Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Вторник, 25.04.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 858
Главная » 2012 » Сентябрь » 8 » 08-9-12 Тукай авылы мәхәлләсе Иҗтимагый киңәшмәсенең Тукай халкына рәхмәт мөрәҗәгате
08-9-12 Тукай авылы мәхәлләсе Иҗтимагый киңәшмәсенең Тукай халкына рәхмәт мөрәҗәгате
19:35

   Хөрмәтле авылдашлар!

  Аллаһы Тәгаләгә шөкраналарыбыз булсын, Тукай авылы бүгенге көндә тарихында булмаган күтәрелеш кичерә. Авылдашларыбызның уңганлыгы, тырышлыгы аркасында Тукай күзгә күреп матураеп бара. Һәр көнлек тырышлык, дәрт нәтиҗәсен бирә - һәр йорттыбыз, һәр авылдашыбыз мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаек.

   Тукай кешеләре үзләренең гаилә, йорт тормышы белән генә яшәмәве - тагын бер олы күтәрелешебез дип санап була. Бердәмлектә бәрәкәт бар. Менә шушы бердәмлегебез нәтиҗәсендә, бүгенге көндә авылыбызда зур бер бина-балаларыбыз, оныкларыбыз, гомумән һәр бер авылдашыбызның әхлак, дини гыйлем, тәрбия урыны булачак мәдрәсә бинабыз күтәрелеп килә.

   Быелның апрель аенда, мәхәллә җыены карарына нигезләнеп, мәдрәсә төзүне башлап җибәрдек. Һәр йорт, һәр кеше бу төзелешкә үзенең көчен кертте. Иҗтимагый Киңәшмә исеменнән һәрберебезгә рәхмәтләребене җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә шушы ярдәмнәребез өчен барчабызга әҗер һәм савапларын бирсә иде.

   Башта эшебез өмә белән башланды: нигез казылды, блоклар урнаштырылды, цоколь этаж төзелде. Болар барысы да өмә белән эшләнелде. Аллаһы Тәгалә шушы эшләребезне садакаи җарияәдән кабул итсә иде.

   Ниятебез бинаның үзен дә өмә белән күтәрү иде. Әмма җәй вакыты – авылдашларның күбесе ягада эшли, гаилә өчен елына җитәрлек мал туплый. Шуңа күрә, киңәшеп, эшчеләрне ялларга булдык. Әмма, каменщиклар булмау сәбәпле, ул бераз тоткарланды. Шулай да, 19 июльдә эшләр башланды. Ул Рамазан ае буе барды. 23 августта эшләр тәмамланды. Каменщикларга 500 мең акча түләнде. Бу акча да тиз арада авылыбызда тупланган акча иде. Моннан тыш, ят авылдан килгән төзүчеләрне һәр көнне бер авылдашыбыз, дүрт тапкыр ашатты, тиз арада аларга төзелеш барышында яшәрлек урыннар булдырылды. Аерым кешеләр, төзелеш барышында  дежур булып тордылар. Боларның һәрберсе өчен, аерым-аерым исемнәрегезне санап тормыйча, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә рәхмәтләрен насыйп итесен!

   Төзелеш барышында, һәр авылдашыбыз үзнеңен ярдәмен күрсәтте. Бер кеше дә, бу миңа кирәкми, нәрсәгә бу димәде. Барыбыз да авылыбыздагы бу төзелешне хуплады. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәм кулларын суздылар. Беләсез, мәдрәсә бинабыз затлы кирпечләрдән төзелде. Аларны да табарга авылдашлар булышты. Чөнки, ел саен төзелә торган бина түгел, гасырларга кала торган изге йорт булыр, Иншалла.

   Мәдрәсәбез төзелеше – Тукай авылының киләчәк буыннарга хәтирәсе булыр, Иншалла. Бу Тукай авылының бердәмлген күрсәтүче бер символ. Менә шушылай берләшеп яшәгәндә авылыбыз күп кенә афәтләрдән, бәлалардан сак булыр. Мәдрәсә - халык төзелеше. Әйтелгәнчә, аңың төзелешендә һәр бер авылдашыбыз, олысы-кечесе, карты-яше өлеш кертте. Кем акчалата, кем кирпечләтә, кем кул көче белән мәдрәсәне бүгенге хәленә җиткерде. Авылдашларыбыз гына түгел, Шыгырдан, Урмай авылларындагы егетләр-фикердәшләр дә техника белән шактый ярдәм иттеләр. Авылыбыздагы КамАЗ белән эш итүчеләр зур ярдәм күрсәтте. Алар барлык материалларныда Камазлары белән кайтардылар.

   Мәдрәсә төзелеше - халык төзелеше булды. Иҗтимагый Киңәшмә төзелешкә бирелгән һәр сумманы язып барды. Башта, кайберәүләр, садаканың суммасын язмаска да тәкъдим итте. Шулай да, җәмгыяттә төрле фикергә урын калмасын өчен, без һәр кергән сумманы, һәр чыгымны санап барып, авылыбызның интернеттагы сайтына язып бардык. Садәканың, Аллаһ юлындагы изгелекнең зуры-кечесе юк. Аллаһы кабул итсен.

   Шулай итеп, бүгенге көнгә мәдрәсә төзелә башлаганнан бирле 2 миллион 565 мең 490 сум   акча җыелды. Бу суммага мәчеткә дип җыелган 438 мең садәкалар да керә. Барлыгы 2 миллион 510 мең 456 сумлык төзелеш материаллары алынды, тагын 500 мең төзүчеләргә түләнде.

   Болардан тыш, авылдашлар һәм фикердәшләребез акчага күчереп санаганда, 600 меңнән сумнан артык материал һәм техника белән ярдәм иттеләр.

   Аллаһы Тәгалә шушы изгелекләр өчен һәр беребезгә бәрәкәтен насыйп итеп, күренер-күренмәс бәла һәм казалардан имин кылса иде.

   Хөрмәтле авылдашлар! Мәхәллә, Иҗтимагый Киңәшмә, мәчет һәм барчабыз исеменнән дә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тукай авылындагы төзелеш барыбызның да күз алдында булды. Бүген мәдрәсәбез матур итеп авыл күрке булып басып тора. Иншалла, уртак тырышлык, Аллаһының рәхмәте белән, түбәсен ябып та куярга өметебез бар. Киләчәктә дә шулай, матур гамәлләребез белән, иңне-иңгә куеп, бердәмлек һәм дуслыгыбызны саклап, хәлдән килгәнчә ярдәм белән мәдрәсә төзелешен тәмамлап чыгарга да насыйп итсен. Иншалла, авылдашларыбыз бүгенге кебек үк, дин юлында, гыйлем алу да тырышлык күрсәтер. Бүгенге көндәге кебек, Иншалла, килчәкәтә матур бинада, бар мөмкинлекләре булган шартларда дин белемен алуны дәвам итәрбез. Шулай итеп, гасырлардан-гасырларга килгән әхлак, тәртип, бәрәкәт авылыбызда югалмас, Аллаһының берлеген, динебезнең хаклыгын, Ислам бәрәкәтенең көчен шушы биналарда киләчәк буыннар да таныр, аңлар, гыйлемен арттырыр. Аллаһының рәхмәте киң. Аллаһыга таба бер адым ясаган затка - Аллаһы Тәгалә мең адым каршы атлар!

 Тукай авылы мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмәсе.

Просмотров: 717 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 4.5/2 |
Всего комментариев: 1
1  
Узегезгэ АЛЛАНЫН рахмэте яусын АБЫЙЛАР

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz