Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 28.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2012 » Июль » 18 » 18-07-12 Поздравление Муфтия Альбир хазрат Крганова по случаю наступления месяца Рамазан
18-07-12 Поздравление Муфтия Альбир хазрат Крганова по случаю наступления месяца Рамазан
14:47

                                 Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

   Әссәләмегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһүБарчабызны да, юктан бар кылган, галәмнәр Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре белән сәламлим.

 Әммә бәгдә: Агымдагы елыбызның 19 июль кичендә, дөньябызның һәр почмагында яшәгән мөселманнар өчен мөбәрәк Рамазан ае керә. Әлеге җан-тән гыйбәдәте ае булган ураза ае 2012 елның 18 август ахшамына кадәр дәвам итәчәк дип көтелә..

 Барчабызны шушы мөбәрәк айга керүебез белән ихластан котлыйм.

 Ураза ае - мөселманнар өчен аерым бер гыйбәдәт, Аллаһыны тану-белү, аңа итагәть итү ае. Бу айда нәфесебезне тәрбияләп, без Ходай Тәгаләнең рәхмәтенә якынаябыз. ДинебезИсламда Рамазан аенда ураза тоту биш баганаларның берсе санала. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий мөэминнәр, сездән элеккеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз» (2-183). Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Кем Рамазанда тәкъвалык белән ураза тотса, аның моңа кадәрге булган барча гөнаһлары ярлыканыр».

 Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. в. Рамазан ае хакында тагы болай дигән иде: «Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар».

 Мөбарәк Рамазаныбыз килеп җитте. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». 

 Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөбарәк бер хәдисендә: "Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар»,-диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе - көндез ураза тотканнан соң, ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде», — дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыбыз, бу - бик зур сөенеч. «Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».

 Рамазан ае- гафу итү ае. Шуңа күрә, тормыш ваклыклары белән, моңа кадәр бер-беребезгә булган ачу, үч, нәфрәтләребезне Рамазанның тышында калдырып, бер-беребезне гафу итик. Моңа кадәр туган-туганы белән, дусты- кардәше белән, гомумән, һәрберебез, ниндидер юк-вак сәбәпләр белән араларыбызны өзгән булсак - яңартыйк. Кардәшлек, туганлык, мөселманның бер-беренә булган хакларын, ата-ана хакын, бала хакын, ир-хатын хакын, күршелек хакларын искә алып, хаклыйк. Рамазанның матур ифтарларын  бер-беребезгә йөрешеп, кардәшлегебезне ныгытыйк. Пәйгамбәребез с.г.в. юкка гына түгел бит, безгә Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы өйрәтте: «Әллааһүммә әңтә гәфүвүн. Түхиббүл гәфвә. Фәгфү гәннәә». «Йә, Раббым, Син Гафу Итүче Зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит».

 Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

 Быел Ураза җәйнең аеруча озын көннәренә туры килә. Бу да Ходай Тәгаләнең  безне сынавы. Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык һәм сусызлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар, су бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз. Чөнки, барчабыз да, Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар икәнлеген яхшы беләбез.

 Барчабызның да, элекке елларда әби-бабаларыбыз ничек озын көннәрдә, кырларда урак урганда, урманнарда агач кискәндә ураза тотканнарын сөйләгәннәрне ишеткәнебез бар. Алар шушы авыр, газаплы эшләрдә булып та, Аллаһы кушканны калдырмаганнар. Инде, бүгенге тормышыбыздагы муллык, җиңеллек безләргз әби-бабаларыбызның тоткан уразалары нәтиҗәсендә дә килгәндер. Шушы бәрәкәтне, Аллаһының рәхмәтен онытмаска, уразаларыбызны калдырмаска, ай дәвамында игелек һәм изгелек кылырга, нәфесебезне югәнләп, Раббыбызның әмерен үтәргә тырышыйк. Гаиләләребездә, урам-авылларыбызда, шәһәрләребездә яхшылыкка чакырыйк, тыйнаклыкны таныйк, оят һәм гөнаһның ни икәненә төшеник. Ел дәвамында көтеп алынган уразаларыбызы, мөбәрак ай Рамазанны кадерлик, хөрмәтлик. Олысы – кечесенә, яше - картына, бабасы – оныгына, атасы – улына, анасы – кызына, Аллаһының кануннарын, тәртип-әхлакны җиткерергә тырышыйк. 

 Тагын бер кат мөбәрак Рамазан аебыз котлы булсын!

 Хөрмәт белән,

 Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие                                                                                                Албир хәзрәт Крганов

Просмотров: 1121 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz