Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Среда, 24.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2011 » Октябрь » 5 » 05-10-11 Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
05-10-11 Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
13:42
   Һөнәри бәйрәмнәр арасында Укытучылар көне, мөгаен, иң киң таралганыдыр.Чөнки бу бәйрәмне укытучылар гына түгел, ә алар белән нинди дә булса элемтәдә булган һәр кеше билгеләп үтә. Ә элемтәләрнең барысы да мәктәптән башлана. 

    Башлангыч мәктәп-урта мәктәп-институт чылбырын үткәндә кеше, ким дигәндә, йөз укытучы белән очраша. Димәк, тулы ышаныч белән укытучы безнең язмышта зур урын алып тора, дип әйтергә мөмкин. Укытучы балага белем бирүче генә түгел, аның шәхесен тәрбияләүгә дә зур өлеш кертүче. Бәлки шуңадыр да әти-әниләр балага мәктәп, уку йортын сайлаганда аеруча сак эш итәләр. Кызганыч, соңгы берничә елда гына да укытучы һөнәренең асылы, аның дәрәҗәсе, хезмәт хакы һәм гомумән укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде. Кайберәүләр укыту эшеннән баш тарттылар, педагогик белем алып та мәктәпкә эшләргә бармаучылар артканнан-арта бара. Бу мәсьәләләргә һәркемнең үз фикере, үз карашы бар, әлбәттә. 

    Шуңа да карамастан, көндә иртән торып балабыз мәктәпкә, яисә институтка шул ук укытучылар янына бара, көнен шулар арасында үткәрә, укытучы ярдәме белән белем туплый. Шуңа күрә аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмыйк, аларга исәнлек, саулык эшләрендә сабырлык телик! 

Чыганак: Интертат
Просмотров: 1236 | Добавил: | Рейтинг: 3.5/2 |
Всего комментариев: 7
7 Выпуск 2009  
0
Херметле укытучы апалар, бэйрэм белен сезне!
Вы учитель с буквы большой,
С молодой и прекрасной душой!
Сколько долгих лет, сколько зим
Отдаете душу Вы молодым!
И поэтому душа много лет
Остается молодой - вот секрет
Вашей жизни. Пусть и дальше она
Будет счастья и здоровья полна!

6 Гелия-апас  
0
Хэтерлэрнен ерак топкелендэ
Сез укыткан еллар баокышы.
Барып житсен Сезгэ йорэклэрнен
Рэхмэтле hэм кайнар алкышы!
Сезне барыгызны да куркэм бэйрэмегез белэн кайнар котлыйм. Сезгэ сэламэтлек, нык ихтыяр кече, гаилэлэрегезгэ иминлек телим. Килэчэктэ дэ тормышыгыз янадан-яна ижади эзлэнулэр, намуслы хезмэт унышлары белэн бизэлсен!

5 Выпускники 1998, 2000!  
0
Учитель это замечательный человек, который встречается в начале жизненного пути каждого человека. Именно он открывает детям новый путь в жизнь – интересную, увлекательную, разнообразную. В одном коротеньком слове учителя может скрываться так много смысла и значений. Именно, школа является вторым домом ученика, а учитель – вторым родителем.
Учитель – это и человек, и педагог, и психолог, и воспитатель. Он способен привить уважительность к слову, пробудить жажду творчества.
Для меня учитель – это человек вежливый, строгий,справедливый всегда готовый защитить своих учеников, помочь им в беде, облегчить и улучшить людскую жизнь. Мы не должны забывать их, должны всегда помнить, что благодаря им мы добились многого.
Очень много зависит от первого учителя: как он воспитает своего ученика, какие знания преподнесет. Учение – процесс сложный и нужный. Нужный для будущего, для того, чтобы после окончания школы ученик знал, куда пойдет дальше учиться, чтобы он был уверен в своем завтрашнем дне.
Учителя остаются в памяти детей на долгие годы. И каждый человек, мечтающий стать учителем, пусть доживет до такой чести, как наши учителя, чтоб раствориться в памяти народа, с которым и для которого они жили…
Любимых наших учителей поздравляем с профессиональным праздником! Не болейте, не старейте, оставайтесь всегда жизнерадостными! Мы Вас очень любим. С наилучшими поздравлениями Хайртдиновы Рустам и Гузель

4 Әгъзам  
0
Хөрмәтле укытучыларым!
Сезне шәхсән үземнең исемемнән бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Гомер узган саен үзеңнең укытучыларыңың кадерен аңлый барасың икән ул. Чынлап та, тормышта акны –карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән укытучыларыбыз булуы белән бәхетле мин. Хәреф танырга өйрәтеп, гыйлем дәрьясына чумдырган кешеләребез булуы гел шатлык бирә.
Беренче укытучым булган Гөлшат апа хәзер дә һич күңелемнән китми. Инде ветеран укытучыларыбыз булган Гаяз абый, Мөршидә апа, Бәйзә апа, Мәдинә апалар бүген дә барчабызга да тормыш үрнәге булып торалар.
Сез өйрәткән гыйлем тормыш барышында гел үзенең кирәклеген исбатлап торды. Сезгә моның өчен тагын бер кат рәхмәтләремне җиткерәм.
Киләчәктә дә, Аллаһы Раббыбыз Сезгә исәнлек-саулык, тормыш игелеге, балалар бәхете насыйп итсен. Иншалла, авылыбыз, мәктәбебез һәм яшь буын өчен бергәләп тагын да эшләр эшләргә язсын. Бәйрәмегез котлы булсын!
Шул ук вакытта, үземә сабак биргән, инде бакыйлыкка киткән укытучыларым Галия апа, Бәвәц, Радик, Рафаил һәм Хөҗҗәт абыйларны да гел яхшы сүз вә дога белән искә аламын. Аллаһ Раббыбыз аларның да урыннарын җәннәттән кылсын. Бүгенге бәйрәмнәр алар рухына бер дога булып ирешсен!

Эчкерсез олы ихтирамым белән Әгъзам Шакиров.

3 Выпускники 2011!  
0
Рәхмәт Сезгә - минем укытучым,
Сезнең алда без гел бурычлы.
Безнен өчен сөенерлек итеп,
Каплый алсам иде шул бурычны.Бэйрэмегез белэн,Хермэтле Укытучыларыбыз! !!

2 Выпуск 2011  
0
Рәхмәтләрнең иң олысы сезгэ булсын, укытучыларыбыз!
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

1 Арслан  
0
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне. Хөрмәтле Укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә, гаиләгездә тынычлык теләп калам.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!