Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Суббота, 27.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2012 » Апрель » 10 » 10-04-12 Тукай халкы изге нияттә
10-04-12 Тукай халкы изге нияттә
18:01

   Хөрмәтле авылдашлар, дин кардәшләребез!

   Белгәнебезчә, былтыр, мәчетебезнең 20 еллыгының бәйрәмен билгеләгән көнне авылыбызда төзеләчәк яңа мәдрәсә нигезенә таш салу тантанасы булды, зурлап корбан чалынды, догалар кылынды. Моңа йөзләгән авылдашлар белән бергә безнең шатлыклы вакыйганы уртаклашыр өчен кайткан кунаклар да шаһит булды.  Төзеләчәк мәдрәсә җирләрен теркәү эшләре төгәлләнеп килә иде.

   Күптән түгел, 17-нче мартта авылыбызның яңа тарихында беренче тапкыр мәхәллә җыены узды. Авылдашларыбыз бу изге эштә бердәм булып, Аллаһның ярдәме белән мәдрәсәне төзергә һәм ул халык төзелеше булачак дигән карарга килде. Аллага шөкер, мәдрәсә проекты әзер. Аның авторлары: Чабаксар шәһәренең "Болгар”, Шыгырдандагы "Өч сәхәбә”, Урмайдагы "Кара пулат” мәчетләрен төзүче архитекторлар Әлфрид Ибраһимов һәм Лилия Чулакова.

   Үткән атнада мәдрәсә шәкертләре һәр йортка мәхәлләбезнең имамнары Наил һәм Рифкатъ хәзрәтләрнең мөрәҗагәтен таратты. Бер атна өчендә авылдашларыбыз бер миллионга якын акча җыйды. Әлегә бу изге эшкә авылдашларның яртысы гына үз өлешләрен кертеп өлгерде. Аллаһ насыйп итсә, якын арада башкалар да ярдәм кулын сузачакбыз дип ышандыра. Шулай ук Тукайда туып-үскән, хәзер илебезнең төрле авыл-шәһәрләрендә тормыш итүче туганнарыбыз да бу изге эштән читтә калмас дип өметләнәбез. 

   Мәхәлләнең карары нигезендә мәдрәсә төзергә ярдәм итүчеләр исемлеге авылыбызның интернет сәхифәсенә эленеп барылачак, ул һәр атнаның җомгасыннан соң яңыртылачак.

   Хөрмәтле туганнар! Бу эштән читтә калмагыз, мәдрәсә төзелешенә матди ярдәмегезне, сәдакаләрегезне авылның хәзрәт-имамнарына, бу эшкә махсус билгеләнгән кешеләргә яки мәчеткә турыдан-туры китереп тапшыра аласыз. Мәчетнең банкта үз хисабы бар, теләүчеләр анда күчерә алалар. Реквизитлары интернет сәхифәсендә бар.

Просмотров: 1120 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 4.9/9 |
Всего комментариев: 5
5 авыл кызы  
0
проекты бик тэ эйбет. ясап чыксагыз, молодцы буласыз.Аллах ярдэм бирсен.

4 мэдрэсэ кызлары  
0
машаАллах=))) Аллах ярдэме белн, жинел генэ тезэргэ язсын иде*

3 Гелия  
0
Алланын рахмэте яусын башлап йеручелэргэ. Авылга кайткан саен соенеп китэм. Туган авылым усэ, янара, матурая. Мэдрэсэ рэсемен кургэч кузлэремнэн яшлэр чыкты. Авылдашларым, сез минем ин-иннэрем! Алла узегезгэ саулык бирсен.

2 Марат  
0
Собханаллах.!!!
Тукай авылынын халыгы молдецларда инде.
Медресенен пректы прост отлично!

1 Мөслим  
0
Машаллаһ! Бик матур! Аллаһ ярдәменнән ташламасын!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!