Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2014 » Январь » 6 » 06-01-14 Нәтиҗәләр ясарга һәм киләчәккә планнар төзергә вакыт!
06-01-14 Нәтиҗәләр ясарга һәм киләчәккә планнар төзергә вакыт!
18:17

   Менә тагын бер ел тарихта калды. 2013нче белән саубуллашып, 2014нче елны каршы алдык. Нинди булды ул 2013нче ел тукайлылар өчен?  Һәр елдагыча быел да үткән елга күз салырга һәм анализ ясарга булдык.

   Тукай авылы иманлы, тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә осталыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында яшәп килә. Авылыбыз елдан-ел үсә, яңара. Үткән елда авылыбызда дистәләгән яңа йортлар төзелде, 18 яшь пар яңа гаилә кордылар, 30 бала якты дөньяга килде.

   Әлхәмдүллиләһи, үткән ел авылда янгын кебек зур фаҗигаләр булмады. Тик алай да, шатлыклары, сөенечләре белән бергә, гадәттәгечә, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек булды. Якты тормыштан 13 авылдашыбыз бакый дөньяга күчте. Шул исәптән Тукай авылының иң олы кешеләре: элекке мөәзине, Бөек  Ватан сугышы  ветераны Шакир бабай Әхмәтҗанов һәм хезмәт ветераны Рәхимә әби Шайдуллина. Әлбәттә, иң авыры яшләрнең бу дөньядан китүләре. Быел фаҗигале рәвештә Рөстәм Хамидуллин, Кәбир Зиннәтуллин һәм Рәфис Минсафинов якыннарын, туганнарын калдырып бакый дөньяга күчтеләр. Бу инде аларның тәкъдире. Без мөселманнар буларак тәкъдиргә ышанабыз. Барча әрвахларның да урыннары җәннәттә булсын. Хакыйкаттә барыбызда Аллаһныкы һәм Аллаһыга кайтачакбыз.

   Үткән ел да соңгы дүрт ел кебек үк коры җәе белән истә калды. 2010нчы ел кебек үк корылык булмаса да, үткән җәйдә дә яңгыр сирәк яуды. Шуңа печәннәр дә, бәрәнге дә зур уңыш бирә алмадылар. Ә август аеның ахырыннан алып ике ай дәвамында һәр көн диярлек яңгыр яуды. 

   Аллаһыга шөкер, Тукай авылы халкының күптән хыялланган теләге тормышка ашты. Ниһаять, авылыбызда 60 балага исәпләнгән, яңа балалар бакчасы ачылды. Алай гына да түгел әле, аның белән бергә яңа спортзал, ашханә һәм 1983нче елны төзелгән мәктәбебезгә капиталь  ремонт ясалды. Хәзер мәктәбездә барлык уңайлыклар тудырылды. Балаларыбызга тырышып укырга гына кала.

   Иң мөһим һәм сөенечле эшебез- ул мәдрәсебезнең төзелеп килүе. Үткән елда мәдрәсәнең тәрәзәләрен һәм тышкы ишекләр куеп, күп кенә  эшләр башкарылды. Шул исәптән: котельный, манара, баскычлар, диварлар һәм идәннәр ясалды, плиткалар ябыштырылды.  Зөлхиҗҗә аеның Арафат көнендә тантаналы рәвештә мәдрәсә манарасы башына ярым ай куелды. Күп санлы авылдашларыбыз әлеге тарихи вакыйганың шаһидлары булдылар.

   Бүгенге көнгә мәдрәсәгә су, газ, электр уты кергән, җылы җибәрелгән. Инде диварларны һәм түшәмне буяп, ишекләр куеп, идәннәргә линолеум җәергә кала. Җәен, Аллаһ насыйп итсә, тышкы төзекләндерү эшләрен башкарырга ниятлибез. 

   Быел көз, Аллаһының ярдәме белән, мәдрәсә үзенең ишекләрен ачыр дип өметләнәбез. Әлбәттә, моның өчен барыбызга да күп көч куярга туры килер. Әлхәмдүллиләһи, ел ярым арасында шундый зур эш башкарып чыктык. Һәр авылдаш, көченнән килгән кадәр, үзенең өлешен кертте, Аллаһының рәхмәте яусын. Инде калган эшләрне дә бергә һәм бердәм булып, Аллаһ ризалыгы өчен башкарып чыгарбыз дип ошанып калабыз.

   Пушкин урамының башында яшүчеләр, ниһаять, юллы булдылар. Авыл поселениясе бюджетыннан ул урамга таш түшәлде. Авылда шәхси йортларның электр счетчикларын алыштырдылар. 

   Авылда эшләнәсе эшләрдә аз түгел. Күпер урамыннан мәктәпкә тикле юлдан балаларыбыз мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри. Анда җәяүлеләр өчен юл юк. Авылның иҗтимагый киңәшмәсе бу проблеманы ничә мәртәбә күтәрүгә карамастан, ул мәсьәлә әлдә чишелмәде. Авыл поселениясе бу юнәлештә кызганычка каршы бер  чара да күрми.

   Авылда ике меңгә якын кеше яши. Бәлки безгә медпункт кына түгел, врач булган офис кирәктер. Бу мәсьәләне дә дәүләт каршысында күтәрергә вакыт җиткәндер. Шулай ук менә инде соңгы сугыш ветераныбыз вафат булды, ә авылда Бөек Ватан сугышында һаләк булган һәм ветераннарыбызның исемен язган бер һәйкәл юк. Һәр кечкенә авылларда да ул инде күптән эшләнелгән, ә бездә әлдә юк. "Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк”, -диләр. 

   Мәктәпнең янәшәсендә исерткечләр сату - бу инде башка сыймый торган нәрсә. Илебез җитәкчеләре, дәүләт депутатлары исерткеч  эчүгә каршы төрле законнар кабул итсә дә, ничек сатканнар, шулай саталар. Бу мәсьәлә  мәктәпнең ата-аналар җыенында да ничә мәртәбә күтәрелде.. Күптән түгел Урмай поселениясенең башлыгы үз карары белән мәктәп һәм балалар бакчасыннан кибет 20 метр ераклыкта булса, аларда исерткечләр сатырга ярый, дигән карар чыгарган. Бу карар әлбәттә, халык мәнфәгатен кайгыртып эшләнмәде, ә кибет хуҗаларыныкын. Без, иҗтимагый киңәшмә, бу мәсәләләрне 2014 елга үзебезгә эшләрә бурыч диеп саныйбыз.

   Әлбәттә, мондый эшләрне тормышка ашырыр өчен авыл поселениясенең, депутатларының, мәхәлләнең һәм иҗтимагый киңәшмәнең аңлашып эшләве кирәк. Кызганычка каршы,  кайбер депутатларыбыз иҗтимагый киңәшмә җыелышларына гына түгел, хәттә депутатлар җыелышларында да катнашканнары юк. Ә авыл поселениясе башлыгы, сайлаулар алдыннан авылыбыз өчен бергә, килешеп эшләргә сүз бирүенә карамастан, инде ничә ел Тукай авылы мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмә эшендә катнашканы юк.  Халык мәнфәгатен якларга сайланган кешеләрнең иҗтимагый эшкә битараф булулары- бик сәер күренеш. Әлеге хәл, әлбәттә авыл файдасына түгел. Авыл башлыгы да, депутатлар да дәүләт структураларына якын булуларын үзләренең бизнесларын, яки шәхси сорауларын чишү өчен генә түгел, ә халык файдасына да куллансыннар иде. Киңәшеп, аңлашып эшләгән вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

  Яңа елда, һәркайсыбызга Аллаһ Раббыбыз саулык-сәләмәтлек биреп, авылыбыз, милләтебез, динебез өчен файдалы кешеләр булып яшәүбезне, ике дөнья бәхетенә ирешүебезне насыйп итсен. 

 

Просмотров: 1137 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 4.2/5 |
Всего комментариев: 2
2 Марат  
0
Наконец курмыйча начальствоны ачык критиковать итеп яза алдыгыз. Ату кешенен артында сулилэр, узенэ этергэ куркалар. Шуна алар кеше белэн санашмыйлар. Туры суз туганына ярамый.

1 Тукай авылыннан берәү  
0
Иҗтимагый киңәш һәм админ! Хисабыгыз бик шәп чыккан Аллаһының рәхмәте булсын. Бергә булыйк, бергә эшлик. Бер үтенечем бар АТ елында сайтны эшкә җиксәк иде.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!