Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 28.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Октябрь » 5 » 05-10-15 Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
05-10-15 Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
19:49

   Укытучылар көне – көз фасылының күркәм,  ямьле бәйрәмнәренең берсе. Нәни баланы тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләүчеләр, белем бирүчеләр көне.  Укытучылар –  күпкырлы хезмәт ияләре, сез гыйлем генә биреп калмыйча, кешеләргә тормышта үз юлларын,  кыйблаларын   табарга  булышасыз. Шуңа да  укучылар өчен генә түгел, ә тулаем җәмгыятебез  өчен  һәрвакытта да үрнәк булып торасыз. Вакыт кына түгел, замана таләпләре дә, укучылар да һәрдаим  үзгәрә.  Шуңа да  карамастан,  сезнең  җаваплылык аз гына да кимеми. Сез, киресенчә,  елдан-ел нәтиҗәле  хезмәт күрсәтеп  киләсез.

   Хөрмәтле укытучыларыбыз Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез.  Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын.

   Буген мәдрәсәдә укытучылар көне уңаеннан мәҗлес булып узды. Анда Наил хәзрәт укытучыларга вәгазьләр сөләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

   Шул уңайдан барысыда Зинатуллина Рушания апаны һәм Зинатуллина Сәкинә апаны олы юбилелары белән котладылар.

   Кадерле укытучыларыбыз!

    Сезне чын күңелебездән олы юбилейыгыз белн котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлыклар, бәхетләр телибез. Гел шулай шат күңелле булып калыгыз.

Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Просмотров: 1227 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Октябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz