Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Среда, 22.11.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 865
Главная » 2015 » Июль » 16 » 16-07-15 Рамазан гаете котлы булсын
16-07-15 Рамазан гаете котлы булсын
12:39

   Иске мәчет бинасы халыкка кайтарылганга да өч дистәгә якын ел үтеп бара. Авылыбызны мәчетсез, азан тавышыннан башка яшәвен күз алдына да китереп булмый. Хәзерге яшь буын шул моңлы азанны көн дә тыңлап үсә. Авылыбызның һәр йортына җанга җылы бирә торган рәхәтлекне, сихәтне мәчетебез манарасыннан, бәрәкәт яудырып, моңлы азан тавышы тарала. Олысын-кечесен намазга чакыра...

   Элек-электән Тукай халкы Мәүлид бәйрәмен, Бәраәт, Кадер кичәләрен, Рамазан, Корбан гаетларын бик көтеп, олылап уздырып килгән.

   Барлык айларның да солтаны булган Рамазан аеның һәр көне барлык мөселманнар өчен олуг бәйрәм булып тора, шуңа күрә аны бөтенебез дә шатланып каршы ала. Бу изге айда ураза тоту, кичләрен тәравих намазларын уку мөәминнәрне Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта. Кеше узен Аллаһның чын колы итеп таный.

   Рамазан айларында авылыбызның гүзәллеген аеруча тоясың. Безнең авыл халкы өчен ул «Кунак ае» дип тә санала. Балаларның тәрбиясендә яшәгән кадерле әби-бабаларыбыз, урамнарны тутырып, бер-берсенә кунакка барышалар, Коръән сүрәләрен тыңлыйлар.

   Менә инде тагын, Аллаһның рәхмәте белән, ел буена көтеп алган ураза тоту ае - рамазан ае үтеп бара. Чын мөселман ихласлык белән һәм Аллаһыдан әҗерен өметләнеп, Рамазан аенда фарыз уразасын тотып, үзенең йөрәгендә гөнаһларының гафу ителүенә һәрвакыт ышаныч саклап яши.

   Гаиләң белән бергә - бергә сәхәр ашау, намаз уку, ифтар кылу, тәравихка йөрү Рамазан аенда гына башкарыла...

   Рамазан кичләрендә мәчетебезне нурландырып, ирләр һәм хатын-кызларның тәравих намазына йөрүләре-бик саваплы һәм изге гамәлдер. Быел да үзебез мәчеттә тәравих намазларын бик матур итеп хәзрәтләребез алып барды. Икенде белән ахшам намазлары арасында мәчет манарасыннан авылыбыз өстенә Коръән сүрәләре агылып торды.

   Һәр кичне мәчет тәрәзәсеннән якты утлар балкый. Менә бер төркем милли киемнәргә төренеп, яшь кызлар тәравих намазына җыела. Бүген тәравихның соңгы 29 нчы кичәсе.

   Мәчетнең аскы катында ике тулы саф хатын-кызлар, өске катта шәкерт кызларыбыз тәравих намазларын бер дә калдырмаска тырышалар.

   Мәдрәсәбезнең бинасында Кадер кичәсе хөрмәтенә ифтар мәҗлесе дә уздырылды. Берничә дистә бабайлар, ир-атлар, йөзгә якын әби-апалар, яшь кызлар мул итеп төзелгән ифтар мәҗлесенә җыелганнар иде. Ифтардан соң тәравих, тәүбә намазларын башкардылар...

   Авылыбызның халкы үзенең моңлы телен, динен саклап калуда зур көч куеп, милләтебезнең киләчәгенә зур ышаныч белән карый.

   Һәр йортта балаларыбызга яшьтән үк телебезне, динебезне, йолаларыбызны, гореф- гадәтләребезне, Ислам кануннарын, шәригать кагыйдәләрен өйрәтеп килгәндә генә, алар чын мөселман кешесе булып үсерләр, Аллаһ боерса.

   Шәүвәл аеның беренче өч көне — Гайдел фитыр көннәре. Ураза гаете - Рамазан уразасын тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көндер.

   Бу көн исән-сау Рамазан аен үткәреп, уразалар тотып, өстебездә булган бер фарызны үти алганыбызга шатланып, бәйрәм итә торган мөбарәк көндер. Һәр йортта бәйрәм чәе, коймак, таба ашы әзерләнә.

   Бәйрәм көннәре шулай ук изге гамәлләр кылу вакыты да. Бу көннәрдә кардәшләр, таныш -белешләр, хезмәттәшләр, дус-ишләр белән йөрешү, ачуланышкан кешеләр белән килешү, авыруларның, карт кешеләрнең хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу, зиратларга бару саваплы эшләрдән санала.

   Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен иде.

   Аллаһы Тәгалә ураза бәйрәмен җан тынычлыгы белән уздырып, алдагы көннәребезне дә Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә, киләсе Рамазан айларын да күрүләрне насыйп итсә иде.

   Рамазан гаете котлы булсын.

Просмотров: 297 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz