Үткән җомга кичендә,
мәктәп бинасында Тукай авылы мәхәлләсе иҗтимагый киңәшмәсенең киңәйтелгән
утырышы узды. Алдан хәбәр иткәнебезчә җыен бөтен мөселман дөньясы көтеп алган
сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) туган көне, Мәүлид бәйрәме
уңаеннан оештырылды.
Җыелышка
иҗтимагый киңәшмә әгъзаларыннан тыш авылның барлык эшмәкәрләре дә чакырылды. Гадәттәгечә
җыенны Тукай авылы мәчетенең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалутдинов Коръән аять-сүрәләрен
укыдан башлады. Аннан соң Мәүлид касыйдәсен
укып, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде. Наил хәзрәт үзенең вәгазендә Мәлид
Шәрифнең хакында һәм бу дөньяда яшәгәндә
Пәйгамбәребез сөннәтләрен үтәп яшәүебез кирәклегенә басым ясады. Ул килгән
эшмәкәрләрне авылыбызда һәр ел Мәүлид көнне иҗтимагый киңәшмәнең "Изге айда-
изге эш” дигән девиз астында үтүче акциясендә катнашырга чакырды.
Утырышта авыл поселениясе башлыгы Минзаит
Зәйнуллин, мәктәп директоры Әминә Баһаутдинова, иҗтимагый киңәшмә рәисе Рәфис
Айсын чыгыш ясадылар. Әгъзам Шакиров мәдрәсәдә барган эш белән таныштырды һәм
2013 елга хисаб ясады.
Җыенда авыл тормышына кагылган төрле сораулар
каралды. Шул исәптән: Мәүлид бәйрәмен оештыру, мәдрәсәне төзеп бетерү, мәчет
янындагы мәдрәсәдә балаларны укытуны яңадан торгызу, кизләүне яңарту, күпер
урамыннан мәктәпкә тикле тротуар ясау, страховать итү һәм башка мәсъәләләр
каралды.
Җыелышның
азагында иҗтимагый киңәшмәне соңгы елны җитәкләгән Рәфис Айсынга рәхмәт әйтеп,
бер тавыштан яңа рәис итеп Рамил Фәйзрахманов сайланды. Рамил инде ничә ел
авылдагы иҗтимагый эштә актив катнашып, ярдәм итеп килә. Алллаһы Тәгалә аңа яңа эшендә дә сабырлык биреп авылыбыз,
динебез өчен хәерле гамәлләр кылырга насыйп итсен.
|