Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Февраль » 7 » 07-02-15 Авыл яшьләре белән очрашу
07-02-15 Авыл яшьләре белән очрашу
18:47

   Мәдрәсәдә, яшьләрнең тәкъдиме буенча, аларның беренче җыены узды. Анда имам – хатыйб Наил хәзрәт һәм район җыелышы депутаты, мәдрәсәнең попечительлар шурасы рәисе Әгъзам хаҗи Шакиров та катнашты.
   Очрашу алдыннан яшьләргә мәдрәсәне күрсәтеп чыктылар. Мәдрәсәнең матурлыгын , анда булган уңайлыкларны күреп, күбесендә горурлык хисе туды. Әйе, горулык хисе, чөнки мәдрәсә төзелешендә аларның да өлеше бар бит.
   Киңәшмәне яшь имамыбыз Рәис хәзрәт Арифуллин Коръән укудан башлады. Аннан соң сүзне Наил хәзрәт алды. Ул мәдрәсәдә ничек укулар оештырылганны аңлатты, яшьләргә вәгазь сөйләде. Хәзрәт пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисен искә алды: "Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул", -ди. - "Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул", - ди, - "Тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың", -ди. Моннан аңлашынганча, Наил хәзрәт яшләребезне гыйлем алырга, мәдрәсәне яратырга, хәлдән килгәнчә мәдрәсәгә ярдәм итәргә чакырды.
  Хәзрәтләр дә, Әгъзам хаҗи да яшьләрне авылның иҗтимагый эшендә актив катнашып, мәдрәсә эшен алып баруда өлеш кертүләрен сорадылар.
  Киңәшмә бик кызыклы һәм уңышлы узды. Киләчәктә һәр айда шулай җыелырга карар кылдылар.

 

Просмотров: 704 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Февраль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz