Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2010 » Ноябрь » 6 » 06-11-10 Тукай авылы ҖИР мәсьәләсенә матур гына бик зур нокта куйды
06-11-10 Тукай авылы ҖИР мәсьәләсенә матур гына бик зур нокта куйды
17:27
                                   Җирсез кеше – илсез кеше
  
   Дөньядагы сугышлар, орышлар, кан коешлар җир өчен барган. Моны тарихның һәр сәхифәсе раслап тора. Юкка гынамы, элек ата-бабаларыбыз, малын таратканда да, җирен таратмаган. Татар дәүләтчелеге тарихында моңа мисаллар шактый. Татарда бит, җирсез кеше – илсез кеше дигән әйтем бар. Гомумән, җир, туган туфрак, кендек каны тамган урын турында бетмәс-төкәнмәс мәкаль-әйтемнәр шактый.
Бүгенге көндә дә, әледән-әле җир мәсьәләсендә тавыш-гаугалар гел ирешеп тора. Авыл-авыл да, күрше белән күрше дә җир өчен тарткалашу очраклары бар.
Шөкер, туган авылыбыз әлеге ямьсез күренешләрдән сакланып калды. Шулай итеп, бу көннәрдә, ике елдан артык барган Тукай авылыныңдагы җир эпопеясына тыныч кына олы бер нокта куелды.
Әлеге темага күчкәнче, бераз алдагы тарихына тукталып үтик:

                                                                                     Җир сатам –аласызмы?

   Күпләр хәтерлидер әле, берничә ел элек татар газет-җурналларында шундыйрак атама белән шактый гына язмалар чыга иде. Ил буйлап колхозлар таралган вакытта, халыкка җир пайлары кәгазьләре тараттылар. Әмма, җир кәгазен кулына тотып та, аны эшкәртергә, файда күрергә бернинди дә мөмкинлеге булмаган авыл халкы, ул вакытта бу җир белән ни эшләргә белмәде. Күп кенә төбәкләрдә шул җир кәгазьләрен очсыз бәягә сата башладылар. Гомер буе җирдән тәм табып эшләргә күнеккән авыл халкы шулай, ничарадан-бичара булып, җирсез калды. Алданрак күрә белгән, әмма халык файдасына түгел, үз кесәсен генә кайгырткан "өлгерләр” халыкны туган туфраксыз калдыра язды. Кайбер төбәкләрдә инвестор дигәннәре кереп, шулай ук халыкны икенче тапкыр җирдән аерды.
  Аллага шөкер, безнең Тукаебыз бу хәлләр булмый калды. Шулай да, мондый ситуация булуына бөтен шартлар тудырылган иде.

                                                                                     Тукайда 90 нчы еллар

   Билгеле булганча, 90 елларда бөтен ил буйлап авыл халкына җирләрне пайлар итеп бүлеп биргәндә, авылыбызда бу эш гадел эшләнмәде. Вакытында, һәрбер хуҗалыкларның җире бергә кушылып колхозлар ясала. Ата-бабаларыбызның көче, хәләл малы кергән колхоз җирләре, ни сәбәптәндер, аерым кешеләргә генә бүленгән иде. Авылда 400 дән артык йорт, мең ярым артык кеше булып та, документларда җирләр 316 кешегә, 100 артык йортка гына язып куелган иде. Авылдашлар моның белән риза булмады. Шуның өчен халык җир паена свидетельство ала алмады.
   2004 елда Тукай колхозы да банкротка чыккач, авыл җирләре хуҗасыз калды.

                                                                            Җирне ничек кайтара башладык?

2008 елда Тукай авылы яшьләре, Иҗтимагый киңәшмә бу хәлгә белән ризасызлык белдерде. Киңәшмәгә керүче яшьләр, мәчет картлары белән киңәшеп, Тукай җирләрен яңадан авылга кайтару юлын эзли башлады. Бу процесс авыл картлары күзәтүе астында барды. Төрле гайбәт сүзләр сөйләүчеләр булса да, авыл халкы җирен беркемнең дә үз файдасына кулланырга нияте юк иде. Максат – авылыбызга, үзебез уйнап үскән җирләрне, болын-кырларны, күлләрне кайтару, аларны киләчәк буыннарга да тапшыру иде. Әлеге эш, Аллаһның ярдәме белән, төрле сынаулар аша ерып чыгылды. Тукай авылының җирләре дәүләттән 49 елга дип арендага алынды. Барлык җирләр мәчет исеменә язылды. Шулай итеп, Тукай җирләрен, авылыбыз яшьләре үз кесәләреннән шактый чыгымнар ясап, авылыбызга кайтара алды.

                                                                                      Татарстан кызыга

Күптән түгел авылыбыз укытучылары Казанга сәяхәт кылды. Андагы күп кенә очрашуларның берсе, Татарстанның халык депутаты, танылган язучы Разил Вәлиев белән булды. Тукай авылындагы җир мәсьәләсе ничек хәл итүне ишеткәч, ул моңа соклануын яшермәде. "Татарстан халкы җир пайларын сатты. Менә сез, үз җирләрегезгә үзегез хуҗа булдыгыз. Читләр килеп сатып та ала алмый, пай җирләре дип сатып та җибәрүче булмас,” - диде. Авыл хуҗалыгы уңышлы дип саналган Татарстан депутатларының да кызыксынуы булгач, авылыбыз халкы җир мәсьәләсен дөрес хәл иткәнлегенә тагын бер кат инандык.

                                                                            Икенче адым: халыкка җир бүлү

   Җирләрне авылга кайтарып, документлар, кәгазьләр эшләтеп йөргән вакытта, кырлар буш ятмасын өчен, кайбер авылдашлар ул басу-кырларны ике ел эшкәртеп торды. Алар аның өчен мәхәлләгә аренда акчасын түләделәр. 2009 елда 144 мең сум акча мәхәлләгә керде. Шуның 100 меңе авыл тамгасын ясауга тотылды. 44 меңе җирнең кадастр бәясен эшләтү өчен түләнде.
   Җирне кайтарып йөргән вакытта ук теләгән һәркем, һәр йорт үз паен алып эшкәртә ала дип әйтеп киленде . Шул максаттан, авыл мәхәлләсе рәисе, имам Наил хәзрәткә, җир паен алырга теләгән һәр йорт-хуҗалыкка гариза (заявление) язарга тәкъдим ителде. Ике-өч ай дәвамында 330 лап гариза керде.
   Җир пайларының гадел бүленүен максат итеп, җир пайларын бүлү буенча комиссия оештырылды. Бу комиссия халыкның үзе тарафыннан сайланып куелган иде.
   Шулай итеп, 2010 елның 6 нчы ноябре көнендә Тукай авылының бүгенге тарихында беренче тапкыр ГАДЕЛ ИТЕП ҖИР БҮЛҮ БАШЛАНДЫ.
   Бүген иртәнге якта, бүленәсе җир урынында авылыбыз имамы Наил хәзрәт Коръән укыды. Шуннан соң, гариза биргән кешеләр, төркем-төркем булып җир пайларын шобага (жеребьевка) салдылар. Моның сәбәбе, туганнар, яки күршеләр бер-берсенең пайларын бер тирәдәрәк алуны җайлау иде.
   Шобага салганнан соң, һәр хуҗалыкка 60 сутый җир бүленеп бирелә башлады.
   Инде, хөрмәтле авылдашлар, авылыбыз тарихында зур бер вакыйга тормышка ашты. Авылыбызның киләчәге, тормышыбызның муллыгы, Аллаһы Тәгалә боерган гаделлекне тормышка ашыру ниятендә, Тукай авылы, төрле шик-шөбһәләр булуына карамастан, ҖИР мәсьәләсенә матур итеп бик зур нокта куйды. Әлхәмдүлилләһ!
   Инде, Ходайга тапшырып, шушы җирләрнең файдасын күрергә, алынган уңышларыннан гошерләр калдырмаска насыйп итсен. Алдагы елларда, Аллаһы Тәгалә уңышлы яңгырларын да насыйп итсә иде. Әмин. 

    PS. Бу ел соңгысы түгел

   Тагын шунысына игътибар итәсебез килә: югарыда әйтелгәнчә, быел авылыбызда үзенә тиешле җир пайларын 330лап хуҗалык алды. Калган пайлар, мәхәллә-мәчет карамагында торачак. Ул җирләр авылдагы арендаторларга биреләчәк. Арендадан кергән керем, елдагыча, авыл ихтыяҗларына тотылыр. Әмма, быел пайларын алмыйча калган хуҗалыклар да, үзләренә тиешле пайларын киләсе елның көзендә ала алачак. Бу хакта тагын да хәбәр ителер, Иншалла.
Просмотров: 1267 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/8 |
Всего комментариев: 5
5 Жир Тукайныкы  
0
Парижда(Урмай),Трак Илгизэрлэре,Карга малайлары,Мыжгый Илсурлар ягында да,Тукай жире бар бит.Аларнын 30ар сотый гына жирлэре(участогы,пужымы) бит.Урамнан алып арткы якларындагы(плотина ягы)баганага да житмэгэн иде.30м*100метр булырга тиеш.

4 Агъзәм  
0
Аллаһуның рәхмәтләре яусын яхшы сузләрегез өчен. Бу рәхмәт сүзләрегезне барлык общественный совет әгъзаларына дип кабул итәбез. Бездә рәхмәт әйтмә келибез, беренчедән, әлбәттә, авылдашларга- безгә ышанган өчен, икенчедән общественный совет егетләренә- әлеге эшне имеш-мимешләргә карамыйча ахырына җиткергәнгә.Ике кеше генә бу эшне башкара алмас иде, әгәр сез булышмаган булсагыз.
Монда әйтергә кирәк дер, район главасы Волковның 100% безне поддержать иткәнне, кагазь эше белән Айратның зур ярдәмен, заявленияләр җыйганда булышучы апаларны һәм тагын бер мәртәбә общественный совет егетләрен. Барыгызгада Аллаһуның рәхмәтләре яусын!
Без үзебез генә беләбез, нинди каршылыклар булганны. Аллага шөкер, аларда артта калды.
Инде соңгы рәхмәтебез әлеге вакытта җир үлчәп йөрүче камиссия әгъзаларына, рәхмәт!

3 читтэн тугел авылдаш  
0
Ник сон эшне эшлэучелэр читтэ кала бирэлэр.

2 Авылдашыгыз  
0
Агзәм Хаҗи, Наел Хазрәт Сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!Сезнең исемегезне авылыбызның тарихына АЛТЫН ХӘРЕФләр белән язып куярлык!Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, алдагы көннәрегездә уңышлар теләп калабыз.

1 синен авылдашларын.  
0
Ходай Тагале шатлык белен изгелеген курерге насыйп итсен жир хужаларына. Жирен халыкка узене акыл белен житкерген очен рахмет сезге Агзем. Моны синнен башка бер кемненде халеннен килми иде. Купме суз, тавыш ..арта калды...чыдадын.
Изгелек, рахэт тормыш, ныыык саулык белен парлы, озак еллар Наиле белен яшегез.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Ноябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz