Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Вторник, 27.06.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 860
Главная » 2011 » Декабрь » 6 » 06-12-11 Татар иле үсә яки Чуашстан татарлары елга йомгак ясый
06-12-11 Татар иле үсә яки Чуашстан татарлары елга йомгак ясый
18:05

   Чуашстан татарларының иманлы, бай, җитеш булып яшәүләренең сере нидә? Андагы татар авыллары гомум бер татар илен хәтерләтә. Дөрес, аның чикләре дә, мылтыклы сакчылары да, кәгазьдәге "суверенитет декларациясе”, татар теленең дәүләт теле булуы турындагы кануны да юк.

   Чуашстанда иман нигезендә милли тормыш, халыкның үзидарә системасы аякка басып килү тулы бер татар илен тудырды. Татар-мөселман мәхәлләсе, үзидарә системасы идеологы мәгърифәтче Илдус Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, "Татар заманы” Чуашстандагы татар илендә булып кайтты. Бу урында шуны әйтим, ил һәм дәүләт төшенчәләре бер-берсеннән шактый аерыла. Дәүләт – ул чик белән аерып алынган бер җир. Ә татар илне үз тормышын корып яшәгән иксез-чиксез киңлек итеп кабул итә. Ягъни монда аерма бик зур. Татарның үз дәүләте булмаганга, аңа беркем белән дә каршылыкка кермичә үз тормышын үзенә корып, үз казыгын үзенә кагып, ил тудырырга туры килә. Чуашстан татарлары да әллә нинди яңалык уйлап тапмадылар, бары тик совет чорында да мәхәллә, үзидарә системасын, ата-баба йоласын сакларга тырышып, Русиядә демократия урнашу белән иманга нигезләнгән системаны торгыза башладылар. Хәзер бу турыда тулырак язып китик.

   Мәхәллә – карыннан кабергәчә иман нигезендә яшәү

   Нәрсә соң ул мәхәллә? Мәхәллә – ул бер төркем халыкның җыелып, тупланып, тормышны киңәшеп бергә алып баруы. 1917 елга хәтле бөтен татар милләте шушы система белән яшәгән. Һәр авылда, шәһәрдә мәхәлләләр оешып, алар Үзәк Диния нәзарәтенә караган. Мөфти үзенә күрә шәех, халыкның төп лидеры булган. Ягъни боларның барсы да иман нигезендә оештырылган. Оешкан мәхәллә тора-бара мәчет салдырган, мәдрәсә, мәктәп ачкан. Шул рәвешле татарның үзидарә, милли яшәеш институты оешып киткән. Татарлар дәүләт системасыннан тулысынча бәйсез булган. Шуңа патша чорында да татарлар иманны, милләтне саклый алган, бүген дә эшли алмаган эшләрне башкарган. Мисал өчен, патша чорында халык кулында булган мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, мөфти бөтен халыкка баш булган, милләт эчендә тарткалаш чыгаручы фетнәчеләр булмаган.

   Мәхәлләнең рухи ягына килгәндә, аның төп максаты – карыннан кабергәчә иман нигезендә яшәү, тормышны дин нигезендә кору, яшь буынны тәрбияләү. Санап үтелгән әйберләрнең инде шактый өлеше Чуашстанда гамәлдә кулланыла. Чуашстан татарлары дәүләтсез хәлдә үз тормышларын әнә шул рәвешле кора. Халык беренче чиратта Алла кануннарына таянып, аларны үтәгәндә генә киләчәге булган тормыш кора ала. Чуашстанда яшәешне бабайлык, аксакаллык нигезендә алып баралар. Биредә дини кануннарны башка агымнарына ияреп "яңарту”, милләтне кире кагу юк. Милли яшәешне традицион рәвештә, буыннан-буынга тапшырып, иманның асылын югалтмыйча алып бару Чуашстан татарлары эшчәнлегенең нәтиҗәле булуына китерә.

   Илдә кем баш?

   Чуашстандагы татар илендә кем баш дигән сорауны кую шактый әһәмиятле. Чөнки дөньяви җәмгыять кешеләре илаһи кануннардан читләшү сәбәпле, диннең төп принципларының берсе булган имамлыкның төп асылы югалды. Имам – ул халыкның юлбашчысы, мәхәллә халкы аңа буйсынырга, имам аларга тугры булырга тиеш. Бүгенге дини тормышның төп проблемасы да шул. Чөнки хәзер имамнарны полиция билгеләгән кебек билгеләп куялар, халык үз арасыннан теләгән кешесен сайлый алмый. Шуңа имам һәм халык арасы шактый суык була.

