                                                                        Икенче өлеш

   Мәхәллә җыенында элек авылның барлык  кешеләре катнашкан.  Тукайдагы җыенда да авылга кагылышы булган  рәсми  җитәкчеләр дә  бик актив катнашты.  Урмай һәм Тукай авылы үзидарәсе башлыгы  Минзает   Зәйнуллин авылдагы  тәртипкә игътибарны юнәлттеп, урамнарны чиста тоту мәсәләсен күтәрде.  Тукай анысы  болай да күп авылларга үрнәк булырлык авыл, әмма   матурлыкның чикләре юк бит аның.  Моннан тыш,  Минзает әфәнде.  Авылда   җирле хакимият тарафыннан башкарылган эшләр турында да сөйләде.  Соңы елларда  урамнарда таш юлларны   җирле хакимият тә   сала башлады.  Элек,  мондый эшләрне һәр урам үзара акча җыеп  башкара иде.

  Халык  үзен борчыган сорауларны да   авыл башлыгына  шактый күп бирде.  Җиткәче исә, аларга тулы җавап биреп барды.

  Тукай авылыннан  Комсомол район депутаты итеп сайлаган  Әгъзам Шакиров татар дөньясында танылган шәхес.  2007 елда  нәкъ менә аның тырышлыгы белән  авылда   Иҗтимагый киңәшмә оештырылды.  Бүгенге  көндә  Тукайда мәхәллә   яңарышы бара икән – монда саллы гына өлешне  Әгъзам хаҗи кертә.  Шуңа күрә   Әгъзам Шакиров чыгышының  баштагы өлеше   Иҗтимагый  киңәшмә турында булды.

  Биш ел элек оештырылган  Иҗтимагый киңәшмә алдына нинди максатлар куйган иде, аның файдасы авылга булдымы?  Әгъзам хаҗи шуларга тукталды.

   "2007 елда Баш мөфти  Тәлгат  хәзрәт Таҗетдин, мәчетләр каршында Иҗтимагый киңәшмәләр төзү турында фәрман чыгарды. Тукайда без моңа формаль карамыйча,  иң беренчеләрдән булып оештырып җибәрдек.  Әлеге   киңәшмә мәчет эченә генә йомылып калмыйча,  авылдагы күп кенә социал  проблемаларны да хәл итте. Авылдагы актив, теләге булган  кешеләрне ай саен мәчеткә җыеп киңәшләшүләр уздыра башладык.  Киңәшмәнең үз фондын булдырдык.  Менә шуннан  башланды эшләр.  Кайберләренә тукталыйп үтик:

   Авылыбыга кергәндә   Тукайның үз капкасы, символы булдырылды.  Зиратларыбызда өмәләр  белән тәртип урнаштырылды.  Колхоз таралганнан бирле   төрле кулларда булган    колхоз җирләрен Иҗтимагый киңәшмә мәчеткә теркәтеп, аны  халыкка кайтарып бирде. Барыгыз да бүген   шушы  җирләрдәге кишәрлекләр белән файдалана. Халык печәнгә туенды. Башта ук  мәчеткә янкорма итеп мәдрәсә төзеттек.  Анда уку-укыту  бара,   авылның яшләре дә, олылары да,  әби-бабайларага  хәтле төрле төркемнәр булып   мәдрәсәдә укып, гыйлем туплый. Инде, әлеге мәдрәсәбез  балалар бакчасы ролен дә  ике ел үтәп килә.  Иҗтимагый киңәшмә тырышлыгы белән,  авылда гомер булмаган  мәхәллә садигы оештырылды.  Авылыбызны сайты  эшләп килә.  Тукайдагы   ятимнәргә, олыларга, даими рәвештә ярдәм оештырыла.  Яхшы укучыларга степендиялер,  спорт ярышлары, мәктәп һәм медпункка  техник  һәм материал ярдәм, шәкертләр бәйрәме,  мәүлид,  һәм башка төрле күп чаралар – барсы да   Иҗтимагый киңәшмә эше  булып чыкты.  Моннан тыш,  Иҗтимагый  киңәшмә  тырышлыгы белән  авылда яңа мәдрәсә төзер өчен җирне рәсмиләштердек. Күл яннарын төзекләндердек,  авыл паркына   нигез салып, капкасын ясаттык,  ун меңнән артык агач утырттык. Галәү бабай  кизләве дигән урынга чыга торган матур басма эшләттек. Мондый эшләрне бик күп санап китеп булыр иде.  Барсыда  күз алдыгызда,  сезнең ярдәм белән барды. Барыгызга да рәхмәт,” – дип чыгыш ясады Әгъзам хаҗи.

   Ул үзе   авыл халкы тарафыннан  район депутаты итеп тә сайланган иде.  Шуңа күрә  башкарылган  эшләренә дә хисап тотты:

   "Авылыбызга Урмайдан  керә торган   юлга яңадан асфальт җәйдерүгә ирештек.  Бюджеттан моңа биш миллион ярым  тирәсе  акча таптырдык. Медпунктыбыз нинди начар хәлдә булганны үзегез дә беләсез.  Без аны башта суд аша яптырдык.  Шуннан соң,  капитал ремонт өчен дәүләттән акча   алуга ирештек.  Шулай итеп, ярым җимерек   медпунктны сипләтергә 400 мең акча  алдык.  Ә  Иҗтимагый киңәшмә  исә   төзекләндерелгән бинага телефон кертте.  Хәзер  авылыбызның  һәр кешесе   үз зары белән   медпунктка телефон аша да мөрәҗәгат итә ала.

   Инде,  Алланың ярдәме белән, авылыбзда күптән   зур проблема булып торган мәсәләне хәл итеп барабыз.  Мәктәбебезгә  ремонт, аны гомумән зурайту кирәк. Вакытында 170 бала өчен төзелгән мәктәптә бүгенге көндә 300  бала укый.  Хәзер,   мәктәпкә терәп  садик   төзү проекты да  ясалды,   дәүләт программасына кертүне ирештек.  Конкурс үткәреп,  төзүчесен генә билгелисе бар. Бу,  депутат  булып сайлангач, эшләнгән эшләрнең   кайберләре,” дип чыгыш ясады  Тукайдан сайланган  район депутаты.

   Инде  алда әйтелгәнчә,  Тукай  ул яшьләр авылы.  Чөнки, табигый артым    бермә-бер күбрәк.  Шуңа  күрә,   авылда   совет заманында  төзлегән мәктәп бинасы  бүгенге Тукай таләпләренә җавап бирми.  Мәктәп директоры Әмина ханым  Баһаутдинова да шул хакта  сөйләде.  Быелдан мәктәптә реконструкция эшләре башланачагын нечкәлекләре белән аңлатты.  Моннан тыш,  мәхәллә, мәчет,  иҗтимагый киңәшмә һәм мәктәпнең бергәләп эшләвенә  аерым тукталды. 

   "Иҗтимагый киңәшмә, мәхәлләнең  төп  алып баручысы буларак,  мәктәбебезгә даими  ярдәм итеп килә. Ул ярдәм   финанс яктан да, укучыларны, укытучыларны кызыксындурудан да гыйбарәт.  Мәсәлән, барлык укытучылар коллективын, фәлән мең сумнарга төшереп, Казанга  сәяхәт кылдыру, яхшы укучыларыбыз  һәм аерым авыл  картларын өчен дә шундый сәяхәт  булды. Иҗтимагый киңәшмә ярдәме белән, мәктәп инде  берничә ел  элек тулысынча хәләл туклануга күчте.  Зур холодильникларны алар бүләк итте.  Бинабызны яңарту, реконструкция  ясау өчен дә бездән алда  Иҗтимагый киңәшмә йөрде. Мондый зур эшләрне шактый санап китеп булыр иде.  Мин ахырда шуны гына әйтәсем килә: Авылыбыз соңгы елларда алга китүендә Иҗтимагый киңәшмәнең өлеше санап бетергесез зур-” дип чыгыш ясады  Әминә ханым.

