Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Понедельник, 23.10.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Июль » 10 » 10-07-15 Рамазан аеның 26-27 нче көннәре - Кадер кичәсе
10-07-15 Рамазан аеның 26-27 нче көннәре - Кадер кичәсе
11:10

   Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә. Быел ул 13 нче июльдән 14 нче июльгә каршы кичкә туры килә.

   Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында була, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк», - диелә Коръән Кәримнең 97нче «әл-Кадер» сүрәсенең 3нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.

   “Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...

   Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата, Аның икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди.

   Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.

Просмотров: 298 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Июль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz