2нче гыйнварда мөбарәк рабигыль-әүвәл (мәүлид) ае
башланды һәм ул 31нче гыйнварьгә кадәр
дәвам итә. Рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көннәре (12-13 гыйнварь) Ислам
дөньясында зур тантана көне, дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең
берсе — Мәүлид бәйрәме. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында
тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа саллаллаһу галәйһи
вәс-сәләм дөньяга килгән.
Тукай авылы халкы да бу айда Пәйгамбәребезне зурлап
һәр йортта диярлек салаватлар, мөнәҗәтләр укып Мәүлид ашлары уздыралар. Ә
2007нче елдан бирле мәдрәсә шәкертләре башкаруында мәктәп бинасында Мәүлид бәйрәме тамашасы үтә.
Быел мәхәллә һәм иҗтимагый киңәшмә авыл
халкына бүләк итеп, сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган бәйрәмгә Казан шәһәрендәге
"Ярдәм” мәчетенең "Бәрәкәт” ансаблен һәм Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил
исемендәге бүләк иясе Гөлзадә Сафиуллинаны чакырды.
Мәүлид бәйрәме 2014нче елның 13нче гыйнварендә
мәктәпнең яңа актовый залында узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә.
Хөрмәтле
авылдашлар, әлеге олы чарада катнашуыгызны көтеп калабыз. Рәхим итегез! |