Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2014 » Январь » 14 » 14-01- 14 Тукай мәхәлләсе Мәүлид бәйрәме уздырды
14-01- 14 Тукай мәхәлләсе Мәүлид бәйрәме уздырды
18:31

   Кичә, Рабигул-әүвәл аеның 12нче көнне,  Тукай авылы халкы бөтен дөнья мөселманнары белән бергә яраткан бәйрәмнәрнең берсе — Мәүлид бәйрәме билгеләп үтте.  Тукайлылар бу айда Пәйгамбәребезне зурлап һәр йортта диярлек салаватлар, мөнәҗәтләр укып Мәүлид ашлары уздыралар. Ә 2007нче елдан бирле мәдрәсә шәкертләре башкаруында мәктәп бинасында  Мәүлид бәйрәме  үткәрелде.

   Быел иҗтимагый киңәшмә авыл халкына бүләк итеп, сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган бәйрәмгә, Казан шәһәрендәге "Ярдәм” мәчетенең "Бәрәкәт” ансаблен һәм Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Гөлзадә Сафиуллинаны чакырды.

   Мәктәпнең яңа актовый залында  алма төшергә дә урын юк иде. Монда мәхәллә картлары, ак яулыклы әбиләр, әти-әниләр, балалар һәм кунаклар җыелды.

   Мәүлид бәйрәме белән тәбрик итәргә Тукайга Чувашстан һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир Крганов, казый Сәитзада хәзрәт Гимаев, Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәният мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Казан, Уфа, Мәскәү һәм Сембер шәһәреннән дин кардәшләребез килделәр. 

   Әлбир хәзрәт матур вә тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, хәттә  залда утыручы авылдашларыбызның күзләрендә яшләр күренде. Соңыннан Коръән аятләрен һәм Мәүлид укыды.

   Бәйрәмне бик оста итеп Гөлзадә апа алып барды. Ул салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, шигырләр сөйләп бәйрәмгә килгән авылдашларыбызны сөендерде. Гөлзадә апаның "Бәрәкәт” ансабле белән берлектә әзерләгән программасы тукайлылар күңеленә хуш килде.

Бәйрәм ахырында имам –хатыйб Наил хәзрәт, мәктәп директоры Әминә апа һәм Әгъзам хаҗи килгән кунакларга, авылдашларга, оештыручыларга һәм мәдрәсәдә өстәл төзегән апаларга, кызларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

   Өйлә намазынан соң төзелеп килүче мәдрәсәдә башта ирләр өчен, аннан соң хатын-кызлар өчен Мәүлид ашы үтте. Анда да Коръәннән аять-сүрәләр укып, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп Мәүлид касыйдәсе укылды.

   Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә, укыган Коръән аятьләребезне, әйтелгән салаватларыбызны, игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзенең киң рәхмәте белән гафу итсә иде.

  Пәйгамбәребезнең туган вакытында боян иткән касыдәсен укучыларга һәм тыңлаучыларга Пәйгамбәребезнең шәфәгәтен насыйп итсә иде! Шулай ук барча дин кардәшләребезгә һәр урында һәм һәрвакыт Рәсүлүллаһ саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең Сөннәтен тотарга һәм Аңа ияреп яшәргә насыйп итсә иде.

 

Просмотров: 1464 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!