9-11 нче апрельда Чуашстан Канаш шәһәренең татар-милли культура автономиясе оештырган «Төрки халкының традицион культурасының проблемалары һәм киләчәге» дигән конференциясе булып узды.
Төркия, Кытай, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Казахстан һәм үзебезнең Башкортстан белән Татарстан Республикаларыннан килгән кунаклар Урмай, Шыгырдан авылларында да булдылар.
Фәнни-гамәли конференция Тукай авылы мәдрәсәсендә «Тугәрәк өстәл» белән тәмамланды.
|