   Авыл медпункты башлыгы Гөлсем  Сафиуллина яңадан эшли башлаган  медпункт белән таныштырды. Бина  совет чорында төзелгән булса да,   мәхәллә һәм  дәүләт ярдәме белән төзекләндерелеп,  эшли башлады. 

                                                                                   Яңа  мәдрәсә

   Тукай авылы  соңгы елда иҗтимагый төзелеш белән яши.  Эш шунда ки,   авылда  мәдрәсә эшләп торса да, ул халыкны тулысынча сыйдыра алмый.  Шуңа күрә, былтыр  авылда  яңа мәдрәсәгә нигез салу тантанасы булды. Ике катлы,  24 кә 13 метрлы  яңа бинаны авыл халкы  ярдәме белән быел  күтәрмәкче булалар. Шуңа күрә, мәхәллә җыелышында  мәдрәсә төзү төп мәсәләләрнең берсе булып торды.

   Авыл картлары исеменнән мәдрәсә төзүне хуплап мәчет мәэззине Риза абый Фәйзрахманов та чыгыш ясады. 

   Мәдрәсәнең эскиз-проекты эшләнелгән. Авыл халкы аның белән җыелыш барышында  таныша алды. Проектор аша  булачак  мәгърифәт йорты  сурәтләре күрсәтелеп торды.

   Тукай авылы халкы   яңа мәдрәсә төзүгә дә читтән ярдәм көтми.  Җыелыш барышында чыгыш ясаучылар гына түгел, җыелган халык та  мәдрәсәне быел  төзеп куяр өчен  акча җыя башлауны   хупладылар. Хәер,   әле  мәдрәсә төзү өчен  аерым фонд оештырылганчы ук,  кайбер тукайлылар   хәләл акчаларын  мәхәллә җитәкчеләренә тапшыра да башлаган. 

   Карлар китү белән авылда  мәдрәснене  төзү эшенә керешә дә башларга җыеналар. Әлегә төгәл булмаган  саннарга караганда,  мәдрәсә төзү генә дә   унбиш миллионга төшәргә тора.

                                                                          Халык җыелышка сусаган.

   Җыелыш ахырында   Иҗтимагый  киңәшмә вәкилләре  халыкка, мондый  җыелышларны дәвам итәргә кирәкме – түгелме дип сорау бирделәр.  Халык дәррәү кубып,   җыелышларның мөһимлеген раслады.  Авыл  җирле  үзидарәсе башлыгы   Минзает  Зәйнуллин да,  мәхәллә җыелышларының эффектив булуын  сөйләде.  Ягъни,  дәүләти  идарәләр дә  халыкның үзоешуына  ике куллап риза.  Оештыручылар, мондый җыелышны елга бер мәртәбә уздыру тәкъдиме белән чыккач та,  халык арасыннан  елга ике кат уздыру кирәклеге әйтелде.  Шундый ук җыелышны   көзлеген дә уздыру  турында карар кабул ителде.

   Шулай итеп,  Чуашстанның Тукай авылында  моннан  биш ел элек башланган  мәхәллә системасын торгызу  эшләре   аерым бер  стадиягә күтәрелде.  Моңа кадәр   эшләнгән    эшләр мәхәллә халкының гомум карары белән   файдалы дип табылды. Шуның нәтиҗәсендә, авыл халкы мәхәллә системасын легитимләштерде.

   Тукайда  мәхәллә  дип җан атып йөрүче  Әгъзам  Шакиров, мәхәлләне  җирле үзидарәләргә каршы куярга кирәкмәгәнлеген тагын бер кат искәртте: татар авылының киләчәге  җирле хакимият белән бер кулга тотынып эшләгән мәхәллә генә була ала. Талаш, гауга китсә, фетнә чыкса,   һәр башлангыч  юкка чыгачак, диде ул.

Чыганак:  Татар заманы

Просмотров: 580 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/5 |
Всего комментариев: 2
2  
Сезнен ул кешегэ эйтер сузегез булса звонить итеп эйтегез. Сайтта гайбэт сатмагыз.

1  
много букв...

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz