2015 нче елның 16 апрель көнне Шыгырдан авылының Культура йортында Бөек Ватан сугышының 70-еллыгына карата «Буыннарны бәйли торган бәйрәм» чарасы булып узды. Анда Тукай авылында яшәүче Гөлсәйран әбидә чакырылган иде.
Чуашстанның яшь парларына Тукайда яшәүче Зиннәтҗан кызы Хабибрахманова Гөлсәйран әбинең тормыш юлы үрнәк булып тора .
Көчле дә, сабыр да, уңган да, җитез дә, мәзәкче дә ул. Үз-үзенә ышанып, ятим калган 10 бала янына килеп, Ана булырга туры килә аңа. Иң кечесе 7 айлык- бишектә әнисенең күкрәк сөтен көтеп яткан Фәнискә дә инде хәзер 42 яшь. Ул үзе дә ике бала атасы. Көнне төнгә ялгап, төн йокыларын калдырып үстергән һәм дөрес тәрбия биргән әниләрен алыштыручы икенче әнисе Гөлсәйранны, 7 айлык бала бик тә үз итә. Әлегесе көндә дә Гөлсәйран әбине хөрмәтләп үз тәрбиясендә тота.
Тормыш иптәше Әбелгаз бабай белән бик килештереп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Балаларны тормыш юлына чыгарган вакытта гына 1994 нче елның 17 нче ноябрендә тормыш терәге булган Әбелгаз бабай бакый дөньяга күчә. Бу вакытта аңа ничек авыр булганны ул үзе генә белә. Ялгызы гына әле ничә баласын башлы-күзле итәргә туры килде аңа.
Күпме рухи көч, мәрхәмәтлелек, михербанлылык бу Анада. Барлык аналарга үрнәк булырдай кеше ул. «Җир шарында андый ике үги ана булса ул шуларның берседер» дип әйтә аның балалары. 10 баласының һәрберсе зур рәхмәтле аңа.
Гөлсәйран әби, бездән сиңа тик изге теләкләр генә: бәхетле картлык телибез сиңа. Бу дөньяда кылган изге гамәлләрең мизанда авыр тартып, Аллаһы Тәгалә сиңа җәннәт рәхәтләрен бирсен иде.
|