Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Суббота, 20.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2013 » Март » 13 » 13-03-13 Читтәге авылдашларга рәхмәт!
13-03-13 Читтәге авылдашларга рәхмәт!
17:48

   Һәр кешенең туган туфрагы, туган йорты күңелендә иң якын урынны алып тора. Бигрәк тә мондый хисләр авылда туып –үскән   кешеләргә хас. Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәте -  инсан хәтирәләр белән яши.  Бала чакта уйнап үскән урам, елга-күл буйлары, мәктәп еллары, туганнар һәм яшьлек дусларыбыз -  нәкъ менә шул туган авыл белән бәйле истәлекләр, хәтирәләр кешегә яшәргә дәрт, илһам бирә. Мондый ядькаръ, туган туфракны-туган авылны эчкерсез мәхәббәт белән ярату  бигрәк тә татар кешесенә хас. Юкка гына  түгел бит, татарда  һәр авыл турында диярлек,  исем-атамасы белән җырлар язылган,  меңәрләгән шигырьләр иҗат ителгән. Төрле сәбәпләр аркасында  авылдан читтә яшәүчеләр бигрәк тә   бер гамь,  сагыну хисе белән авылны ярата.  Өстәвенә,  көннән –көн матурланып,  гөрләп  үсеп торган авыл булса- тагы да горурланырлык бит, сагынып сөйләрлек. Ә Тукай авылы,  Аллаһыга шөкер, шундый авыллардан.  

   Авылыбызның һәр бер  кешесе Тукайга  мәхәббәтен яшерми генә түгел, моны исбатлап тора.  Шулай булмаса,   авылыбызда гомуми эшләргә тотынып,  шуларны уңышлы гына башкарып чыга алмас идек.   Авылдашларга  рәхмәт, алар  үз кадерен үзе белә,  үз  тормышын  үзе җайлый,  бердәмлек,  уртак эшне   үз эше итеп карый торган авылдашлар безнең!

   Авылыбызда  яшәмәсәләр дә,  Тукайга мәхәббәтләрен   күңелләренең иң нечкә   урынында саклаган, һәрвакыт авылга  хәерхахлы булып торган, туганлык җепләрен ныгытып барган чит төбәкләрдәге  авылдашларыбыз турында да  аерым әйтергә кирәктер.   

   Алар, мөмкинлекләре булуга ук,  кендек каны тамган  җиргә - туган авылга ашыгалар. Хәлләреннән килгәнчә авылга ярдәм итәләр.

   Соңгы елны тукайлылар барлык көчләрен куеп мәдрәсә төзергә керештеләр. Бу изге эштән Тукай авылындагы бер кеше дә читтә калмады. Хәтта Урмай һәм Шыгырдан авылыннан ярдәм итүчеләр дә булды. Әлхәмдүллиләһи, читтә яшәүче авылдашларыбыз да Тукай халкы белән бергә мәдрәсә төзелешенә үзләренең элешләрен кертеп киләләр.     Беренчеләрдән булып ярдәм кулын Казанда яшәүче Рамил Шәйгәрәев сузды. Ул мәдрәсәне  өяргә дип Арча кирпечен арзан бәядән яздырырга ярдәм итте һәм үзе шундый ук 10 пачка кирпечне сәдака итеп бирде. Һәрдаим авылга ярдәм итеп торган авылдашларыбызның  тагын берсе - Комсомол авылында яшәүче фермер Минзәкрәм Минәтуллин. Ул мәдрәсә төзү эшләре башлангач та, беренчеләрдән булып үз өлешен кертте. Шулай ук, Мәскәүдә яшәүче Рафик Алиуллов һәм Чабаксарда яшәүче Рәшит Зиганшин да авылыбызга һәрдаим булышып торалар.

   Әлхәмдүллиләһи, авылдашларыбыз һәм туган авылына битараф булмаган  кешеләр ярдәме белән кыска вакытта  мәдрәсәнең диварлары өелеп, түбә астына керде.

   Инде тәрәзә-ишекләрен куеп бетереп,  эчке эшләрне башкарасы калды. Үткән елның ахырында Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз, хаҗия Әлфинур Нәбиулла кызы Хисамова(Зарипова) 30 меңгә мәдрәсәгә керә торган төп ишекне, ә аның бертуган энесе, Казан шәһәрендә яшәүче Фиргать Зарипов 55 меңгә подвал тәрәзәләрен ясаттып куйдылар. Фиргать аңа тикле дә мәдрәсәгә ярдәм иткән иде. Быел шулай ук, Мәскәү шәһәрендә яшәүче, элек Тукай мәктәбендә укытучы булып хезмәт иткән Дания Минзәкрәм кызы мәдрәсәгә 30 мең садака бирде. 

   Сезгә барыгызга да Аллаһының рәхмәте яусын, Аллаһ барыгыздан да риза булсын, Үзеннең рәхмәтенән һәм бәрәкәтеннән аермасын, хисапсыз малларын бирсен. Киләчәкттәдә Аллаһ ризалыгы өчен хәерле эшләрдә катнашырга насыйп итсен.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 1221 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/5 |
Всего комментариев: 1
1 тукайлы  
0
Бисмлләһир-рахманир-рахим. Ниһаять сайтыбызга җан керде. Админ, Сезгә зур рәхмәт. Инде кемнеңдер киная сүзләренә карамыйча элеккечә дәвам итегез инде. Гомерле бул сайт.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!