Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2010 » Ноябрь » 15 » 15-11-10 Чувашстан җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәтенең Корбан гаете котлавы
15-11-10 Чувашстан җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәтенең Корбан гаете котлавы
18:56
                                      Бисмилләһир – Рахмәәнир –Рахиим!
  
   Мөхтәрәм имам-хатыйблар, мөтәвәллият әгъзаләре, газиз мөселманнар!  
                      Әссәләмүгалейкум вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!
    Диния нәзарәте һәм аңа табигъ булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән Гайд-әл-Адха-Корбан гаете бәйрәме белән котлыйбыз, йөрәгебездән ихлас тәбрик итәбез.
   Бу сәламнәребезгә кушып, барчагызны Русия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе, Баш Мөфти Талгат Сафа Таҗетдин, Чувашстан Ил башы М.В.Игнатьев, мөселман илләре сафирләре, илебезнең мөфтият җитәкчеләре вә имамнары исеменнән барчагызны кабат тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
   Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауга сәбәп булган әлеге бәйрәм, Ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Корбан гаете көне Хаҗ гамәле кылу тәмамлануны да белдерә. Корбан гаете тарихына карасаң, әлеге бәйрәм Ислам диненең якыннарыңа булган мәхәббәт, гаделлек һәм кешелеклелеген аңлатканны күрәсең. Шушы изге көндә бар мөселманнар белән берләшеп бәйрәм итү әби-бабаларыбыз тоткан дингә тугърылыкны да күрсәтә. Ислам динен тынычлык һәм игелек дине булганлыгын күрсәтеп, Ибраһим г.с.м нән калган сөннәтне - корбан чалу йоласы үтәлә. Аллаһ исеменә берничә мең хайван Чувашиядә корбан чалыначак- Иншә Аллаһ! Бу-изге эш ваҗиб гамәлдер.
    Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә: "Адәм баласына Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас”- ди. Икенче бер хәдисендә, Пәйгамбәр әфәндебез: ”Әй адәмнәр! Мөмкинлеге булган һәр йорт елына бер тапкыр корбан чалсын” - дигән.
    Бу айда чалынган корбан, тормышыбызга шөкер кылып, әҗере Сират күпереннән үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен чалына. "Хаҗ” сүрәсендә һәр өммәткә корбан чалуның шәригать буенча кушылганлыгы әйтелә. "Чынлыкта, корбанның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешми. Аллаһы Тәгалә шушы сәбәп белән мөэминнәрнең бары тик тәкъвалыкларын һәм ниятләрен генә сыный”-диелә Коръән-Кәримдә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.): "Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә,”- дигән сүзе әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинчелек булып торадыр.
   Хөрмәтле мөселманнар! Бу Гает көнендә аеруча Исмәгыйль (а.с.) нең вакыйгасы безгә бик гыйбрәтле. Шушы көннәрдә Коръән-Кәрим кушуынча, малы җиткән һәр мөселманга Хаҗ кылу фарыз. Аллаһның әмере, кушуы, боерыгы бу. Быел да Чувашиядән 14 кардәшебез хәзер Кәгъбәтулла-Шәриф янында шушы фарызны үтиләр. Һәммәбезгә Аллаһ Тәгалә, Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кунагы булып, Хаҗга барырга насыйб итсә иде.
    Хөрмәтле яшьләребез, ата-аналар! Бозыклыклар белән тулган шушы дөньяда балаларыбыз безнең өстебездә амәнәт-бурыч икәнне онытмасак идек. Алар өчен без җаваплы. Тагын бер уйланып аларга дөрес тәрбия һәм ныклы белем, күңелләрендә мөкатдәс динебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген онытмыйк. Урамнарда сәрхүшлек, наркомания, бозыклык булган заманда, аларга дөрес юл күрсәтү олыларның турыдан-туры бурычы. Югыйсә, без-олылар, аларны харап итүчеләр була күрмик. Яшьләрбездә ата–ана хакының олы икәнен онытмыйк, ярларыбызны ихтирам итик. Изге гамәлләребез бу дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде!
 
                                                                                   Тәшрик көннәре
 
Корбан бәйрәменең Гарафә көне, иртәнге намаздан башлап, дүртенче көннең икенде намазына кадәр, фарыздан соң шушы тәкъбирне уку ваҗибтыр: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хамд”.
 
                                                                            Газиз дин кардәшләребез!
   Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк. Я Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде.
   Сөекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да кабаттан Гайд-әл-Адха-Корбан бәйрәме белән кайнар котлыйм. Бу вакытларда Кәгъбәтулла-шәриф, Пәйгамбәребезнең рауза-шәрифе янында Хаҗ гамәлен кылучы дүрт миллион кардәшләребез, шул исәптән Чуашстан җирлегеннән дә анда катнашучыларның да, безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада булуларын беләбез. Аларның да кылган хаҗлары вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде. Раббыбыз Аллаһ илгә көнгә хаерле тынычлык, газиз ватаныбыз-туган илебезне имин кылса иде, дәүләт башлыкларыбызны халкыбызга михербанлы кылып, тынычлык өчен көрәшүче юлбашчыларыбызга Аллаһ Үзе ярдәм бирсә иде! Динебез Исламга куәт, дәрт, хаерле дәвамнар насып итсә иде.
 
    Барчагызга саулык, саләмәтлек, озын гыйбәдәтле гомер, бәхет, балалар игелеге, тәүфикъ теләп, изге догалар белән, Русия Мөселманнарының Үзәк Диния Нәзараты рәисенең беренче урынбасары, Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты рәисе, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов.
 
   Сораулар булса, мәдрәсә һәм Чабаксар мәчете телефонына шалтыратыгыз: 8-83532-63-8-42;8-8352-62-09-22, җавап бирербез. Гаед намазы укылу вакыты: 2010 елның 16 нче ноябрендә, кояш чыккач 45 минуттан соң.
Просмотров: 889 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Ноябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz