Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2012 » Май » 7 » 07-05-12 Авылдашлар, Аллаһының рәхмәте яусын!
07-05-12 Авылдашлар, Аллаһының рәхмәте яусын!
16:18

   Икенче май иртәсендә, Тукай авылында  соңгы елларда  моңа тиңе булмаган зур фаҗига булды. Авылыбыздагы Нияз һәм Гөлназ Камалдиновлар  йорты, электр чыбыгыннан чыккан янгыннан  бөтенләй янып китте.  Авылыбызның бер кешесе дә моңа битараф калалмады: янгын вакытында ук  бар авыл  халкы берләшеп, утны сүндерергә,  аңа җәелеп китәргә ирек бирмичә, бар көчен куйды.  Тик көчле җил булу сәбәпле йортны саклап калып булмады, яшь гаилә  яшәр урынсыз калды.

   Әмма, авыл халкының бердәмлегенә шаккатырлык булды.  Шул ук кичне авылдашларыбыз  бар ярдәмен фаҗигагә очраган  гаиләгә юнәлтте.  Кем акчалата, кем кием салым белән,  кем кул көче белән ярдәм итте. Авылыбызнең мәхәлләсе дә зур ярдәм күрсәтте. Хәттә бу кайгыдан күрше авылдагы кардәшләребез дә читтә калмады, алар да үзләренең ярдәмен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә,  янган йортның  кирпеч стеналары икенче көнне үк сүтелде,  халык тырышлыгы белән 4-нче май көнне яңа  стеналар өелде. Бүген инде йортның түбәсен ябу эшләре бара. Фаҗига булганга бер атна да үтмәде, ә йорт хуҗалары яңа өйле булып килә. 

   Тукай авылы халкының  бердәмлеге, бер-беренә ярдәм итүе, бәла-каза килгәндә  аеруча  нык күренде.

   Фаҗига  булган йортның хуҗалары Нияз һәм Гөлназ, аларның туганнары бәла-казаны бар авыл белән бердәм күтәреп, тиңе булмаган олы ярдәм күрсәткәннәре, тиз арада яңа йортлы итеп килгәннәре өчен, барлык авыл халкына, олысы-кечесенә, карты-яшенә  йөрәктән чыккан  рәхмәтләрен җиткерә. Аллаһ Тәгалә гайләләрегезгә тынычлык, тәннәрегезгә шифа, күңелләрегезгә җан тынычлыгы  бирсен. Раббыбыз җөмләбезгә дә исәнлек-саулык, тәүфикъ, хәерле озын гомер, хәләл ризык һәм хәләл мал бирсен. Кылган хәерле гамәлләрегезне Аллаһ кабул әйләсен. Авылыбызда, йортларыбызда һәрвакыт Аллаһының нуры, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын.

  Алар,  бу рәхмәт сүзләрен сайтыбыз аша да җиткерүне сорады. 

  Аллаһының рәхмәте яусын авылдашлар, гел шулай бердәм  һәм нык булыйк.

Просмотров: 1742 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 4.9/9 |
Всего комментариев: 1
1 йолдыз  
0
Буген 5июнь,Кмальтдинова Нагимэ 50яшь тутырды.
Туган көнең белән сине, әнием, күз нурым!
Кадерле Нагимэ әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам”, дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.Ин изге телеклэт белен кызларын Рэмзилэ,Йолдыз hэм Ильсия.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!