  Чуашстанда диннең төп принцибын бозмаганга, чын халык идарәсе оешып килә дә инде. Бу урында Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Аны Чуашстанда чын дини лидер итеп кабул итәләр, аның дини, милли темаларга багышлаган һәр чыгышын йотлыгып тыңлыйлар. Ул чын мәгънәсендә хакыйки имам вазыйфасын башкара. Шуңа аны Чуашстандагы татар иленең җитәкче яки баш имамы итеп кабул итәләр. Әлбир хәзрәт Крганов хәзер Мәскәүдә дә татар-мөселман тормышын җайлау өчен тырышып йөри. Соңгы елларда Мәскәүдә татар мәхәлләләре махсус туздырылганга, андагы татарлар дини лидерсыз калды. Шуңа Үзәк Диния нәзарәтенә караган Мәскәү мөфтияте татар-башкорт мәнфәгатьләрен кайгыртуны алга куя. Мәскәүдә беренче чиратта яңа мәчет төзү мәсьәләсе карала. Мәчетнең инде проекты әзер. Мәчет комплексында мәдрәсә, балалар бакчасын төзү каралган. Әлбир хәзрәт Крганов мәчет проектын Русия президенты Дмитрий Медведевка тапшырган. Димәк, мәсьәләнең уңай хәл ителүе ихтимал. Сүз уңаеннан, Русиянең иҗтимагый палатасы вәкиле, мөфти Әлбир Крганов Дмтрий Медведевка Шыгырдан авылында яңа балалар бакчасы төзү турында мөрәҗәгать иткән иде. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде – октябрь аенда садикка нигез салынып, стенасы өелде. Шыгырданда балалар бакчасы 2012 елда ачылыр дип көтелә. Бу авылда 6 меңләп кеше яши, 7 мәчет, ике мәктәп эшләп килә. 2010 елда "Өч сәхәбә” исемендәге яңа Җәмигъ мәчете салынды.

   Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов мәхәллә системасының татарлар өчен һәрьяктан нәтиҗәле, Русия шартларында сакланып калу, татар милли яшәешенең нигезе булуын аңлый. Шуңа да Чуашстанда Русиядә беренчеләрдән булып мәчетләр каршында иҗтимагый киңәшләр оштырыла башлады. Әмма бу система әлегә Чуашстандагы бөтен авылларда да эшләп китә алмады. Әлбәттә, киләчәктә тырыш ир-егетләр булганда, Чуашстандагы һәр татар авылы үзидарә системасына кайтыр дигән өмет бар.

   Һәр яңалык Тукайдан чыга

   Комсомол районындагы Тукай авылында мәхәллә – авылның Иҗтимагый Киңәшмәсе (Общественный Совет) 2007 елда оеша. Аны Эшмәкәр Әгъзам хаҗи Шакиров җитәкчелегендәге бер төркем бизнесменнар булдыра. Иҗтимагый Киңәш Тукай авылы халкының пай җирләрен мәчет исеменә терки һәм җирләрне арендага бирә башлап, шуннан кергән акчаны авылның иҗтимагый эшенә тота башлый. Ерактан ук күренеп торган авыл капкасы төзелә, авылга юл салына, мәхәллә – Иҗтимагый Киңәш хисабына мәчет балалар бакчасы, мәдрәсә ролен дә үти башлый. Мәхәллә халкы мәктәпкә дә булышып тора. Ягъни авыл үз көнен үзе күрә, хакимияттән ярдәм сорамыйча, чын татарча яшәп ята. Бүген Чуашстандагы татар авыллары гына шулай яшәсә, 1917 елгы революциягә кадәр бөтен татар дөньясы шулай исән калган. Халык үзе мәчет төзеп, мәдрәсә ачып, динне, телне саклаган. Мәхәллә системасының кичә дә, бүген дә, иртәгә дә татарны саклаячак бердәнбер юл булуында хәзер күпчелек шикләнми.

   500гә якын хуҗалыгы булган Тукай авылы динилеге ягыннан Чуашстандагы башка татар авылларыннан да аерылып тора. Олылардан алып, кечкенә малайларның да һәрвакыт мәчеткә намазга килүе Русиядә сирәк очрый торган күренеш. Селсоветы булмаган Тукай авылында урта мәктәп эшли. Анда 297 бала укый, киләсе елда балалар саны 325кә җитәчәк. Авылда шулай ук "Нурлы иман” дигән газеты да чыгарыла. 2007 елдан башлап газет чыгымнарын Иҗтимагый Киңәш күтәрә. "Нурлы иман”ны әзерләү эшен Гаязетдин һәм Мөршидә Җамалетдиновлар алып бара. Авылның http://tokaevo.ucoz.ru сайты эшләп килә.

   Тукайда быел яңа мәдрәсәгә нигез салынды. Аны 2012 елдан төзи башлачаклар. Авылда тормышның алга баруында Иҗтимагый киңәш рәисе Миңназыйм Гайнетдинов, авыл имамнары Наил хәзрәт Җамалетдинов, Рифкать хәзрат Хәбибрахманов, Әгъзам хаҗи Шакиров – бөтен авыл халкының тырышлыгы зур. Авылның тотрыклыгының тагын бер сәбәбе – ул ата-баба юлыннан тайпылмау, картларның киңәшен тоту һәм яшьләргә юл бирү, бабайларны кулда гына күтәреп йөрү, хөрмәтләү. Гомумән, Тукай авылын бөтен Чуашстанда иң иманлы авыл санала, милли тормышта һәр яңалык Тукайдан чыга, дип сөйләшә төбәк халкы.

   Татар Согытында Ахун бабай мәчете төзелә

   Шыгырдан, Тукай авылларыннан соң өч мәчетле Татар Согыты авылына да барып чыктык. Татар Согыты – "Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровның туган авылы. Биредә 1957 елда юк ителгән Ахун бабай мәчете төзелеп килә. Яңа мәктәп проекты әзерләнгән. Мәчет агачтан җиткерелгән, әлегә манарасы күтәрелмәгән. Согытлар Ахун бабай мәчете урынын койма белән тотып алып, агачлар утырып саклап килгән, кайчан да булса бер мәчетнең яңадан торгызуларына ышанган. Ихлас теләүченең теләге кабул була, диләр. Һәм менә 2011 елда Ахун бабай мәчетен яңадан төзи башлаганнар.

   Яңа мәчетнең тагын бер үзенчәлекле ягы бар – мәчет манарасына 140 ел элек ясалган ярымай урнаштырылачак. Ярымайны 1957 елда мәчтене җимергәч, авыл халкы саклап килгән. Шулай итеп күз карасыдан сакланган ярымайны киләсе елда Ахун бабай мәчете манарасына куячаклар.

   Урмай мәктәбендә Корбан ашлары уза

   Чуашсатнның Урмай авылын республика татарларының мәдәни башкаласы дип атарга яраталар. Чөнки биредә Чуашстан татарларының мәдәни лидеры, "Мишәр” ансамбле җитәкчесе Фәрит Гибатдинов яши. Әлеге фидакарь шәхес "Урмай моңы”, "АРТ-Мәдхия” фестивальләрен оештыра. Фәрит Гибатдиновның мәдәни, Әлбир хәзрәт Кргановның дини эшләрне бергән алып баруы бүгенге Чуашстан татарлары тормышында ачык чагыла.

   Бу көннәрдә Урмай авылы мәктәбендә Корбан ашы мәҗлесе оештырылды. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Шулай итеп, Урмай авылының мәктәбендә, бүген, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә багышланган корбан мәҗлесләре оештырды, дип язылган Урмай авылы сайтында.

   Урмай мәктәбендә укучы 370 баланы өч төрмемгә бүлеп, мәктәп ашханәсендә өч мәҗлес уздырылды. Корбанны Чабаксарда яшәүче Абдулбари улы Җәүһәр Сафиуллин чалса, башка кирәк яракларны, милли ризыкларны Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе егетләре тапты. 1 нче мәҗлес кече сыйныфларда укучы балалар өчен үткәрелде. Бу балаларга аерым караш, сөйләшү уен белән бергә барырга тиеш. Ул шулай булды да. Аш вакытында мөселманнарча исәнләшү, утыргач дога кылу тәртипләре өйрәтелде. Араларыннан өч малай Коръәннән аятләр укыды.

   2 нче мәҗлес. Монда инде балалар игътибарлырак. Имам төп басымны күбрәк вәгазь сөйләүгә бирә. Араларыннан бер-икесе Коръәннән аятьләр укыды. 3 нче мәҗлес- олы сыйныф укучылары. Монда инде барысы да олыларча булды.

   Бәйрәмчә оештырылган мәҗлесләрне Фәрит Гыйбатдинов алып барды, музыкаль сәләмнәрне Азат Фәсхетдинов, Рәзил Шарафетдинов, Рәзилә Сиренеева, Илүзә һәм Айгөл Гибатдновалар, Язилә Җамалетдинова, Элзирә Садртдинова катнашында үтте – Максатыбыз бер, балалар гореф-гадәтне белеп үсәргә тиеш. Аңа омтылырга тиеш. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган, аны олылар белән берлектә балалар да беләргә тиеш. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре. Аннан Урмай авылында шәхси йортларда ясин укыту һәм корбан мәҗлесләре уздырулар йөзләгән еллардан бирле гореф-гадәт булып килә. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән, – ди Фәрит Гибатдинов.

   Татар иле чәчәк атсын!

   Менә шулайрак яши Чуашстандагы татар иле. Аның чикләре дә, солдатлары да, суверенлык декларациясе дә, министрлары да юк… Әмма тормышта иң кирәкле булган иманы, мәхәлләсе, үзидарәсе, тарихы һәм тамыры, иң мөһиме яшәүгә ышанычы бар.

 Чыганак:  Татар заманы өчен Саша Долгов

 

Просмотров: 564 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 4
4  
Мин Амин дип язмадым

3  
Синнэн башка Тукайда анын туганнарын белмим.............

2  
Саша Долговнын Тукайда туганнары кемнэр?

1  
Амин!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz