Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 26.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2010 » Сентябрь » 9 » 09-09-10 Чувашия Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзараты Рамазан гаете тәбриге!
09-09-10 Чувашия Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзараты Рамазан гаете тәбриге!
09:08
 Мөхтәрәм имам- хатыйблар, мөтәвәллият әгъзалары, хөрмәтле мәхаллә җәмәгате!
 Русия Мөселманнарының Үзәк Диния Нәзараты һәм Чувашия Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзараты исеменнән сезне уңышлы рәвештә тәмамланып килүче изге Рамазан ае һәм тирә-якларыбызга шатлык китерүче Гайдел Фитыр-Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Раббыбызга шөкер кылабыз, дин кардәшләребез белән шөхрәтле Рамазан аен ураза белән үткәреп, Гает шатлыгына ирештек. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгалә һәммәбезнең дә күңелләребезгә, гаиләләребезгә, мәчетләребезгә, авылларыбызга һәм шәһәрләребезгә чын тынычлык вә иминлек биреп, дөньяда вә ахирәттә дә үзенең рәхмәтеннән вә ярдәменнән ташламаса иде.Шушы Изге Рамазан аенда Аллаһның фарыз гамәлен үтим дип тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, сәхәр вә ифтарларыбызны һәм кылган догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабуллардан кылса иде.
   Адәм балаларының бөтен кылган гамәлләре үзләре өчен генәдер, Рамазан уразасыннан тыш. Аллаһы Тәгалә сөекле Пәйгамбәренә шулай хәбәр итә: "Рамазан уразасы махсус Минем өчендер, аның әҗерен Мин бирермен”. Рамазан ае – Коръән иңә башлаган айдыр, бу елда аңа 1400 ел тулды. Шуңа күрә бу изге айда Коръәнне тулысынча укып чыгу бик саваплыдыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: "Кыямәт көнендә Коръән белән Рамазан ае шәфәгать итүчеләрдер”. Аллаһ Раббыбыз барчабызга да Коръән һәм Рамазан аеның шәфәгатен насыйб әйләсен иде.
   "Әлхәмдулилаһи, Рамазаныбыз хәере белән үтте: Аллаһы Тәгаләдән өмид итәбез ки, Рамазан ае үзенең хәерле булган рисаләтен үтәгән булса иде, Рамазан шәрифтән өмет ителгән нәтиҗәләренә Аллаһы Тәгалә ирешергә насыйб әйләсә иде. Шаять, Аллаһы насыйб итсә, Рамазан аебыз хәерле файдалы бер дару, бер дога булыр – Аллаһы насыйб итеп, шул дәвалардан авыруларыбызга да шифалар булса иде. Шаять, Рамазан шәрифебез бозылган холыкларны иң зур дару, иң зур тәрбия – ачыгу камчысы белән, сусау таягы берлән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә тәрбияләргә, холыкларыбызны да төзәтергә - тыйнаграк булырга, башкаларның да хәлен белергә, фәкыйрь, ачыккан – сусаганнарының хәлен белергә, мөсафирның дә хәлен аңларга ярдәм иткәндер. Гафләт һәм йокыларда йөрүләрдән котылып, күңелләренә Аллаһы Газзә вә Җәллә мәхәббәте тулган бәндәләрдән булуларыбызга бөек Рамазаныбыз сәбәп булган булса иде”. Амин.
   Янә дә инде. Рамазан аен сәрхүшлектән аерыла алмыйча, аптырап, үзләре дә оялып йөргән бәндәләргә дә изге тәуфик бирсә иде.
   Сәрхүшлекнең, фәхишәлекнең коточкыч җинаятьле халәт икәнлеген Коръән-Кәрим вә хәдисләр хәбәр итә. Болар өчен җавап бирәчәк мәңгелек Ахирәтнең дә булачагын онытмасак иде. Имам Бухарида: "Йортында исерткеч (аракы) асраган кешенең уразасы кабул булмас” – дигән хәдисне дә күрәбез. Харам эчемлек белән сәүдә итү бигрәк тә каты харам, мөселманлыкка һич кенә дә килешми торган оятлы эш һәм бәрәкәттән мәхрум итә торган нәрсәдер. Сәүдәгәрләребез ит сату эшендә хайваннарны рәнҗеттереп суйдырмасалар иде. Хайваннар булсада җаны алына бит аның. Алар өчен кыямәт көн җавап булачак. Ата-ана, бабай-әбиләребезне хөрмәт итеп тәрбияләү безнең изге бурыч икәнебезне онытмыйк! Сабый вакытыбызда безгә рәхмәт канатларын җәйгән әти-әниләребезне олыгайган көннәрендә тәмле сүз, күркәм тәрбиядән мәхрум итмик, фатыйха изге догаларын алып калырга тырышыйк. Сабый нарасита баларыбызга игътибарыбызны артырыйк, динебезгә ихтирам, күркәм тәрбия бирергә торышыйк. Үзебез белән мәчетләргә китерик. Дөньядагы өч көнлек дан өчен бердәмлегез һәм дуслыгыбызны югалтмыйк. Бер - беребезгә ачу нәфрәт сакламыйк. Дус булыйк. Киләчәк җанисәп алганда бердәм татар мөселманнары булып язылыйк. Шәриф Рамазан Гаете бәйрәме җөмләбезгә мөбәрәк булсын, киләселәрен хаерле шатлыкта күрергә насыйп булсын! Аллаһ Рабби әл Гиззә җөмләбезгә хаерле гомер, саулык, саләмәтлек, озын гыйбадәт гомере, тәуфик, һидаят, истикамәт бирсә иде. Газиз Ватаныбыз туган илебезгә тынычлык вә иминлек, дәүләт башлыкларыбызга носрат, михырбан, халкыбызга мөхаббәт, дини җитәкчеләребезгә изге эшләрендә Аллаһ Үзе ярдәм бирсә иде. Тәүфиксызларга - тәүфик истикамәт, бәхетсезләргә - бәхет сәгадәт, адашкан саташканларга һидәят әл исламны Үзе күрсәтсә иде.
 
Чувашия Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәты рәисе, Мөфти Албир хәзрәт Крганов
 
 09.09.2010 ел
Просмотров: 684 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!