Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Суббота, 23.09.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Июль » 14 » 14-07-15 Мәдрәсәдә Кадер кичен каршыладылар
14-07-15 Мәдрәсәдә Кадер кичен каршыладылар
11:05

    Мөселманнар өчен кадерле булган изге Рамазан ае да ахырына якынлашып килә - соңгы дистәнең дә 3-4 көне генә калып бара. Айның соңгы көннәрендә Тукай мәдрәсәсендә Кадер кич хөрмәтенә ифтар мәҗлесе булып узды.

   Ифтар мәҗлесләрен оештыруда катнашырга теләк белдерүчеләр саны да артып тора. Әйтерсең лә, һәр кеше әлеге изге айның әҗер-савабыннан кулланып калырга, күбрәк изгелек кылырга ашыга, бәрәкәтле тормышка, рухи чистарынуга омтыла.

   14 июльгә каршы төндә мөселманнарның яраткан урынына әйләнгән Тукай мәдрәсәсе дә үзенә кардәшләребезне җыйды. Ифтар мәҗлесендә 100 артык авылдашлар һәм күрше авылдан килгән кунаклар да бар иде.

   Уздырылган ифтар мәҗлесеннән соң җыелган авылдашлар таралышмады дисәк тә була – барысы да Тәравих намазын укырга мәчеткә юнәлде.

   Тәравих һәм витр намазларын башкарганнан соң иң көтеп алынган гыйбадәтләрнең берсе – Кадер кичәсе намазы башкарылды. Төнозын мәдрәсә эчендә ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә бәрәкәт, калебләребезгә иман, күңелләребезгә сафлык, тәннәребезгә сәҗдәгә китеп намаз укый алырлык сәламәтлек теләп дога кылынды. Мәхәллә халкының бер өлеше иртәнге намазга чаклы зикер кылып, Коръән укуны дәвам итте. Мәдрәсәдә үк сәхәр ашлары да әзерләнде. Иртәнге намаз керү белән халык янә сәҗдәгә китте...

Просмотров: 220 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz